Таҗиклар: тарих һәм мәдәният
XIX гасыр уртасында Үзәк Азия районнары Россия тарафыннан яулап алына һәм бу җирләрдә Төркестан генерал-губернаторлыгы оеша. Аңа Таҗикстанның төньяк районнары һәм Памир керә. Үзәк өлеше һәм көньяк районнары (Үзәк Бохара) – Бохара әмирлеге карамагында кала.
XIX гасыр азагында патша хөкүмәте аграр реформалар үткәрә. Утрак тормыш алып барган халыкларга җирләр бирелә. Җирнең күп өлеше казна файдасына тартып алына. Яңа аграр төзелеш феодаль мөнәсәбәтләрне юкка чыгара алмый, капиталистик җирбиләүчелеккә җирлек тудыра. Кулаклар классы, җирне куллануга алып торучылар – чайрикерлар, ялланып эшләүчеләр барлыкка килә. Салымнарның үсүе, кешеләрнең изелүе төрле чуалышларга сәбәпче була.
Беренче бөтендөнья сугышы җәмгыятьтә каршылыкларның артуын китерә. 1916 елда Үзәк Азиядә восстание килеп чыга. Аны патша һәм Бохара гаскәрләре белән бастыралар.
1922 елда Совет власте Үзәк Азиядә басмачылар белән көрәш турында карар чыгара. 1924 елда Таҗик АССР төзелә, ә 1929 елда ул союздаш республикага әйләнә.
1913 ел белән чагыштырганда, 1941 елга чәчүлек җирләре 1,5 тапкырга арттырыла. Таҗикстан мамык җитештерү буенча үзәк базага әйләнә. Биредә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү производствосы үсеш ала. Соңыннан машина төзелеше, төзелеш материаллары әзерләү заводлары барлыкка килә. Тыныч хезмәтне Бөек Ватан сугышы өзә.
Таҗикстаннан 50 мең солдат батырлык өчен орден-мадальләр белән бүләкләнә. 40 сугышчы Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Тыл хезмәтчәннәре “Колхозник Таджикистана” танк колоннасы, “Советский Таджикистан” авиаэскадрильясе өчен 120 миллион сум акча җыеп тапшыра. Республика фронтны мамык, икмәк, ит, җиләк-җимеш, яшелчәләр белән тәэмин итә.
Сугыштан соң Таҗикстан икътисады яңа баскычка күтәрелә. Мамык җитештерү күләме арта. 1991 елдан ул –Таҗикстан республикасы.
Чыганак: Татарстан Халыклар дуслыгы йорты