СССРның халык артисты Азат Аббасов: «Тавышың ничек чыдый дип гаҗәпләнәләр иде?!»
Азат Аббасов Мәскәү консерваториясендә укып кайтса да, тәҗрибәсе аз, тавышы куелып бетмәү сәбәпле, аңа кемнәндер булса да өйрәнергә кирәк була. 1950 нче елларда Казанга, Татар дәүләт опера һәм балет театрына, Олег Лундстрем белән бер төркем җырчы килә. Шулар арасында Петр Александрович Марков дигән кеше дә була. Аның җыр буенча осталыгы бик зур. Азат Аббасовның бу артист турында гомердә ишеткәне булмаса да, ул аның янына барып: «Петр Александрович, миңа җыр ягыннан бераз ярдәм итмәссезме», - дип сорый. «Һе, җырларга өйрәткән өчен, мин бит итальян укытучысына алтын белән түләдем», - ди Марков. Аббасовта алтын булмый. Шулай да үз теләгенә ирешә. Театрга ул иртә килергә ярата, тавышын көйләр, кабатлар, репетиция ясар өчен. Марков та иртә килә икән. Азат Аббасов Марковның бүлмәсе янына килә дә аның тавышын тыңлап тора, аныңча җырлый, кабатлый. Марковны әнә шул ысул белән тыңлый торгач, Аббасовның да эшләре җайлана. Әмма җырчы гомере буе «тавышны итальяннарча, тулы мөмкинлегенә куйдырып булмады», - дип үкенеп яши, гәрчә опера сәхнәсенең йолдызына әверелсә дә.
Азат Аббасов Опера театрында җырлау белән бергә, Камал театрында озак еллар дәвамында «Зәңгәр шәл»дә Булат ролен башкара. Аны бу рольгә атаклы режиссер Ширияздан Сарымсаков чакыра. Бу эш Аббасовка бик авыр бирелә. Беренчедән, Булат тавышы баритон өчен язылган. Аннан соң Булат – тел бистәсе бит ул, ә бу – опера җырчысы өчен бөтенләй ят нәрсә. «Зәңгәр шәл»не Аббасов Опера театрыннан бушый алганда куялар. Иртә белән «Риголеето»ны җырласа, кичен Булат булып җырлый. Ә бу исә тавыш өчен авыр, операдан җырлап килгәч, тавыш та үзгәрә. Иҗатташы, дусты Фәхри Насретдинов: «Азат, синең тавышың ничек чыдый?» - дип әйтә торган булган.
Танылган җырчының тавышы бетмәүгә тагын бер мисал. Бервакыт яз көне Лаеш тирәсенә, Кама елгасына балык тотарга баралар.Иртән барганда елга өсте туңган, боз кебек каты була. Ә кайтканда кар астыннан агым китә. Күкрәк тиңентен, муеннан бозлы суга бата-бата, олы юлга чыгалар. Икенче көнне «Фауст»та җырлыйсы бар. Аның белән балыкка барган музыкантлар: «Ничек җырлар икән бу?» - дип борчылып торалар. Ләкин Аббасов җырлап чыга. Аның беркайчан да тавышы өчен курыкканы булмый.
Азат Аббасов – СССРның халык артисты. Татарстанда җырчылар арасында мондый югары исемгә лаек булган бердәнбер кеше. Мондый артист балда-майда гына йөзәргә тиеш кебек. Ә ул гомере буе автовокзал янындагы телефонсыз, лифтсыз «хрущевка»да көн күрә, сызлаган аякларын көчкә сөйрәп, урамга чүп түгәргә чыга.
Белешмә
Азат Зиннәт улы Аббасов 1925 елның 19 гыйнварында Алабуга шәһәрендә туа. 1943 елда Казан авиация техникумын тәмамлаганнан соң, Казан вертолет заводында конструктор булып эшли башлый. Гаиләләренең дусты, танылган композитор Салих Сәйдәшев, Азатның тавышын ишетеп, аңа артистлыкка укырга киңәш итә. 1944 елда Азат Аббасов П.Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясенең милли опера студиясенә укырга керә. Аны тәмамлагач, 1950 елда Татар дәүләт опера һәм балет театрына эшкә кайта. Төрле спектакльләрдә йөздән артык роль башкара. Ул «Борис Годунов»та – Самозванец, Шуйский, «Травиата»да – Альфред, «Тоска»да – Каварадосси, «Җәлил»дә – Җәлил, «Самат»та – Самат, «Наемщик»та Булат ролен һәм башка күп кенә һ.б. рольләрне башкарып, тамашачының тирән хөрмәтен казана. Хезмәтләрен бәяләп, аңа СССРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе бирелә.
Азат Аббасов 2006 елның 11 октябрендә Казанда үлә. Ул Татар зиратында, Тукай кабереннән ерак түгел генә урынга җирләнгән.