Танылган татар язучысы һәм шагыйре Гадел Кутуй: «Их, җәй кайтып булса иде...»

Танылган татар язучысы һәм шагыйре Гадел Кутуй: «Их, җәй кайтып булса иде...»

«Мин үлемнән курыкмыйм. Мин аңа ияләштем инде. Сугышта ул бит кем булса да үләргә , Һәлак булырга тиеш… Ләкин мин озак яшәргә һәм сине, балаларны күрмичә үлмәскә сүз бирдем, үз-үземә үлмим дидем – һәм язмыш мине гел саклап килә...». «Мин иптәшләрем янында әле. Башта салкын тигән иде, ютәлләтте, күкрәкне кысты. Күкрәккә һәм аркага 70 банка (берьюлы) салдылар... Чирләү сәбәпле, һичкая чыкмыйча өйдә генә ятарга туры килде. Язу-сызудан калган вакытны сезнең турында уйлануга, хыяллануга багышладым. Иптәшләр мине үтә оптимист диләр. Мин «Казанга кайткач, алай итәм дә болай итәм», - гел сөйләнеп утырам. Алар минем «кайтам»  дип өзеп әйтүемә гаҗәпләнәләр, «быел кайтам» диюемә шаккаталар. Сагыну, өйгә омтылу шулкадәр көчле ки, кайберәүләр кайту көннәренең тууына да ышанмыйлар инде. Ә мин ышаным, өйгә кайтып керәсемне беләм һәм шул көнне көтә... Их, җәй кайтып булса иде... Гаделең. 24.03.1945.».

Бу хатларны яраткан язучыбыз, барыбыз да яттан белгән «Сагыну» нәсеренең авторы Гадел Кутуй үзенең сөекле хатыны Галимәгә язган. Ничек кайту турында сөйләшмисең, ди инде?! Дошманны оясында тузгыталар, тиздән - Берлин, Рейхстагка байрак кадарга да күп калмаган. Гадел Кутуй Варшава һәм Одер өчен барган сугышларда хәрби корреспондент буларак солдатлар белән беррәттән катнаша, автоматын кулына алып, танкларга утырып, сугыш эченә керә. Колак төбеннән сызгырып  үткән ядрәләрнең,  җирнең астын-өскә  актарган бомбаларның ярчыклары үзенә тимәвенә гаҗәпсенеп, киләчәктә дә сау калачагына ышаныч белән сөйли. Берлин операциясе өчен зур хәзерлек бара. Тик Кутуйга, сәламәтлеге начар булганлыктан, врачлар барырга рөхсәт итмиләр. Берлинга бара алмавын ул бик авыр кичерә. Апрель уртасында госпитальгә керә. Ә 27 апрельдә автоматын ала да, үтеп баручы бер машинага утырып, Берлинга юл тота. Юлда хәлдән тая, врачлар аны янә госпитальгә озаталар. Аны бер госпитальдән икенчесенә йөртәләр. Үпкәләре чиста була. Ә сөякләрендә туберкулез икәнен аңламыйлар. Сугыш тәмамланып айдан артык вакыт узгач, Кутуй Польшаның Згеж шәһәрендә вафат була.

Әмма Гадел Кутуйның исән калу мөмкинлеге булган лабаса. Аны сугышка кадәр, «җидегәнче» ярлыгы тагып, бик кимсетәләр, кыерсыталар. Ул Казанда кала алмыйча, фронтка китә. Сугыштан исән кайта. Дөресрәге, авыру булганы өчен кайтаралар. Артиллерист буларак тупларга снаряд ташыганда, аның  авыруы бик көчәя. Фронтттан кайткач, Гадел Кутуйны  сәнгать мөдире итеп куярга уйлыйлар. Хәзергәчә әйткәндә - мәдәният министры. Шул эшкә өстәгеләрдән фатиха аласы көнне НКВДда эшләүче Габитов һәм шул чорда бик күп әдәбият-сәнгать әһелләренең башына җиткән Мөсәгыйть  атлы адәм Кутуйга каршы төшәләр, аның «җидегәнче» булуына басым ясыйлар. Бу хәлләрдән соң Кутуй яклы кешеләр дә шүрләп кала. Әдипнең кәефе төшә. Беркөнне ул Нәкый Исәнбәт янына килә һәм күңелендәгесен аңа сөйли: «Булмый Казанда! Мондагы кешеләрнең күңеле тар. Әләкчеләр эшне йөртә. Көнчеләр, кабахәтләр башта утыра. Фронтта шәп. Анда кешенең кадерен беләләр, ичмасам. Кешеләр анда бер-берсе өчен үләргә әзер. Сугышта анда барысы да ачык. Алда дошман, артта дус. Монда бар да дошман. Мин яңадан сугышка китәм», - ди. Исәнбәт аны тынычландырырга тырышып: «Син бит авыру. Сине бөтенләй сугышка алмаска тиешләр. Син бит инде бурычыңны үтәдең, сугыштың. Сугышта сәламәтлегеңне югалттың. Син монда кирәк. Узып китәр әле бу шаукым», - дип әйтеп карый. Икенче көнне үк Кутуй кабат сугышка китеп бара.

Гадел Кутуй ару-талуны белми,  эшчәнлеге белән кешеләрне сокландыра. Ул барысына да өлгерергә тырыша. Мәкаләләре, очерклары, шигырьләре рус, татар, казах һәм үзбәк телләрендә чыга торган фронт газеталарында өзлексез басыла тора. Кутуй, фронт газетасының махсус хәбәрчесе булып, алгы сызыкта булырга тырыша. Ул солдатлар белән окопта яши, аларга шигырьләр сөйли, газеталар укый, солдатларга һәм командирларга иң якын кеше булып китә, аларга әти-әниләренә, туганнарына хатлар язарга булыша. Кутуй теләсә кайда, теләсә нинди шартларда да яза. Төннәрен агач төбе башына фонарь куеп язганын да, вагон астына урнашып,  кәгазен шпалларга куеп каләм тибрәтүен дә, типографиядә утырырга урын булмагач, хәреф кассаларына таянып, аягүрә, данлыклы «Сагыну» нәсерен иҗат иткәнен дә  хезмәттәшләре яхшы хәтерлиләр. Юк-бар нәрсәгә тавыш куптаруны, ваклануны, кешене хаксызга кимсетүне һич кенә дә күтәрә алмый. Кутуй бик тыйнак, төскә яшь чырайлы, кара озын чәчле, какча яңаклы була. Аңарда һәр кешене үзенә тарта, әсир итә торган яшерен бер көч барлыгын сизә. Шуңа да фронт газетасы редакциясенең  күпмилләтле хезмәткәрләре арасында ул бик тиз зур ихтирам казана. Кызганыч, Казанда гына кайберәүләр аны дошман күргән һәм авыру язучыны яңадан фронтка китәрлек һәм шуннан кайтмаслык  дәрәҗәгә китереп җиткерәләр.

Белешмә:

Гадел Кутуй ( Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев) 1903 елның 28 ноябрендә Сарытау губернасының Күзнәй өязе Татар Кынадысы авылында туа. Татар һәм рус мәктәпләрендә белем ала. 1917 елда гаиләләре Самара шәһәренә күчеп киләләр. Беренче шигырьләрен рус телендә яза. 1920 елда Казанга килә һәм политехника институтына укырга керә. Ике курсны тәмамлагач, төгәл фәннәргә күңеле ятмыйча, укуын ташлый һәм Казан Татар-башкорт хәрби мәктәбенә әдәбият укытучысы булып эшкә керә. 1925 елда Казан Шәрекъ педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты бүлегенә керә. Аны тәмамлагач, төрле урыннарда әдәбият укытучысы булып эшли.  Шушы чорда әдәби иҗат эше белән актив шөгыльләнә. “Тапшырылмаган хатлар” исемле данлыклы повестен яза. Бик күп поэмалар, шигырьләр иҗат итә. 1942 елда сугышка китә. Сталинград, Волков, Курск, Брянск һ.б. шәһәрләрне азат итүдә катнаша. 1944 елда Беренче Белоруссия фронтындагы татар телле «Кызыл Армия» редакциясенә күчерелә. Казанга ялга кайткан арада «Рөстәм маҗаралары» исемле фантастик повесть иҗат итә. Ул улына багышланган.

Гадел Кутуй 1945 елның 15 июнендә Польшаның Згеж шәһәрендә вафат була һәм шул шәһәр зиратында җирләнә. Казанда аның исемен йөртүче урам бар. Әсәрләре театрларыбызда куела, нәфис фильм төшерелгән.

Фото: idel-tat.ru