СССРның халык рәссамы Харис Якупов: «Аңа бирмәсәләр, миңа да бирмәсеннәр»
Харис Якупов - бер кулына автомат, икенчесенә рәссам пумаласы тотып, Бөек Ватан сугышын башыннан ахырынача узган кеше. Сугыш вакытында шагыйрь һәм язучыларның шигырь һәм хикәяләр иҗат итүен әле аңларга була, әмма туплар гөрелтесе, ядрәләр яңгыры астында, пумала тотып, рәсем ясауны күз алдына китерүе дә кыен. Рәсем ясау, картиналар иҗат итү өчен аерым шартлар, мөмкинлекләр кирәк ләбаса. Теләк булса моны эшләп булганлыгын Харис Якупов үз тормышы мисалында раслый. Башта ул «Сугыш вакытында рәсем ясап, юк-бар белән шөгыльләнмә» дигән фикер әйтерләр дип курка. Ләкин алай булмый. Беренче ясаган рәсеменнән, аның рәссам икәнлеген белгән көннән башлап, аның дәрәҗәсе күтәрелә. Командирлар да, сугышчылар да, безнең полкта рәссам бар икән, дип горурлана башлыйлар. Ул чакта полкта фотографлар булмый, шуңа да Харис Якуповка бик күп сугышчыларның портретларын ясарга туры килә. Ә алар аны, хатка салып, өйләренә җибәрәләр. Сугышчылар тема да бирә торган булганнар, бигрәк тә раведчиклар: «Менә без разведкада булдык, анда шундый-шундый хәлләр булды, шуны яса әле», - диләр. Рәссам-сугышчы сул янтыгындагы офицерлар сумкасында һәрвакыт альбомнар, карандашлар, акварель буяулары йөртә. Зур картиналар ясап булмагач, кечерәк кенә рәсемнәр ясый һәм аларны сумкасына салып куя. Сугыштан ул үзе иҗат иткән 3 альбом алып кайта, анда ике йөз иллегә якын рәсем була. Алтмышлап рәсемле бер альбомы Житомир янында яна. «Сугыш чорында ясаган рәсемнәр – минем өчен бик кадерле тарихи документлар, чөнки алар зур картиналар ясаганда ярдәм итәләр», - дип искә ала торган булган дәһшәтле дә, иҗатлы да ул көннәрне Харис Якупов.
«Татарстан АССРны төзү буенча Декретка кул кую» дип исемләнгән картинасының тарихы да кызыклы. Картина Татарстанның 30 еллыгына багышланган күргәзмәгә куела, аннары Мәскәүдә Россия күргәзмәсендә беренче урынны ала, һәм аны Сталин премиясенә тәкъдим итәләр. Ул заманда мондый премия милли республикалардагы рәссамнарның берсенә дә бирелгәне булмый. Картинаны Харис Якупов үзләренең гаиләләренә сигезенче бала итеп алынган, шунда үскән, укыган, рәсем түгәрәгенә йөргән, соңыннан үзе дә танылган рәссам булып киткән Лотфулла Фәттахов белән берлектә эшли. Әмма премияне башта Харис Якуповка гына бирергә телиләр, чөнки Лотфулла сугыш вакытында немецларда әсирлектә булган. Харисов КПССның Татарстан өлкә комитетында: «Аңа бирмәсәләр, миңа да бирмәсеннәр», - дип әйтә.
Лотфулланы үз өйләренә алу очрагы да бик мәгънәле. Харис Якупов Казан шәһәренең 13 нче мәктәбендә укый. 1933 елда аларның сыйныфына Сергач якларындагы бер авылдан хат килә. Анда: «Мине үзегез белән укырга алыгыз», - дип язылган була. Укучылар хат белән директорны да таныштыралар. Ул риза була. Шул елда Лотфулла Фәттахов алар белән бергә укый башлый. Укырга теләге бик көчле була, ә ашарына азыгы, кияренә киеме булмый. Башта ул ике атна чамасы мәктәптә яши. Балалар аңа өйләреннән ашарга азык алып киләләр. Харис Якупов бу хәлне әнисенә сөйләп бирә. Үзе дә кечкенәдән ятим булып, кеше кулында үскән әнисе баланы кызгана һәм үзләренә алып кайтырга куша. Икенче көнне үк Харис Лотфулланы, сигезенче бала итеп, үзләренә алып кайта...
Харис Якупов чирек гасыр буена Татарстан Рәссамнар берлегенең алыштыргысыз җитәкчесе була. 1951 елда рәссамнарга иҗат итү өчен бернинди остаханәләр дә, фатирлар да булмый. Рәссам иң элек үзенең хезмәттәшләренә шушы мәсьәләләр буенча ярдәм итә. Нәтиҗәсе дә зур була – Татарстан сынлы сәнгать буенча бөтенсоюз күләменә чыга. Рәссамнар берлеге рәисе булу өстенә, ул әле 32 ел депутат та була.
Белешмә
Харис Габдрахман улы Якупов 1919 елның 23 декабрендә Казанда туа. 1940 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы елларында, разведчик, топограф, старшина буларак, Мәскәү янында, Курск дугасында, Украина, Польша, Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша. Анда да рәсем ясаудан туктамый. Харис Якупов - портрет остасы. Ул ясаган Г.Тукай, А.Пешков, Ш.Камал портретлары аеруча уңышлы дип табыла. «Г.Тукай крестьяннар арасында», «А.С.Пушкин Казан юлында», «А.М.Горький Марусовкада» картиналары тарихи темаларга багышланган. Харис Якупов - пейзажчы да. Ул «Иделдә эссе көн», «Казансуда су ташу», «Кабан күле», «Иделдә яз», «Зур Идел» кебек зур полотнолар иҗат итә. 1954 елда Харис Якуповның каһарман шагыйрь Муса Җәлилне мәңгеләштерү нияте белән эшләнгән «Хөкем алдыннан» дигән атаклы картинасы киң җәмәгатьчелекне таң калдыра.
Харис Якупов 1951 елдан башлап Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе булып эшли. 1974 елда СССР Сәнгать Академиясенең мөхбир-әгъзасы итеп сайлана. 1976 елда рәссамга И.Репин исемендәге премия бирелә. Харис Якупов Татарстанның, Россиянең, СССРның халык рәссамы. Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Ленин ордены һәм башка бик күп орден-медальләр белән бүләкләнә. Араларында «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены да бар.
Харис Якупов 2010 елда вафат була.