Совет чоры поэзиясенең күренекле вәкиле Фатих Кәрим: «Утыз кеше газап чиккәнче, мин бер үзем чигәм»

Совет чоры поэзиясенең күренекле вәкиле Фатих Кәрим: «Утыз кеше газап чиккәнче, мин бер үзем чигәм»

Шагыйрь Фатих Кәрим  29 яшендә бер гаепсезгә “халык дошманы” дип саналып төрмәгә утыртылган. Сәбәпләре шул инде: милләтче, пантөрекче, буржуазияне яклаучы, троцкийчылар белән элемтәдә торучы һ.б.лар.  Әле бер, әле икенче төрмәдә утыртканнан соң, аны Кремль асты төрмәсенә китерәләр. Биредә ул ярты елга якын утыра. Аңа анда хәтта башкисәр бандидатлар да зур ихтирам белән карый. Ни өчен? Фатих Кәрим чиста-пакь йөрергә ярата. Тоткыннарның сакал-мыек баскан, йончылган йөзләрен күреп, ул: «Нишләп берегез дә кырынмыйсыз әле?» – дип сорый. «Һе, - дип җавап кайтаралар аңа тоткыннар. – Ничек кырынасың? Пәке юк бит! Пәке ише әйбер тоткан кешене тапсалар, шундук карцерга утырталар ич!»  Ләкин Фатих Кәрим югалып калмый: бервакыт конвой астында бәдрәфкә алып барган чакта, юыну бүлмәсенең тәрәзә төбеннән калай кисәге сындырып алып кайта. Бу калайны цемент идәнгә ышкып үткенлиләр дә, бөтен камера – утызлап кеше – ялт итеп кырынып чыга. Сакчылар моны күргәч, аптырап кала. «Кайсыгызның пәкесе бар?» -  дип, эзләнә башлыйлар.

Бөтен камераны астын өскә китереп тентеп чыгалар, ләкин берни дә тапмыйлар. Ачулары чыгып: «Әгәр әйтмәсәгез, бөтен камераны да карцерга утыртабыз», – дип яныйлар. Янап кына калмыйлар, болай да әз бирелгән азык нормасын (400 грамм кылчыклы солы катыш арыш ипиен) кисеп, көненә 100 граммга калдыралар. Шуннан Фатих Кәрим : «Утыз кеше газап чиккәнче, мин берүзем генә газап чигим, ичмасам», - дип, алга чыгып, «мин гаепле» дип әйтә, таш ярыгына яшерелгән әлеге калай кисәген күрсәтә. Аны шундук юеш карцерга илтеп биклиләр. Көненә бер стакан су, бер телем күгәргән икмәк бирәләр. Башка тоткыннарга элеккеге нормаларын бирәләр. Фатих Кәримне алып киткәннән соң, камерадаш иптәшләре, үзара киңәшеп, шундый карарга киләләр: һәркем үзенең көндәлек нормасыннан берәр телем кисеп аңа калдыра. Бу ипи кисәкләрен кисеп, күз карасыдай саклап, Фатих Кәрим өчен тоталар. Дүрт тәүлектән соң ябыккан, йөзе киткән шагыйрь камерага кайтарыла. Иптәшләре аны кочак җәеп каршы ала, ипи сыныклары белән туйганчы сыйлыйлар...

Белешмә:

Фатих Кәрим (Фатих Әхмәтвәли улы Кәримов) 1909 елның 9 гыйнварында Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортостан Республикасының Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. Мәктәпкә кергәнче үк, укырга-язарга өйрәнә, аннан авыл мәктәбенең ике сыйныфын тәмамлый. 1922 елда абыйсы Габдулла Кәримов (шагыйрь Ярлы Кәрим) аны үзе белән Бәләбәй шәһәренә алып китә һәм педагогия техникумының әзерлек сыйныфына укырга урнаштыра. Анда ике ел укыганнан соң, Казанга килә һәм җир төзелеше техникумына укырга керә. Шушы елларда әдәби иҗат эше белән дә шөгыльләнә башлый. «Яшь ленинчы» газетасы чыга башлагач, 19 яшьлек егет, техникумда укуын дәвам итеп, анда да эшли башлый. Соңыннан төрле газета һәм журналларда эшләргә туры килә. 1931 елда армиягә алына һәм анда да «Кызылармияче» дигән татар газетасында хәбәрче булып хезмәт итә. Аннан кайткач, Фатих Кәрим Татарстан китап нәшриятында эшли. Шушы чорда аның ун китабы басылып чыга. Иҗат дәрте белән илһамланып, совет хакимияте төзегән тормыш тәртипләренә ихластан ышанган әдипне 1938 елның 3 гыйнварында кинәт кулга алалар. Әдип өстенә НКВД кабинетларында махсус уйлар чыгарылган «фактлар» нигезендә «милләтче», «пантөрекче», «буржуазия ялчысы», «советка каршы коткы таратучы» дигән нахак гаепләр тагыла. 1939 елда аны ун елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Сугыш башлангач, 1941 елның декабрендә, ниһаять, аны гаепсез дип таныйлар, ләкин ул «үз теләге белән» фронтка китәргә тиеш була. Өч ел буена ул фронтның алгы сызыгында була, солдат һәм кече офицер, взвод командиры буларак Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугышчан юл уза. Берничә тапкыр яралана. Шәхси батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Сугыш чорында ул тугыз поэма, ике повесть, бер драма әсәре һәм йөздән артык шигырь иҗат итә. Алар сугыш афәтенә, фашизмга, тираниягә каршы юнәлтелгән нәфрәт хисләре белән сугарылган.

Сугыш бетәргә санаулы көннәр калганда, 1945 елның 19 февралендә, Көнчыгыш Пруссиядәге соңгы сугышларның берсендә 36  яшьлек шагыйрь дошман пулясыннан һәлак була. Күмелгән урыны шундагы Туганнар каберлегендә.

Фото: tatar-congress.org