Лашман: биеклектән төшмәү…
«Татар авыллары» турындагы язмаларыбызны дәвам итеп, Чирмешән районына юл тоттык. Биредә бик тырыш, булдыклы, җиңел аралашучан халык яшәгәнен яхшы беләбез. Суган үстерүче, чана, көянтә ясаучылары белән Чирмешәннең даны еракларга киткән. Озын сүзнең кыскасы, районның иң зур авылы – Лашманга сәфәр кылдык.
РЕСПУБЛИКАДА БЕРДӘНБЕР!
Лашманга барган көнне табигатьтә чын яз иде. Тоташ карлы- буранлы кышкы көннәрдән соң ялт итеп кояш чыгуны яхшы билге буларак кабул иттек. Биредә халык та кояшлы булырга тиеш, дип фаразладык. Чынлап та шулай булып чыкты…
Лашман авылында 1216 кеше яши, 508 хуҗалык бар. Татарстан районнары буйлап шактый йөргәнгә күрә, сәфәргә баргач, гел чагыштырып карыйм: теге яки бу авыл башкалардан кай ягы белән аерыла? Лашманда әле дә урта мәктәп бар. Анда 175 укучы белем ала. Мәктәпнең үз бассейнына хәтле бар. Чирмешән районының беренче башлыгы – Лашманда туып‑үскән Минсәгыйть Шакиров 2010 елда туган авылы мәктәбенә әнә шундый бүләк ясаган. Әйтергә кирәк, бассейны булган авыл мәктәпләре республикада бүтән юк, дип горурланып сөйләделәр. Без, анда кереп, укучылар, укытучылар белән танышып чыктык. Һәм йомшак кына итеп әйткәндә, гаҗәпкә калдык: һәр авылда шундый мәктәпләр булса, яшьләр читкә китмәс иде. Сүз тәрбия, укучыларның ялын оештыру мәсьәләләренә кереп китте…
– Бездә бер генә тәмәке тартучы укучы да юк, – диде Лашман мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Илдар Мөбәрәкшин.
– Каян беләсез? – дип төпченәм.
– Беләм. Бездә спорт белән шөгыльләнмәгән малайлар юк чөнки. Менә карагыз…
Һәм стенадагы сурәтләргә ымлый… Көрәш буенча республика күләмендә узган турнирларда җиңүчеләр, үз чемпионнары да бар икән. Тренерлары – Рафик Хәниф улы Гатин. (Һәр ике укучының берсе көрәш белән шөгыльләнә, ахры, биредә, дигән фикер туды.) Спортзалга якынайганда тагын бер стенага күзебез төште: монысы – уктан ату буенча республика дәрәҗәсендәге җиңүчеләр. Республика мәктәпләрендә бик сирәк күренеш бу – Лашман мәктәбендә уктан ату буенча махсус түгәрәк эшли.
– Физкультура укытучыбыз Фаиз Билалов үз эшенең фанаты, – диде директор урынбасары. – Мәктәптә уктан ату буенча түгәрәк булдыру – аның идеясе. Кызлар-егетләр 2013 елдан бирле уктан ату белән шөгыльләнә.
– Республикада физкультураны үстерүгә, балаларны спортка җәлеп итүгә зур игътибар бирелә.
Президентыбыз да әлеге сәясәтне хуплый, – диде Фаиз абый. – Балаларны кечкенәдән спортка тарту – бик дөрес юл. Узган ел мәктәпне тәмамлаган укучылар арасында уктан ату буенча спорт мастерына кандидатлар бар. Алар районда бездә генә.
Фаиз Билалов йөзү буенча да тренер. Атнага өч тапкыр кергән физкультура дәресенең берсен укучылар бассейнда үткәрә икән. Теләге булганнар дәрестән соң аерым килеп йөзә. Ата-аналар да балалары белән бергә йөзәргә килә ала.
– Бассейнда йөзү бушлаймы? – дим.
– Әлбәттә, – ди Фаиз абый. – Безнең мәктәптә түләүле бер генә түгәрәк тә юк.
– Ә бассейнны карау кем җилкәсендә? Ни дисәң дә, аның чыгымнары бар бит.
– Алар әллә ни зур түгел. Мәктәп сметасына кергән ул. Дәүләт хисабыннан түләнә.
Фаиз абый кайчандыр Лашман мәктәбендә директор вазыйфасын да башкарган. Аның кебекләр турында: «Аз сөйли, күп эшли», – диләр. Бассейнга йөзәргә ун километр ераклыкта урнашкан район үзәгеннән үк киләләр. Югыйсә, Чирмешәндә дә бассейн бар. Тик анда Фаиз абый кебек тренерлар юктыр, күрәсең…
Атнага өч тапкыр кергән физкультура дәресенең берсен укучылар бассейнда үткәрә.
Лашман – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдиновның туган авылы. Аның һәм авылның башка күренекле кешеләре турында истәлекләр мәктәп музеенда саклана.
– Сугым цехы ачу – күптәнге хыялым иде, – диде «Чирмешән» кулланучылар кооперативы җитәкчесе Альфрит Хәйрисламов.
«БЕРӘҮ ДӘ ЫШАНМАДЫ»
Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов безгә авыл буйлап экскурсия ясады. Юлсыз бер урам да юк биредә. Йортлар төзек, арада ике катлы, заманча итеп төзелгәннәре шактый. Үз эшләрен башлаган 13 шәхси эшмәкәр бар икән. Кайберләре авылдашларын да эшле иткән.
– Авылыгызның киләчәге бар, димәк, – дим Рәвхать абыйга.
– Бар дисәк тә була… Тик Лашман картая шул. Без үскәндә мәктәптә беренче класска йөзәр бала укырга керә иде. Хәзер уннан да артмый. Мисал өчен, узган елны 11 бала туды, 19 кеше вафат булды. Аерма зур бит. Еллык хисап ясап утырганда, шул саннарга күңелсезләнеп карап утырдым.
Лашманда заманында кирпеч заводы, пекарня, районның «Сельхозтехника» оешмасы гөрләп эшләгән. Колхоз таркалгач, боларның барысы да юкка чыккан.
– Дөресен генә әйткәндә, нефтьчеләр килеп тә халыкны котыртты, – ди авыл җирлеге башлыгы. – Күп акча биреп, авыл кешесен җир эшеннән аерып алдылар. Колхозларда эшләүче калмады. Нефть өлкәсендә бүген 89 кеше эшли, артыгы аларга кирәк тә түгел. Авылда төпләнүчеләр үз нигезләрендә калды, билгеле, ә менә яшьләргә эш бик юк, шуңа читкә китәләр. Гөрләп торган Лашман бүген элеккеге дәртен югалта төште.
Рәвхать абый авылның элеккегесе белән бүгенгесен чагыштыра
Тик башка районнар, башка авыллар белән чагыштырганда, Лашман әле куәтле санала. Һәрхәлдә, безгә шулай тоелды.
Шәхси эшмәкәрләр унөч, дидек, шуларның икесе КФХ оештырган. Калганнары бүтән өлкәдә эшли: сәүдә, җитештерү…
Авыллар өчен шактый яңа юнәлеш – сугым цехында булдык. Аның рәсми исеме – «Чирмешән» кулланучылар кооперативы. Биредә малларны суеп кына калмыйлар, ә пилмән, кәтлит, мантый, тутырма, голубцы кебек ярымфабрикатлар да эшлиләр. Дөрес, ризык әзерләүгә әле өч ай элек кенә алынганнар. Шулай да ярымфабрикатларны халык яратып өлгергән инде. Киләчәккә планнары – казылык ясау.
– Сугым цехы ачу – күптәнге хыялым иде, – диде «Чирмешән» кулланучылар кооперативы җитәкчесе Альфрит Хәйрисламов. – Пенсия яшен арттырдылар, шулай булгач, әле эшләргә дә эшләргә безгә. Дөресен генә әйткәндә, минем бу эшләрне башкарып чыгасыма якыннарым да бик үк ышанмады.
– Мин дә ышанмадым, – дип көлде янәшәдә торган авыл җирлеге башлыгы.
– Ә ни өчен? Шулай тормышка ашмаслык эш идеме? – дим.
– Сугым цехы төзелешенең смета бәясе – 49 миллион сум. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы бирә торган грантта катнашыйм дисәң, әлеге акчаның 40 проценты эшмәкәрнең үзендә булырга тиеш. Бу бит авыл кешесе өчен бик зур сумма.
Альфрит Хәйрисламов әнә шулай, бурычларга бата-бата, барыбер теләгенә ирешә. 19 миллион сумга грант ота, районнан өстәп 5 миллион 300 мең сум акча бирәләр. (Район башлыгы Фердинад Дәүләтшинга зур рәхмәтен җиткерде эшмәкәр.) Калганы – кредитлар, әҗәтләр…
– Эшемне әле башлап кына җибәрдем, әмма ихтыяҗ сизелә. Мал суярга аерым хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр дә килә. Хәзер бит итне сатам дисәң, махсус келәймә кирәк, өйдә суярга ярамый. Үзебез дә итне, эшкәртеп, сатуга чыгарабыз. Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан кебек шәһәрләр белән дә элемтәләр булдырдык. Алла боерса, эш җайга салынырга тиеш. Мин шуңа ышанам.
– Әни бик рәхәт кеше, – ди Нәхтимә әбинең кызы Мәдинә апа.
«БУ ХӘТЛЕ КАРАУГА НИЧЕК ҮЛӘСЕҢ?!»
Лашманның иң өлкән кешесе – 101 яшьлек Нәхтимә әби Зыятдинова янында да булдык. Йөзгә җиткәч, кеше яңадан сабыйлыкка кайта, диләр. Әбинең нурлы, сөйкемле йөзен күргәч, моңа чынлап та инанасың.
Нәхтимә әби 8 бала табып үстергән. Бүген шуларның бишесе исән. 18 оныгы, 33 оныкчыгы, сигез оныкчыгының балаларын да күргән-сөйгән.
– Алланың рәхмәте, әни оныкларын да таный, алар белән сөйләшә, ә оныкчыклары килсә, сәгатьләр буе аларның уйнаганын карап, елмаеп утыра. Әни бик рәхәт кеше, – ди әбинең кызы Мәдинә апа.
Елмаю, дигәннән, әби без барында да балкып елмаеп утырды. Һәм тагын бер нәрсәгә игътибар иттем: авыз эченнән гел дога кабатлап утыра. Нинди сорау бирсәң дә, гел канәгатьлек белән шөкер итә.
– Әни гомере буе намазда булды, әлегә кадәр авылдашларга Коръән тутыра, – ди Мәдинә апа. – Бер намазын да калдырмый.
– Йөзгә кадәр җитү өчен ниш-ләргә кирәк? – дип сорагач:
– Безне хөкүмәт яшәтте, рәхмәт яусын, – диде. – Шушы зиннәтле йортта торам, ай саен пенсия килеп тора. Балаларым бер минутка да ялгызымны калдырмый. Ни теләсәм, шуны ашаталар, юып кидертәләр. Бу хәтле карауга ничек үләсең?!
Аның бу сүзләреннән соң барыбыз да көлеп җибәрдек. Хәер, әби дөрес әйтә. Бик яхшы тәрбия күреп яши ул. «Ветераннарга – торак» программасы буенча район үзенә йорт салып биргән. Газы, суы кергән, бәдрәф – өйдә. Ачлыкны, сугышны күргән әбигә бу зур булмаган йортның да «зиннәтле» тоелуы аңлашыла…
Әби инде дүрт ел урын өстендә икән, егылып аягын сындырган булган. Шуннан сөякләре ялганмаган.
– Йөрмәсә дә, әни утырып тора, шуышып та килә, – диде Мәдинә апа. – Бик бәләкәй бит ул, мунчага алып барырга да җиңел. Курчак кебек кенә йөртәбез…
Нәхтимә әби тормыш иптәше Мәгъсум бабай белән 56 ел гомер иткән. Ире сугышка киткәндә сабый бала белән кала ул. Мәгъсумы 1946 елда исән‑имин әйләнеп кайта. Аннан тагын җиде балалары туа. Бабай 86 яшендә вафат була.
– Ике балам кечкенә чакларында үлде, – дип, шул вакытларны искә алды әби. – Берсе – кызамыктан, икенчесе балчыкка тончыгып харап булды. Урманга агачка киткәндә ба
лалар ялгыз калган иде. И, ник калдырдым, дидем инде соңыннан…
Китәргә кузгалгач, әби кулымны учына алып, бик озак дога укыды, теләкләр теләде.
– Юлларда исән‑сау йөр, балаларыңның игелеген күр, Аллаһы Тәгәлә исәнлегеңнән аермасын, – диде.
Моннан да матур теләк, яхшы сүз буламы икән? Амин, әбекәем…
ЯШЬ ФЕРМЕР
Авылның иң яшь фермеры белән дә таныштык. Раушан Шәйхетдинов, дүрт ел элек Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, авылга кайткан. Һәм КФХ төзегән, 50 баш нәселле сыеры бар.
– Бу – колхоз чорыннан калган ферма бинасы, – диде Раушан. – Без аны ремонтлап чыктык. Ни өчен без, дип сөйлим, минем генә хезмәт кермәгән монда. Беренчедән, КФХны әти белән бергә төзедек, икенчедән, тагын бер партнерыбыз бар, Әлки районында яши ул. Бергәләп эшлибез.
Яшь фермер ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы бирә торган КФХ төзү өчен грант программасында катнашкан, шул акчага сыерлар алган.
– Документлар тапшырганда проблемалар булмады, районнан да бик булыштылар, – диде.
Шәйхетдиновлар КФХда рәсми рәвештә 8 кеше эшли. Монда барысы да җайга салынган: малларга игенне-печәнне сатып алмыйлар. 630 гектар җирләре бар. Җир эшкәртергә дә барлык техниканы булдырганнар.
– Печән, иген белән дә проблема юк, артканын сатабыз хәтта, – ди Раушан.
– Кайсына беренче алындыгыз: җир эшенәме, әллә фермагамы? – дим.
– Икесе берьюлы килеп чыкты. Дистәләгән баш сыерга ашатырга иген сатып ала башласаң, үз‑үзен акламый ул. Җирең булмаса, бу кадәр хайван асрап булмый. Әле бит ул сыерлар бозаулый да…
Фермерның планнары зурдан – янәшәдәге ташландык ферма бинасын ремонтлап, сыерларның баш санын арттыру. Әлегә сөйләшүләр бара икән.
– Сөткә бәя түбән, дип зарланалар. Ә сез баш санын арттырырга телисез, – дим.
– Түбәнрәк инде. Тик хуҗалыкны шушы сыерлар тартып бара, хезмәт хакы, башкасы шулардан, дигәндәй. Кышын тәүлегенә 500 литр сөт саудык. Бу начар түгел дип саныйм. Сыерларның барысы да савылмый, әле буазлары да җитәрлек, кайсы ял итә. Сөткә бәя төшкән вакытта республика ярдәм итте – савылган сөтнең һәр литрына өч сум өстәп акча бирде. Эшләргә генә кирәк, ялкауланмаска. Зарланып утырып эш чыкмый.
…Лашман халкы телгә бик үткен. Урамда очраган әбиләр дә, туктап, нишләп йөрүебез белән кызыксындылар. Ачык йөзле, туры сүзлеләр. Бик яратып, якын итеп кайттык үзләрен. Бер генә теләк – авыл бүгенгедәй гөрләп торсын, озын гомерле булсын.
– Хуҗалыкны шушы сыерлар тартып бара, – ди яшь фермер Раушан Шәйхетдинов.
ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
Дәүләт документларыннан күренгәнчә, Лашман исеме авылга XIX гасырның башында бирелә. Тарихтан билгеле булганча,1718 елда патша Петр I указы нигезендә Казан адмиралтействосы төзелә. Анда хәрби кораблар җитештерәләр. Идел һәм Кама буйларындагы урманнарда үскән йөз еллык имәннәрне кисү башлана. Урман кисү, аны ташу, кораблар төзү эшенә дистәләрчә мең крестьян тартыла. Алар «лашманчылар» дип атап йөртелә. Гадәттә лашманга физик яктан көчле ир-атларны сайлыйлар.
XIX гасырның 30 нчы еллары башында Адмиралтейство Әстерханга күчерелә. Ирек алган лашманчыларны кая да булса урнаштырырга кирәк була. Менә шушы чорда аларга хәзерге Лашман җирләренә килеп төпләнергә рөхсәт ителә. Баштарак Вәлит исемле авыл оешкан була, лашманчылар аларга килеп кушыла. Соңрак, Вәлит авылын да кертеп, Лашман исемле зур авыл барлыкка килә. 1900 елгы «Список населенных мест Самарской губернии» дигән документта авыл «деревня Лашманка» дип искә алына…
Бирегә күчеп утыручылар күп булу сәбәпле, ул бик тиз үсә, зурая. Шуңа күрә дә аны халык «Яңавыл» дип тә йөри. Дөрес, бу исем рәсми документларда теркәлмәгән.
(Гаяр Газыймҗановның «Туган җиребез – Лашман» китабыннан).
Автор: Руфия Фазылова
Фотограф: Лилиана Вәлитова
"Татарстан" журналы, 2019.