СССРның халык артисты Нәҗиб Җиһанов: «Хәзер тынычлап үләргә дә мөмкин»

СССРның халык артисты Нәҗиб Җиһанов: «Хәзер тынычлап үләргә дә мөмкин»

«Шатлык ул озакка  бармый. Шул кыска булганга да, шатлык инде ул», - дигән Нәҗип Җиһанов үзенең кызы Светланага язган хатында. Чыннан да, ул чор кешеләрендә шатлыкка урын бик аз булган шул. Нәҗип Гаяз улының да тормыш һәм иҗат юлы шул чорда яшәгән бик күп шәхесләрнеке кебек була. Тукайлар, Сәйдәшләр кебек, ул да бик яшьли ятим кала: әтисе аңа бер яшь, ә әнисе аңа биш яшь тулганда вафат була. Шуңа да балалык һәм яшүсмер  еллары Уральск балалар йортында уза. 1921 ел. Илдә коточкыч ачлык. Балалар йортында да ашау ягы бик начарлана, бер кешегә көне буена шырпы кабыннан аз гына зуррак булган ипи кисәге өләшәләр. Күпләр азык эзләп шәһәргә чыгып китәргә мәҗбүр була. Ә кемнәрдер урлашырга өйрәнә. Базарга барып, шуннан азык урлап кайталар. Ачтан интеккәнен күреп карак иптәшләре Нәҗипкә дә шушы кәсепкә керешергә киңәш итәләр һәм юлларын да күрсәтәләр. Нәҗип, базарга барып, берничә тапкыр сәүдә рәтләрен әйләнә. Аның зур, таза балыкка күзе төшә. Шуннан башка ул бер нәрсәне дә күрмәс була. Бер мизгелгә ул берни дә хәтерләмәслек дәрәҗәгә килә. Айнып китсә, кулында балык һәм ул бар көченә чаба да чаба. Йөрәге дөп-дөп тибә, артыннан бөтен базар халкы куадыр кебек тоела. Шәһәрне чыгып бетергәч, ул су буендагы аулак урынга кереп качып, балыкны бер утыруда ашап та бетерә. Аннан коса башлый. Бик каты елый. Шуннан соң беркайчан да мондый кыңгыр эшкә бармый.

1919 елда балалар йортына бер кара тартма китерәләр. Балалар аның тирәсендә әйләнеп йөри башлыйлар, аның эчендә нәрсә булуы белән кызыксыналар. Бераздан тәрбияче аның капкачын ача, һәм балалар анда кара һәм ак төсләрдән торган сызыклар (клавиатура) күрәләр. Тәрбияче утыра да уйный башлый. Ул киткәч, балалар үзләре уйнап карыйлар. Нәҗип кара клавиатураларга баскач, татарча көй чыкканын сизеп ала. Шул кичтә үк ул беренче тапкыр татар җырын уйнарга өйрәнә. Балалар йортына олы гына яшьтәге бер ханым килеп, аларны музыкадан укыта башлый. Сәләтле берничә баланы өенә чакырып, алар белән аерым да шөгыльләнә. Ул кайчандыр Петербург консерваториясен бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган укытучы була. Нәҗипнең Ходай биргән талантын күреп, бигрәк тә үз итә. Аны тозлы кефир белән сыйлый. Ә малай бу ризыкны бөтенләй яратмый. Укытучысы аңа: « Әгәр яхшы укысаң, өйне дә, рояльне дә, бар нәрсәне дә сиңа калдырам», - дип кызыксындырса да, тозлы кефирдан туеп, ул барысыннан да баш тарта. Нәҗип Җиһановның тормышында соңыннан тагын бер игелекле зат очрый. 1927 елда ул Казан сәнгать техникумына укырга керә алмый. Музыка грамотасын белмәсә дә, талантлы бу баланы имтиханнар вакытында мөгаллим Нини Шивалина күреп ала һәм бер ел буена аның белән музыка мәктәбе курсын үтә. Шулай итеп, икенче елны Нәҗип техникумга укырга керә. Ә соңыннан, үзе консерватория ректоры булгач, авылдан килгән, музыка мәктәбендә укый алмаган күпме талантларны ул  «аванс» белән укырга алдыра!

Бервакыт Яңа ел алдыннан балаларны икенче бер балалар йортына кунакка алып баралар. Нәҗип ул вакытта инде рояльдә шактый яхшы уйнарга өйрәнгән була. Шуңа бәйрәмдә төрле бию көйләре уйнап, һәркемне биетә, җырлата. Тик бәйрәмнең ахыры гына күңелсез тәмамлана. Беренчедән, бар балаларга бүләкләр бирсәләр дә, аңа күчтәнәч эләкми. Күрәсең, эш белән мәш килгән – рояльдә уйнаган баланы онытканнардыр инде. Әмма үзе ул бу хакта беркемгә дә әйтми. Икенчесе, ат чанасында кайтканда,  каршыларына урман эченнән бүре килеп чыга һәм атлар куркып кинәт сикерәләр. Шул чакта Нәҗип чанадан төшеп кала. Тәрбиячеләр йортка кайтып җиткәч кенә, аның юклыгын белеп алалар. Алар килеп алганда малай инде аяк-кулларын өшеткән була...

Нәҗип Җиһанов Муса Җәлил белән дә бик дус була. Ул шагыйрьнең «Алтынчәч» поэмасына опера яза. Сугышка китәр алдыннан алар Казанда очрашалар. Шунда Җәлил аңа: «Әйдә бәхилләшәбез – алда мине нәрсә көтәсен кем белгән... Әгәр дә миңа һәлак булырга туры килә икән, минем үлемем немец фашистларына бик кыйммәткә төшәчәк», - ди.

Нәҗип Җиһановның кызы Светланага ярым чынлап, ярым шаяртып язган хаты да бик кызыклы: «Сезнең буын (әгәр дә сугыш булмаса) 90нан алып 130 яшькә кадәр яшәячәк. Тиздән бөерләрне алмаштыра башлыйлар. Аларны даруханәләрдән алырга мөмкин булачак, бөерләрне пластмассадан эшләячәкләр. Ә аннан йөрәкләр бирә башларлар, дөрес, әйтүләренчә алары блат буенча гына булачак. Тик менә ни өчендер ми турында гына берни дә сөйләмиләр... Кызганыч! Чыгу юлы бар! Сезнең өчен хисаплау машиналары уйлаячак. Алар җырлаячаклар да. Менә ничек шәп!»

Дирижер Фуат Мансуров  Җиһановның «Алтынчәч»ен куя. Операдан соң Җиһанов аңа: «Фуат, гомеремдә дә мондый уңышка ирешкәнем юк иде. Хәзер тынычлап үләргә дә мөмкин», - ди. Һәм чыннан да өч сәгатьтән соң ул үлә…

Белешмә:

Нәҗип Гаяз улы Җиһанов 1911 елның 15 гыйнварында Җаек шәһәрендә туа. Ятим калып, Уральск балалар йортында тәрбияләнә. Кечкенәдән үзлегеннән пионинода уйнарга өйрәнә. 1927 елда Казанга килә. Татар сәнгать техникумына укый. 1931 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы техникумның әзерлек бүлегендә укый, аннан консерваториянең өченче курсына кабул ителә. 1938 елда ул үзенең беренче операсын - «Качкын»ны яза. Ул яңа гына ачылган Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә куела. Ә «Алтынчәч» өчен аңа Сталин премиясе бирелә. Дусты Муса Җәлил хөрмәтенә ул «Җәлил» операсын яза. 1957 елда композиторга - СССРның халык артисты, ә 1981 елда Социалистик Хезмәт Герое исемнәре бирелә. Нәҗип Җиһанов Казанда консерватория ачар өчен зур көч куя. Ачылган 1945 елдан 1988 елга кадәр консерваториянең ректоры була. Композитор 8 опера, 3 балет, 17 симфоник әсәр, җырлар һ.б. әсәрләр яза. 1939-1977 елларда Татарстан Композиторлар берлеге рәисе була, өч тапкыр СССР Дәүләт премиясе, Ленин ордены һ.б. орден һәм медальләр белән бүләкләнә.

Нәҗип Җиһанов 1988 елның 2 июнендә Уфа шәһәрендә вафат була. Казан консерваториясе аның исемен йөртә. Казанда, Чаллыда аның исемендәге урамнар бар. Музее эшли.

Фото: makovski.rujiganov.tatmuseum.ruvisualrian.ru