СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров: «Артистлар гел коймак кына ашыйлар икән дип, шушы Һөнәргә гашыйк булдым»

СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров: «Артистлар гел коймак кына ашыйлар икән дип, шушы Һөнәргә гашыйк булдым»

Авылга концерт, театр килсә, артистларны һәрвакыт Биктимеровлар өенә фатирга кертә торган булганнар. Артистларны ашатыр өчен колхоз аларга азрак  ит, май, йомырка, он биргән. Клубтан кайткач, артистлар шулардан үзләренә төрле тәм-томнар, коймаклар пешереп ашый торган булганнар. Әлбәттә,  алар өйдәге балаларга да пешергән ризыклардан өлеш чыгарган. Шәүкәт Биктимеровта артист һөнәренә карата мәхәббәт нәкъ менә шул чакта уяна да инде. «Рәхәт икән боларның тормышлары, гел коймак кына ашыйлар икән. Мин дә артист булам да, шулай гел тәмле ризыклар гына ашап йөрим» -  дип хыяллана ул.  Чыннан да, хыялы чынга аша, артист була һәм театрда 50 ел эшләү дәверендә артист тормышының гел коймак кына ашатмавына, төрлесен күрергә туры килүенә  инана.

Булачак сәхнә йолдызының киләчәген юрап, аның таланты һәм алдагы сәхнә тормышын күзаллап, ике мәшһүр артисткабыз ике төрле фикер әйтә. Шәүкәт Биктимеровның әтисенең туганнан туган апасының кызы - Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Галимә Ибраһимова озак еллар Камал театрында эшли. Туганы Шәүкәтнең театр артисты булырга теләвен ишеткәч,  ул аптырап китә: «Белмим, синнән артист чыгармы икән? Бер дә һай дигән талантыңны күрмим» - ди. Ә соңыннан, инде шактый еллар узгач, алар күп спектакльләрдә бергә уйныйлар (мәсәлән, Ш.Хөсәеновның «Әни килде» спектаклендә). 

  1950 нче еллар уртасында, Академия театрында эшли башлагач, гастрольләргә чыгалар. Ижевск шәһәренә барып, Мирхәйдәр Фәйзинең «Урал суы буенда» музыкаль драмасын күрсәтәләр. Спектакльдән соң грим бүлмәсенә үзенчәлекле генә киенгән бер ханым керә дә тезелешеп утырган артистларга: «Син – артист» яки «Син артист түгел», - дип, бер сүз белән генә бәя бирә башлый. Шәүкәт Биктимеровка килә дә: «Син – артист», - дип әйтә һәм тиз генә чыгып та китә. Артистлар барысы да: «Кем булды бу», - дип аптырашта кала. Араларында өлкән артистлар Габдулла Фәтхуллин белән Асия Масаутова да була. Алар кергән ханымны танып алалар. Габдулла Фәтхуллин: «Бу бит татарның беренче хатын-кыз  артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская!» - ди. Барысы да шаккатып аптырап калалар. Биктимеров та, шундый олы шәхес «Син – артист» дигәч, чынлап та артистмындыр, дип куана.

   Шәүкәт Биктимеров заманында пролетариат юлбашчысы Ленинны уйнаган артист. Ә Ленин ролен ул вакытта теләсә кемгә ышанып тапшырмыйлар.  Ленинның йөзьеллыгы җиткәндә, илнең бөтен театрлары Ленинга багышланган спектакльләр куярга әзерләнә. Спектакльнең режиссеры да Мәскәүнеке була. Кабул итәр өчен дә зур комиссия килә. Аларга Шәүкәт-Ленинның сөйләшүе ошап бетми. Ленин сакаурак булган бит, «р» һәм «л» хәрефләрен әйтә алмаган. Берничә репетиция була. Биктимеров рольне кабатлый-кабатлый алҗып бетә. Ахырдан түзми, театрның элеккеге бинасы янындагы (Горький урамы) Кекин йортында урнашкан азык-төлек һәм аракы сата торган кибеткә төртеп күрсәтеп, ачу белән, сакаулатып: «Баагыз, Кекинга, ааыгыз аакы, әәхәтәәнеп эчегез!» - ди. Комиссия әгъзалары әйткән сүзләрне аңламасалар да, әлеге тартык авазларны Биктимеров авызыннан ишетмәгәч: «Во! Булды бу!» - дип, рольне бертавыштан кабул итәләр. Ленинга карата булган мөнәсәбәт хәзерге заманда тамырдан үзгәрсә дә, Шәүкәт Биктимеровның Ленин турындагы фикерләре үзгәрми. Ул Ленинның «Укырга, укырга һәм укырга!» дигән сүзләре тулы бер буынны укытты, ликбез мәктәпләрендә балалардан алып әби-бабайларга чаклы белем алды, дип саный. Ләкин аның бер зур хатасын таный – дингә ышанмавын, чиркәү-мәчетләрне җимерүен.

 Шәүкәт Биктимеровны күкләргә күтәргән спектакль – «Әлдермештән Әлмәндәр».  Әлмәндәр образы аны бөтен Союзга танытты. Спектакль сәхнәдә 25 ел бара. Бу бер яктан куанычлы хәл, ә анда уйнаучы артистлар инде дистә еллар буе гел бер үк сүзләрне сөйләп алҗып та китәләр. Тамашачыдан да бигрәк, үзләренә ял ясар өчен, рольне башкарганда үзләреннән сүзләр дә өстәп җибәргәли башлыйлар. Бу “кыңгыр эшкә” бигрәк тә Шәүкәт Биктимеров һәвәс була. Ул театр башланыр алдыннан администратордан баш режиссер Марсель.Сәлимҗановның театрда булу-булмавы белән кызыксына. Юк дисәләр, ул инде сәхнәдә йөзә генә, үзеннән нинди генә кызык сүзләр өстәми. Бервакыт шулай рәхәтләнеп, үзе теләгәнчә генә уйнаганда, сәхнә артында Сәлимҗановның йодрык болгавын күреп ала... Спектакль тәмамлангач, аңа бу «драматурглыгы, фантазиясе» өчен шәп кенә эләгә.

Белешмә

Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров 1928 елның 28 октябрендә Саба районының Миңгәр авылында туа. Тимершык авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшләп ала. 1945 елда Казанга килеп, театр училищесына  укырга керә һәм 1949 елда аны тәмамлый. Г.Камал театрында эшли башлый. Армиягә алына, театрга 1953 елда гына кире әйләнеп кайта. 1967 елда Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» спектакле өчен ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. 1979 елда Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендәге Әлмәндәр роле өчен РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. 1977 елда СССРның халык артисты исеме бирелә. Шәүкәт  Биктимеров төрле характердагы йөздән артык рольне зур осталык белән башкара.

 Шәүкәт Биктимеров 2012 елның 28 маенда Казанда вафат була. Татар бистәсендәге зиратта җирләнгән. Исемен мәңгеләштерү өчен ул яшәгән йортка мемориаль такта куелган.

Фото чыганагы    https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A8%D3%99%D2%AF%D0%BA%D3%99%D1%82_%D0%91%D0%B8%D0%BA%D1%82%D0%B8%D0%BC%D0%B5%D1%80%D0%BE%D0%B2