СССРның халык артисты, күренекле режиссер Марсель Сәлимҗанов: «Мин сәхнәдә тудым һәм үстем»
Университетның хокук бүлеген тәмамлаган юрист, Татарстан һәм Россия чемпионы, фехтование буенча РСФСРның спорт мастеры, дөнья әдәбияты белән якыннан таныш, сәяси хәрәкәтләр, дөнья хәлләре, спорт яңалыклары белән һәрвакыт тирән кызыксынучы, ата балыкчы, мәзәкләр сөйләүче оста тел, күп шәкертләр тәрбия кылган олуг остаз, йөзгә якын спектакль куйган режиссер, кешеләр белән, өстәгеләр белән булган мөгамәләдә шәп дипломант, яхшы гаилә башлыгы – боларның барысы да бер шәхестә – Марсель Сәлимҗановта тупланган.
50-60нчы елларда татар театры тирән кризис чорын кичерә. Театрга тамашачы бик аз йөри, артистлар ярым буш залларда спектакль куярга мәҗбүрләр. Яңа фикер, яңа драматургия, яңа режиссура, яңача уен кирәк була. Камал театрына нәкъ менә шул елларда Мәскәүдән Щепкин училищесын һәм Казан театр училищесын тәмамлаган бер төркем яшь артистлар кайта. Театрга бары тик яңача фикерли торган режиссер гына җитешми. Марсель Сәлимҗановның татар театрына баш режиссер булып урнашуы нәкъ менә шул бушлыкны тутыра да инде. Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамларга бер ел калгач, Марсель Сәлимҗанов әти-әнисе белән киңәшләшеп тә тормыйча, университетны ташлап, Мәскәүгә ГИТИСка, режиссерлыкка укырга китә. Ә Марсельнең әти-әниләре мәгълүм шәхесләр. Икесе дә Камал театрының әйдәп баручы, Татарстанның халык артистлары. Әтисе - Хәким Сәлимҗанов, әнисе – Галия Нигъмәтуллина. Кечкенәдән сәхнәдә булып, күмәк күренешләрдә катнашып, балалар ролен башкарып үскәнгәдер инде ул: «Мин сәхнәдә тудым һәм үстем», - дип әйтергә яраткан.
Марсель Сәлимҗанов эшне яңача фикерли торган яшь драматургларны эзләүдән башлый. Бер үк вакытта классик әсәрләргә яңача җан өрергә кирәклеген дә аңлый. Кәрим Тинчуринның «Американ»ын куя. Олуг остазларны инкарь итмичә, яшь актерларга таяна. Ул килгәч театрдагы яшьләрнең таланты ачылып китә. Яшь актерлар – Марсель Сәлимҗановны, Марсель яшьләрне үстерә. Сәлимҗанов татар режиссерлары арасында беренчеләрдән булып спектакльнең сурәтле чишелеше турында тирәнтен уйланучы була. Элек рәссам ни ясап китерсә, режиссер шуны кабул итеп утыручы булса, Марсель килгәч, театр рәссамнары режиссерның фикер сөрешенә, аның фәлсәфәсенә, аның максатына буйсынып иҗат итә башлыйлар. Сәлимҗановның татар сәнгатендәге иң олы ачышларының берсе – «Сүнгән йолдызлар» әсәре. Аның гаять җитди шәхес, акыл иясе, дипломант булуы да – барысы да «Сүнгән йолдызлар» да ачык чагыла. «Зәңгәр шәл» спектакле дә аның куелышында сәхнәгә менгәч бөтенләй икенче төрле яңгыраш алды. Бу ике спектакль Камал театрының алтын фондын тәшкил итәләр, алар икесе дә тамашачыларның иң яраткан спектакльләре.
Марсель Сәлимҗанов «Мине режиссер иткән өч драматург бар. Аларның берсе – Тинчурин, икенчесе – Исәнбәт, өченчесе – Т.Миңнуллин», - дигән. Ул үз иҗатының башында ук үз драматургларын эзли башлый һәм таба да. Ә Сәлимҗанов белән Миңнуллин дуслыгы легендага әйләнде. Аларның дуслыгын «Туфан - Марсель иҗат берләшмәсе» дип атарга да мөмкин булыр иде. Моңа кырын караучылар да шактый. Имеш, әшнәлек, гел бер кеше әсәрләрен генә куя, башкаларны якын җибәрми, «Туфан - Марсель театры» барлыкка килде. Тик бу якынлык, әшнәлек театрга зыян салдымы соң? Киресенчә... Икесенең иҗат җимеше булган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле - бөтентатар сәнгатенең могҗизасы, тарихта алтын хәрефләр белән язып куярлык вакыйга. Алар икесе дә башка бер әсәр язмыйча, яки сәхнәгә куймыйча да татар театры тарихында кала алырлар иде.
Иҗат кешеләре бик нечкә күңеллеләр. Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиевкә, үзенә ошамаган рольдән баш тартканы өчен, Сәлимҗанов аңа берара бернинди дә роль бирми. Артист театрдан китү турында уйлана башлый. Режиссер моны ишеткәч, Шәрәфиевнең дачасына килә һәм театрдан китмәвен үтенә. Хәтта үзе теләгән пьесаны сайлап алып, шунда үзе теләгән рольне уйнарга тәкъдим итә. Ул Шәрәфиев белән театрга директор итеп кемне кую, Җиңү бәйрәменә нинди спектакль әзерләү кебек мәсәләләрдә дә киңәшләшкән. Талантларның кадерен белү, ә үзеңне зурга куймау, масаймау дип атала инде бу күренеш! Әмма үзе укыткан шәкертләренә дә, артистларына да бик таләпчән булган. Татар театрының дәрәҗәсен төшерүче, репетицияләргә соңга калып килүче, эчеп-исереп йөрүчеләргә, ул бер тапкыр гына кисәтү ясый торган булган. Әгәр артист шуннан үзенә нәтиҗә ясамаса, театр аның белән саубуллашкан. Әгәр бүген дә Камал театрының даны-дәрәҗәсе бар икән, монда Марсель Сәлимҗановның өлеше гаять зур.
Белешмә:
Марсель Хәким улы Сәлимҗанов 1934 елның 7 ноябрендә Казада туа. Казан дәүләт университетының юридик факультетына укый башлый. Соңыннан укуын А.В.Луначарский исемендәге дәүләт институтының режиссерлар әзерли торган факультетында дәвам итә. 1962 елда укуын тәмамлап, Казанга кайта. ТЮЗның режиссеры итеп билгеләнә. 1966 елдан баш режиссер вазыйфасын башкара. Бер үк вакытта Казан театр училищесында укыта. 1992 елда Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният университетында профессор исемен ала. Марсель Сәлимҗановның таланты татар профессиональ театрының үсеп китүе, милли драматургиянең үсеше белән нык бәйләнештә. Ул, республиканың театр сәнгатенең алтын фондына кергән йөздән артык төрле жанрдагы спектакльләрне куеп, урта һәм өлкән буын актерларының талантларын яңа ракурсларда ачарга ярдәм итә.
Марсель Сәлимҗанов - СССРның халык артисты, РФ һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе. Ул Татарстанның Г.Тукай һәм Россиянең К.Станиславский исемендәге дәүләт премияләренә, «Алтын битлек» премиясенә лаек була.
Марсель Сәлимҗанов 2002 елның 26 мартында вафат була. Татар бистәсе зиратында җирләнгән. Казанның бер урамы, Актерлар йорты аның исемен йөртә. Аның исемендәге премия булдырылган.
Фото: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театр архивыннан