Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов: «Танкны яндыру өчен буем ярый, ә парадта катнашу өчен кечкенә икән…»
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Сабирның әтисе Әхтәмне фронтка алалар. Сугышка кадәр Сабир әтисе белән тимерчелектә эшли. Яшь булса да, күп нәрсәләргә өйрәнеп кала ул аннан. Әтисе сугышка киткәч, аның урынына үзе кала. 15 яшьлек яшүсмергә, әнисе белән бергә, өйләрендә 7 кешене туендырырга кирәк була. Сабир сукалар, чәчкечләр, тырмалар ремонтлый. Ярдәмче итеп аңа сугыштан яраланып кайткан фронтовикларны бирәләр. Ул вакытта күктә самолетлар очканын күрү әле бик сирәк хәл була. Бигрәк тә авыл өстеннән. Көннәрдән бер көнне аларның авылына халыкта “кукурузник” дип йөртелгән самолет төшеп утыра. Бөтен авыл халкы могҗизаны якыннан күрергә ашыга. Ә очучы исә тимерчене таптыра. Бензин багы тишелгән икән. «Ямый аласыңмы?” – дип сорый ул егеттән. Бакны сүтеп алалар да тишеген ямап куялар. Очучы аңа рәхмәт йөзеннән: «Әйдә, мин сине очыртып киләм» - ди. Яшүсмернең башы күккә тигәндәй була. Күккә менгәч ул борчак кадәр генә кешеләрне, кыйпылчык кебек өйләрне, уенчык кебек кенә урман, юлларны күреп шакката. Колхоз тирәсен бер әйләнгәч, очучы аны җирдә калдыра. Шуннан егет турында: «Сабир ватык самолетны төзәткән икән!» - дигән сүзләр тарала. Яшь егет өчен бик зур мәртәбә була ул.
1943 елның сентябрь аенда әтисенең һәлак булуы турында кайгылы хәбәр килә. Ә ике айдан әле яңа гына 17 яшен тутырган Сабирның үзен дә фронтка алалар. Ирен югалткан, бердәнбер туендыручысын да сугышка озаткан әниләре бу хәлне ничек кичергәндер, түзгәндер, бер Алла үзе генә белә... Ярты ел буе аларны сугышка әзерлиләр, танкка каршы атучы коралдан атарга өйрәтәләр. Аннан аларны Смоленск янында барган сугышка китерәләр. Нәкъ шушы урында бер ел элек аның әтисе вафат була. Шуңа ул сугышка нәфрәт хисе, әтисенең үчен алу хисе белән килеп керә. Беренче сугышта ук ул дошманның танк һәм «самоходка»сын юк иткән өчен, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Калай кисәге белән генә чикләнмиләр, әнисенә танк һәм «самоходка» өчен һәркайсына бишәр йөз сум акча җибәрәләр. Дошманның көчле коралларын юк иткән өчен совет хөкүмәте сугышчыны да, аның әтисен дә шулай зурлый.
Ә бервакыт аны «үлгәннәр» исемлегенә кертәләр. Дошман белән бик каты бәрелешләр була. Сабир иптәшләре үлеп беткәч, берүзе дошманга каршы көрәшә. Ул качып дошманга ут ачкан таш бина җимерелә һәм аны шуңа да хәрәбәләр астында калып һәлак булган дип исәпләп, тереләр исемлегеннән сызалар. «Ярый әле вакытында кайта алдым, алайса үлем хәбәрен әнигә җибәргән булырлар иде дә, ирен дә, улын да югалту ачысына йөрәге түзмәс иде», - ди. Бу сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Сабир Әхтәмовка Советлар Союзы Герое исемен бирәләр.
1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә Кызыл Мәйданда Җиңү парады үтәргә тиеш була. Алдан ук катнашучылар исемлеге төзелә, парадка әзерлек эшләре башлана. Шунда парадка солдатларны әзерләүче офицер Сабир Әхтәмовны күреп ала да: «Кечкенә буйлы бу солдат ни өчен монда йөри?» - дип сорый. Баксаң, парадта буе 170 см дан кечерәк булганнар катнашырга тиеш түгел икән. Ә Сабир 165 см була. Геройның командирга бик тә хәтере кала: «Танкны яндыру өчен буем ярый, ә парадта катнашу өчен кечкенә икәнмен...», - дип үпкәсен белдерә. Бу сүзләрне ишетеп торган генерал Әхтәмовка шинеленең төймәсен ычкындырырга куша һәм күкрәге тулы орден-медальләрне күргәч: «Сез нәрсә – мондый егетне!» - ди. Шулай итеп Әхтәмов мәңге онытылмаслык вакыйгада – Җиңү парадында катнашу бәхетенә ирешә.
Белешмә:
Сабир Әхтәм улы Әхтәмов 1926 елның 15 июнендә Кукмара районының Югары Өскебаш авылында туа. Җиде сыйныфны тәмамлый. Колхозда тимерче булып эшли. 17 яшендә 1944 елда сугышка китә. Белоруссия, Балтыйк буе, Германия территориясендә барган сугышларда катнаша. Танкка каршы атучы була. 1944 елда Неммерсдорфны штурмлаганда батырлык күрсәтә: бер танк, өч үзйөрешле артиллерия җайланмасын, ике бронетранспортерны һәм сарядлы ике йөк машинасын юкка чыгара. СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы белән немец-фашист илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби заданиеләрен үрнәк итеп үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Сабир Әхтәмовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ул Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнә. 1945 һәм 1995 елларда Мәскәүдә Кызыл мәйданда узган Җиңү парадларында катнаша. Сугыштан соң армиядә хезмәт итә. 1950 елда лейтенантларны әзерләү курсларын тәмамлый. 1951 елдан СССР Эчке эшләр министрлыгы гаскәрләрендә хезмәт итә. 1952 елдан 1972 елга кадәр Арзамастагы хәрби часть командиры була, ул аеруча мөһим дәүләт объектларының иминлеген тәэмин итү хезмәтен оештыру белән шөгыльләнә. Дзержинский исемендәге Мәскәү хәрби институтын тәмамлый. 1972 елда запаска чыккач, Черниговта (Украина) яши. 1984 елда Горький шәһәренә күчеп килә. 1991 елдан башлап Казанда яши. Ветераннар оешмасы эшләрендә актив катнаша.
Сабир Әхтәмов 2014 елның 20 июлендә вафат була. Туган авылында җирләнгән.
Казан шәһәренең 121 лицее, Кукмара районы Манзарас авылы мәктәбе аның исемен йөртә, Манзараста мемориаль такта куелган, мәктәп каршында музее эшли. Кукмара районы Түбән Өскетбаш авылында Геройның бюсты куелган . Казан шәһәренең мактаулы гражданины.
Фото: wikimedia.org, ветеран.мвд.рф