СССРның атказанган спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры Зиннәтулла Билалетдинов
1985 елга кадәр Зиннәтулланы Александр дип йөртәләр. Сәбәбе – чит ил комментаторларына исемен дөрес итеп әйтергә кыен була. Әлбәттә, бөтен илне руслаштыру сәясәте алып барган ил өчен бу бер сәбәп кенә булгандыр инде. Чөнки шул ук чит ил спортчыларының гаять катлаулы исем-фамилияләрен комментаторлар әйтергә кыенсынмый бит.
Зиннәтулла гап-гади эшче гаиләсендә туа. Әти-әнисе Түбән Новгород өлкәсеннән Мәскәүгә килеп төпләнгәннәр. Әтисе Хәйдәр армиягә кадәр колхозда эшләгән, 24 яшендә Мәскәүгә килгән һәм, «Красный богатырь» фабрикасына гади эшче булып урнашып, пенсиягә чыкканчы шунда эшләгән. Ә әнисе Нәймә ишек алды себерүче, «Красный Октябрь» фабрикасында идән юучы булып эшләгән. Зиннәтулла яшьли хоккей уйный башлый. Ишек алды клубында уйнаган малайга тренерлар Петухов һәм Квасников игътибар итәләр. Зиннәтулла аларны тимераякта шәп йөрүе, көрәштә бирешмәве һәм хоккей таягы белән оста идарә итүе белән үзенә җәлеп итә. Аны «Динамо» клубына чакыралар. Ленинградта узган беренче уенын, артык дулкынлану сәбәпле, хәтта исендә дә калдырмаган. Ә дөнья чемпионатында катнашып алтын медаль алуларын беркайчан да онытмый. Бүләкләгәндә, СССР гимны яңгырап, әләм күтәрелгәндә, күзенә шатлык яшьләре бәреп чыга. 1984 елда СССР җыелма командасы белән Сараевода Олимпия чемпионнары булуларын да ничек онытсын инде? Россия җыелма командасының тренеры буларак Сочида, үз илеңдәге Олимпия уеннарында, җиңелүен исә һич кенә дә кичерә алмый. Ә бит алардан җиңүне бик көткәннәр иде.
Артистның сәхнәдәге урыны гомерлек булырга мөмкин. Ахыргы минутларына кадәр сәхнәдә уйнаучы артистлар бик күп бит. Ә спортчының эш гомере бик кыска. Зиннәтулла Билалетдинов та хоккей уйнаудан туктагач, тренерлык эшенә күчә. «Мин хоккейның киенү-чишенү урынында – 18 ел, тренерлык урындыгында 22 ел утырдым», - ди спортчы-тренер. Башта ул «Динамо»да тренер була. Ә 2004 – 2014 елларда «Ак Барс» клубында тренеры булып эшли. Аның җитәкчелегендә клуб өч тапкыр Гагарин кубогын ота, дүрт тапкыр Россия чемпионаты, Европа чемпионаты кубокларына һәм Континенталь хоккей лигасы кубогына ия була. Ул таләпчән, кырыс методлар белән эш итүче, күп нагрузка бирүче, нык тәртип яратучы һәм ял өчен вакытны аз бирүче тренер буларак тарихка кереп калды. Ул барлык матчларны да финалдагыча итеп кабул итәргә ярата һәм шуны ук үзенең кул астындагылардан да таләп итә.
«Ак Барс» клубындагы тренерлык вазыйфасыннан үзе теләп эштән китүен бик күпләр кабул итә алмый. Зур җитәкчеләр дә, спортчылар да, җанатарлар да. Күпме генә үгетләсәләр дә, ул яңадан тренерлык эшен дәвам итәргә теләми. Сәбәп итеп үзенең бик нык аруын, бигрәк тә эмоциональ яктан талчыгуын әйтә. «Мин хәзер үземне 100 процент тренировкаларга багышлый алмыйм, ә тулы куәтемдә эшләмәүгә, мин әзер түгел», - ди. Клубны ышанычлы кулларга тапшырып, Зиннәтулла Билалетдинов лаеклы ялга китә. Күпме генә чакырсалар да, бер җиргә дә тренерлык эшенә бармый. Оныклары белән, гаилә тормышы белән мәш килеп яши бирә. «Ак Барс»ның уңышларына сөенә, аларның уенын даими күзәтеп бара. Хатыны Надежда белән театрларга йөри. Алар инде 40 елдан артык бергә яшиләр. Бай спортчылар өчен бу да бик сирәк күренеш. Аларның туйлары шул заманның иң атаклы «Интурист» ресторанында үтә. Туйда 150 кунак була. 70нче елларда чәчәк табуы бик авыр була, хәтта Мәскәүдә дә. Көч-хәл белән таныш-белешләре канәфер һәм ләлә чәчәкләрен табып китерәләр. Күз явын алырлык башка төрле чәчәкләр турында ул вакытта әле хыялланып та булмый. Зиннәтулла Билалетдиновның лаеклы ял вакытында янә бер зур эше бар. Аның оныгы Александр Романов та бабасы юлыннан киткән – хоккейчы. ЦСКА командасында уйный. Даими рәвештә оныгының уеннарын күзәтә, акыллы киңәшләрен бирә.
Белешмә:
Зиннәтулла Хәйдәр улы Билалетдинов 1955 елның 13 мартында Мәскәү шәһәрендә туа. Әти-әнисе Нижгар өлкәсе Сергач районыннан. Зиннәтулла хоккейда тәүге адымнарын Мәскәүнең «Динамо» командасында ясый. 1973-1988 елларда бу команданың сакчысы була. Билалетдинов – алты тапкыр дөнья чемпионы, 1980 елда үткәрелгән Олимпия уеннарының көмеш призеры, 1981 елда Канада кубогы иясе, 1984 елда үткәрелгән Олимпия уеннары чемпионы, 1985 елгы дөнья чемпионатының бронза призеры, 1987 елгы дөнья чемпионатының көмеш призеры. Зиннәтулла Билалетдинов СССР җыелма командасы составында 253 матчта катнаша, 21 шайба кертә. Дөнья чемпионатлары һәм кышкы Олимпия уеннары турнирларының 77 матчында уйный, 9 гол кертә. Канада кубогы турнирларының 18 матчында катнаша. Илебез хоккее тарихында иң яхшы сакчыларның берсе булып таныла. Ул – СССРның атказанган спорт остасы. Тренерлык эшчәнлеген 1988 елда Мәскәүнең «Динамо» хоккей командасында Моисеев ярдәмчеләренең берсе булып башлап җибәрә. 1988-1992 елларда ул әлеге клубның тренеры була. Билалетдинов МХЛда (Милли хоккей лигасы) эшләп алган беренче Россия тренерларының берсе. 1997-2000, 2000-2004 елларда - «Динамо» хоккей командасының баш тренеры. Команда бу елларда ил чемптонатында алтын, көмеш медальләрен яулый, ике тапкыр Евролиганың көмеш призеры була. 2004-2005, 2011-2014 елларда Билалетдинов Россия җыелма командасының баш тренеры. 2004-2014 елларда - «Ак Барс» хоккей клубының баш тренеры. Аның җитәкчелегендә команда Россия чемпионатында алтын медальгә, Гагарин Кубогына, Европа чемпионаты Кубогына ия була. 2014 елда тренерлык эшеннән бөтенләйгә китә.
Фото: ak-bars.ru