Танылган композитор, җырчы, Татарстанның халык артисты Сара Садыйкова: «Кул сынды дип концерт өзәр хәл юк, баш урынында бит»
Сара Садыйкова инде шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, артистларга ияреп гастрольләргә чыгудан беркайчан да авырыксынмаган. Бервакытта да хәлем юк, кәефем юк дип зарланмаган. Бервакыт шундый хәл була. Салкын кыш көне. Бер төркем артистлар Питрәч районының ерактагы бер авылына концерт белән барырга җыеналар. Шунда кемдер килеп, Сара апаның кулын сындырганлыгын әйтә.(Бу инде аның шул ук кулын икенче тапкыр сындыруы икән. Әле яшь вакытында, Опера театрында эшләгән чагында да, сәхнәдә егылып китә дә кулын сындыра). Сынган кулына гипс салалар. Сара апа инде концертка бара алмас дип артистлар театр бинасы янында җыелышып сөйләшеп торалар. Бервакыт гипслы кулын иңенә бәйләп аскан Сара Садыйкова килеп җитә дә, берни булмагандай җайлап кына автобуска кереп тә утыра. Кузгалып киткәч, Сара Садыйкова шаярта: «Кул сынды дип концерт өзәр хәл юк, баш урынында бит!» – ди. Шул көнне тамашачылар каршына шундый шат кәеф белән, матур итеп килеп чыга, күңелле итеп сөйли, беркем дә аның кулы сынганын, гипста икәнен уйламый да, белми дә, сизми дә. Сәхнәне яратуы, сәхнәгә мәхәббәте шулкадәр көчле була аның. Халык алдына чыгуны ул изге эш дип саный.
1960 – 70 нче елларда Сара Садыйкова республикабыз авылларына багышлап бик күп җырлар яза («Балкый Шәйморза утлары», «Актаныш таңнары», «Чынлы», «Тутай», «Кызылтау», «Арча кичләре», «Арча читекләре», «Балтачым», «Оныта алмасам нишләрмен», «Уразай» һ.б.). Бу җырлар ул вакыттагы худсовет тарафыннан бик авырлык белән кабул ителә. Кайбер җырларны бик нык сүтеп ташлыйлар, көеннән бигрәк сүзләренә бәйләнәләр. «Һәр авылның үз җыры булмый бит инде, һәр авыл бер төсле...» кебек тәнкыйть сүзләрен күп ишетергә туры килә. Сара Садыйкова үз җырларының сүзләрен, аларның авторларын һәрвакыт яклый торган була. «Һәр авыл саен бер җыр язсак та таманга гына туры килер! Безнең авылларыбыз бик кадерле! Җыр ул авыл кешесен тәрбияли...» - дия торган була. Бүген авыллар юкка чыгып барган заманда аның бу фикерләре бик актуаль.
Белешмә:
Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казанда туа. Шул чорның данлыклы Аитова кызлар мәктәбендә укый. Казан педагогия техникумына укырга керә. Анда билгеле композитор Солтан Габәши дә укыта. Ул Сараның матур тавышын ишетеп алып, аңа хорда җырларга куша. ТАССРның Мәгариф халык комиссиариаты аны Мәскәү консерваториясенә укырга җибәрә. Аны тәмамлагач, берара Камал театрында актриса булып эшли, җырлы рольләрне башкара. Мәскәү консерваториясе каршында Татар опера студиясе ачылгач, белемен арттыру максаты белән шунда укырга китә. Казанга кайткач яңа гына ачылган Татар опера һәм балет театрында эшли башлый, операларда төп рольләрне башкара. Соңыннан бөтен гомерен композиторлык эшенә багышлый. Бу өлкәдә халыкның тирән ихтирамына лаек була. Аның җырларын профессиональ артистлар да, үзешчәннәр дә, халык та бик яратып җырлый.
Сара Садыйкова Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Сара Садыйкова 1986 елның 7 июнендә Казанда вафат була һәм Татар зиратында җирләнә.
Фото: kpfu.ru