СССРның халык артисты Хәлил Әбҗәлилов: «Димәк, сез мине гамәлдән чыкканга саныйсыз»

СССРның халык артисты Хәлил Әбҗәлилов: «Димәк, сез мине гамәлдән чыкканга саныйсыз»

Мәшһүр артист Хәлил Әбҗәлилов татар театрында өч кенә роль уйнаган булса да, тарих түрендә падишаһ булып утырган булыр иде: Хуҗа Насретдин, Биктимер, Корль Лир! Болар өчесе дә - кабатланмас образлар.

Тумышы белән Хәлил Әбҗәлилов - Оренбург ягыннан. Муса Җәлил белән якын туганнар. Заманында тиешле шартлар булмау сәбәпле, ул укый алмый. Шулай булса да, СССРның халык артисты дәрәҗәсенә ирешә. Нишлисең, талант! Ул заманның күп кенә билгеле шәхесләренә хас күренеш.

Хәлил Әбҗәлилов 1914 елда Беренче  бөтендөнья сугышында Бороновичи дигән җирдә  каты яралана. Ярман ядрәсе аның уң иңбашына тия, шуннан соң аның  уң кулы яртылаш кына  күтәрелә торган булып кала. Сугышчан батырлыклары өчен  Хәлил Әбҗәлилов Георгиевский хачы һәм бер медаль белән бүләкләнә. Урта Азиядә кинофильмнар төшергәндә катнаша. Әбҗәлилов «Рават шакаллары», «Үлем манарасы» фильмнарында төшә. Кулы яралану сәбәпле, ул сәхнәдә сул кулы белән күбрәк хәрәкәт ясарга мәҗбүр була. Берара аның аягы да бик каты авырта башлый. Таякка таянып кына йөрергә кала. Гангрена башлана. Табиблар: «Хәлил абый артист була алмас, ул аяксыз калачак, ампутациясез булмый», - диләр. Театрда моңа сөенүчеләр дә була. Көндәшлек бит көчле. Җитмәсә, ике артистны СССРның халык артисты исеменә тәкъдим итәләр. Берсе – Хәлил Әбҗәлилов. Ә исемне икесенең берсенә генә бирәчәкләр. Әмма  Мәскәү табиблары булыша -  Хәлил Әбҗәлилов Казанга  таяксыз, үз аягында кайтып төшә. Аяк бармакларын кисеп алалар, операция уңышлы уза. Озакламый аңа СССРның халык артисты исемен бирәләр.

Әбҗәлиловның сәхнә тормышы гөрләп барса да, гаилә тормышы мактанырлык булмый. Булачак хатыны белән алар Самарада танышалар. Хәлил - буйдак егет, ә Хәдичә ирдә була. Сигез елдан соң алар кабат Казанда очрашалар. Хәдичәнең ире үлә, ул Казанга кайта. Театрга килгәч, Хәлил аны танып ала. Ул һаман буйдак, ә Хәдичә тол хатын була. Озакламый өйләнешәләр. Хәлил хатынының бала алып кайтуын тели. Әмма ул вакытта артист аракы белән артык мавыга, гаилә тормышына ышанычы булмаган хатыны беренче баласын тапмый. Соңрак, бик теләсәләр дә, бала алып кайта алмыйлар. Сеңелләренең улын тәрбиягә алган булалар, ул да үлә.

Хәлил Әбҗәлилов яшьләргә бик хәерхаһлы булган. Мәскәүдә укучы булачак татар артистлары -  щепкинчылар  янына еш килә, аларның хәлләрен белешә.  Казанга кайткач, Мәдәният  министрлыгына, обкомга кереп, Мәскәүдә укучы яшьләргә бераз акча җибәрегез дип аптырата. Бу данлыклы группаның Татарстанга кайтуында да, бөтенесенең  бер театрга – Камалга урнашуларында да Хәлил Әбҗәлиловның тырышлыгы бик зур була.

Артист халкы бер рольгә ике актер, ягъни дублер куюны яратып бетерми. Хәлил Әбҗәлилов та соңгы елларда рольләрне ялгызы гына, дублерсыз гына уйный торган булган. «Дошманнар» спектаклендә  режиссер  аңа дублер итеп, артист Гали Надрюковны куя. СССРның халык артисты моны бик авыр кичерә: «Миңа гына ышанмыйсызмыни? Димәк, сез мине гамәлдән чыкканга саныйсыз?» - дип низаглашканда, аның йөрәге тота. Хастаханәдә ул җан бирә... Хатыны Хәдичә  табутны өйгә керттерми, җирләр өчен кием, туфлиләрен сорагач та бирми, театрга бәхилләшергә дә килми. Хәлил Әбҗәлиловны соңгы ролендәге киеме белән – Захар Бардин костюмын кигертеп, гүргә иңдерәләр...

Белешмә:

Хәлил Гали улы Әбҗәлилов 1886 елның 29 сентябрендә Оренбург губернасы Мостафа авылында туа. Шагыйрь Муса Җәлилнең  ике туган абыйсы. Мәдрәсәдә укый. 1914 елда Беренче бөтендөнья сугышында катнаша, яралана. 1918 елда үзешчән театрларда уйный башлый. Бохара, Әстерхан театрларында эшли, кинофильмнарда төшә. 1928 елда аны Казанга, Татар академия театрына чакыралар һәм гомеренең азагынача ул шунда эшли. Татар халкының олы талантка ия булган мәшһүр артисты иҗат иткән образлар үзләренең гадилекләре, табигыйлекләре, тышкы яктан беркатлылыклары белән аерылып торсалар да, эчке дөньялары тирән кичерешләргә бай, ачык фикерле, зирәк шәхесләр. «Ташкыннар»дагы Биктимер, «Хужа Нсретдин»дагы Хуҗа, «Король Лир»дагы Лир, «Мулланур Вахитов» тагы Мулланур һ.б. рольләре аны бөек артист итә. Хәлил Әбҗәлилов озак еллар буе Татарстан театр әһелләре берлегенең җитәкчесе, ТАССР Югары Советының 2-4 чакырылыш депутаты була. 1957 елда аңа СССРның халык артисты исеме бирелә. Республикабызның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе тапшырыла.
Хәлил Әбҗәлилов 1963 елның 18 мартында Казанда вафат була. Казанда аның исемендәге урам бар.

Фото: istoriya-teatra.ru, kino-teatr.ru