Танылган рәссам-монументалист Илдар Ханов: «Бу әхрамны җир белән тигезләсәләр дә, ул барыбер калкып чыгачак»

Танылган рәссам-монументалист Илдар Ханов: «Бу әхрамны җир белән тигезләсәләр дә, ул барыбер калкып чыгачак»

Илдар Ханов бер тапкыр үлеп терелгән булган инде. Ул вакытта аңа өч яшь була. Илдә сугыш бара, ачлык, ялангачлык. Хановлар гаиләсе дә өч балаларын җирлиләр. Көннәрдән бер көнне Илдар да күзләрен йома. Үлде дип, аны инде күмәргә әзерләнәләр. Йола буенча көнендә күмәргә тиеш булсалар да,  ләкин төрле сәбәпләр белән аны тиз генә җиргә иңдерә алмыйлар. Ә өч көннән соң Илдар күзләрен ача. Ул мәрткә киткән булган. Акрынлап терелә һәм «теге дөньяда» күргәннәрен исенә төшерә башлый. Очсыз-кырыйсыз тоннель аша узуын, очуын, Ходай белән очрашуын, Аның нәни балага җәннәт белән җәһәннәмне күрсәтүен, андагы исәбе-саны булмаган кешеләрне күрүен исендә калдырган. Аңа анда бар нәрсә дә бик ошый. Шунда каласы, җиргә кайтасы килми. Әмма Ходай аңа: «Сиңа әле монда калырга иртәрәк. Җиргә кайт һәм үзеңә алдан билгеләп куелган бурычларыңны үтә», - дип кире җиргә кайтарып җибәрә. Илдар Ханов гомере буе җир йөзендә үзенә Ходайдан билгеләнгән олуг бурычын үтәргә тырышып яшәп, бу якты дөньядан киткән кеше.

Узган гасырның 60 нчы елларында  шул заманның ин мәшһүр, миллионнар белән тарала торган журналы булган «Дружба народов» та Илдар Ханов турында мәкалә басыла. Анда якташыбыз яшь рәссам Илдар Хановның Татарстанда, Россиядә, хәтта СССРда гына түгел, ә бөтен дөнья күләмендә танылып барган сәнгать әһеле буларак тасвирланган, аңа дөньякүләм мәшһүр рәссам «Сикейрос укучысы», аның традицияләрен дәвам итүче дип бәя бирелгән. Журналда рәссам әсәрләренең үрнәкләре дә шактый мулдан, арада татар тормышын, татар каһарманнарын тасвирлаганнары да була.

1970 нче еллар башында Ханов Казанга кайта. Теләге Кремльдән хәрби бүлекне чыгару, анда күргәзмәләр, сәнгать галереялары, музейлар һәм мәчет төзү була. Шул проектны тәкъдим иткәндә, аның белән танышкан бер генерал авторны дәваларга яки атарга, ә проект төшерелгән планшетларны яндырырга кирәк, дип белдерә. Бер тәүлек эчендә Казаннан сөрелгән Илдар Ханов, Чаллыда урнашып, яшь шәһәрдә яңа рухлы сыннар ясый.

Бик үзенчәлекле талант иясе була Илдар Ханов. Ул иҗат иткән сәнгать әсәрләре бер төрле генә кабул ителми. Аңламаучылар да шактый була. Мәсәлән, Бөек Җиңүнең 30 еллыгы уңаеннан Чаллыда ул эшләгән Мемориаль комплекс тирәсендә әле бүген дә бәхәсләр тынмый. Ике ай эчендә  Россиядә тиңе булмаган проект буенча төзелә ул. Аны төзүдә 69 предприятие һәм оешма катнаша. Илдар Ханов үзе дә куна-төнә шунда эшли. Берсендә аны югалталар. Бөтен шәһәр җитәкчеләре аякка баса. Эш туктала. Тәүлегенә ике сәгать кенә йоклагач, аны кемдер акылдан язган икән дигән хәбәр тарата, кемдер җәяү аэропортка киткән, башлаган эшен ташлап качарга теләгән икән дип тә сөйлиләр. Әмма төзелеш отрядында катнашучы бер студент аны төзелештән шактый ерактагы бер чокырда йоклап ятканын күрә. Йөзен танырлык булмый, гипс, балчык белән катып беткән. Ханов табылгач, бар шәһәр җиңел сулап куя. Йокысыннан уянуга ул кабат үзенең эшенә керешә. Һәйкәл-монументны билгеләнгән вакытына өлгертәләр. Тантаналы төстә ачалар да. Тик аны ачу чарасына Илдар Хановны чакыруны кирәк санамыйлар. Бер атна узгач, башлана... Республика җитәкчелеге дә, шәһәр түрәләре дә монументны ошатмыйлар. Мәскәүдән килгән кайбер иптәшләр дә мондый зур сәнгать эшләрен гамәлгә ашыру өчен башкаладан рөхсәт сорарга кирәк булуын әйтәләр. Хәтта шәһәр төзелеш идарәсенең бер бик данлыклы түрәсе монументны, трактор белән килеп, җир белән тигезләргә вәгъдә итә. Шуны ишеткәч, Ханов әлеге корылманың эченә кереп качып, төннәр буе аны саклап чыга. Еллар уза. Чаллыда нинди генә сәнгать әһелләре, белгечләре булмый. Чит илләрдән дә күп кунаклар килә. Алар Ханов иҗат иткән бу сәнгать әсәрен шедеврга тиңлиләр. Һәм ул бүген дә шәһәрнең генә түгел, бөтен Россиянең күрке булып, сугышта һәлак булганнарның батырлыгына дан җырлап тора. Чаллыда Энтузиастлар бульварында  Илдар Ханов иҗат  иткән гаҗәеп үзенчәлекле сәнгать әсәрләренә шатланып йөрүчеләр дә бик күп.

Казан шәһәрендә Иске Аракчино бистәсендә, үзе туып-үскән нигездә, бөтен диннәрне берләштерүче «Галәм әхрамы»н төзи башларга кирәклеге турында да аңа Күктән хәбәр килә. Шул төшне күрү белән ул иртә белән кулына көрәк тотып эшкә керешә. Аннан аңа булышучылар табыла. Бу әхрам чын мәгънәсендә меңләгән халык биргән акча хисабына төзелә. Әхрамның максаты – җир йөзендә яшәүче бар халыклар өчен дә Ходай бер, аңа ышану һәм килү юллары гына төрле икәнлеген аңлату, дөньяда тынычлыктан да мөһим башка бернәрсә дә юк икәнлеген ассызыклау. Бу бинаны инде шәһәрдәшләребез генә түгел, чит илләрдән килгән меңләгән туристлар  да күреп, аңа сокланып китәләр. Әхрам инде күпне күрде: ул берничә тапкыр янды да, үзе вафатыннан соң аның тугрылыклы прорабы тарафыннан ут та төртелде. Әмма ул бүген дә исән, Илдар Хановның энесе абыйсының эшен дәвам итә. Үзе исән вакытта Ханов әйтә торган булган: «Бу әхрамны тракторлар белән килеп, җир белән тигезләсәләр дә, көннәрдән бер көнне ул барыбер калкып чыгачак».

Илдар Хановның тагын бер һөнәрен әйтмәсәк, безне күпләр аңламаслар иде. Ул бит дәвалауның бик күп төрле ысулларын өйрәнгән, Тибет медицинасы  белән таныш булган гипнозчы-экстрасеанс та иде. Соңгы 25 елда ул көн саен йөзләгән кешене өендә кабул итә. Кайлардан гына килмиләр аның янына дәваланырга?! Ни дәрәҗәдә арыса да, ул беркайчан да, беркемне дә кире бормый, һәркемгә кулдан килгәнчә ярдәм итә. Аның дәвалау осталыгы турында бик күп легендалар йөри. Ләкин әлегәчә аның серен ачып, аңлатып бирә алганнары юк. Ул кешеләрнең физик-җисми авыруларыннан бигрәк, аларның рухын дәвалый, адәмнәрнең рухи дөньясын рәткә салырга ярдәм итә.  Ханов бер генә көн дә ял итмәгән. Әмма сәламәтлеге нык булган. Көне буе әхрам төзеп, авыруларны дәвалап аяк өстендә үткәрсә, төннәрен рәсем ясаган, йога белән шөгыльләнгән, күп булса 2-3 сәгать кенә йоклаган. Ә иртәне йөгерү, суда йөзү, физкультура ясаудан башлаган.

Илдар Ханов үзенең бөтен эшчәнлеге, бөтен иҗаты белән барча инсаннарны, бөтен кешелекне дәваларга, күк белән җирне гармониядә яшәтергә, кешелекнең рухи дөньясын тәртипкә салырга омтыла. Аның бөтен таланты, көче, бөеклеге дә шуннан гыйбарәт. Аның иҗаты – үзе бер дөнья, адәм балаларын гаделлеккә, камиллеккә чакырып торган илаһи дөнья.

Белешмә:

Илдар Мәснәви улы Ханов 1940 елда Казан шәһәренең Аракчино бистәсендә туа. 1960 елда - Казан сәнгать мәктәбен, 1968 елда Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын тәмамлый.

1994 елда Илдар Ханов  «Галәм әхрамы» төзелешен башлый. Ул аны 16 ел дәвамында төзи. Биредә мөселман мәчете манарасы, православие дине гөмбәзе, католиклар чиркәве, яһүдләр синагогасы, Будда гыйбадәтханәсе һәм башка диннәрнең рухын чагылдырган биналар төзелгән. Ул аны үзе һәм аның якын дуслары белән генә төзи. Ә бу эш зур бер оешма башкарырга тиешле гаять матавыклы эш.

2010 елда сынчы Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында сыннар һәм монументаль-бизәү композицияләре, шул исәптән «Ату» рельефы (Казан), «Ватан-ана» һәйкәле, «Тормыш агачы» сыны (Чаллы), «Шигърият агачы» сыны (Арча районы) өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Илдар Ханов 2013 елның 9 февралендә Мәскәү шәһәрендә вафат була.

Фото: kazanfirst.ru, gazetagreencity.ru, aif.ru, prigorod.info