Шагыйрь һәм прозаик, Сталин лагерьларында үткәргән  Ибраһим Сәлахов: «Әллә инде акылдан язам…»

Шагыйрь һәм прозаик, Сталин лагерьларында үткәргән  Ибраһим Сәлахов: «Әллә инде акылдан язам…»

Язучы Ибраһим Салахов 1937 елда «халык дошман» ярлыгы белән  кулга алынып, ун ел буе Колыма приискаларында эшли. Шунда аягын имгәтә, исәнлеген какшата. Әмма исән калып, туган ягына кайта. Бу турыда автор үзе бик җентекләп «Колыма хикәяләре» исемле искиткеч оста һәм үтемле язылган әсәрендә бәян кыла, төрмә, лагерь тормышының асыл чынбарлыгын тасвирлый. Боларның  барысы хакында да ул үзгәртеп кору еллары башлангач язды. Әмма Ибраһим Сәлахов  язмышының ул еллардагы бер вакыйгасын телгә алырга базмый, аны «онытып», читләтеп үтәргә тырыша. Әмма «теге дөнья» бусагасына якынлашкач, серне саклау, бигрәк тә аны үзең белән алып китү мөгәен, үзе үк гөнаһ булыр иде дип, серен чишәргә була. Тик соңыннан да бу язма озак еллар дөнья күрә алмый. Үзе үлгәннән соң гына аны, башка дин тотучы язучының архивыннан табып алып, «Аргамак» журналында бастыралар.

...1938 елны СССР Югары судының  Хәрби коллегиясенең 12 майдагы күчмә сессиясе Ибраһим Сәлахов һәм тагын дүрт тоткынга «рәхимлелек» күрсәтә: башкаларны үлем җәзасына тартканда, аларны ун елга каты режимлы төрмәгә хөкем итәләр. Тобол политизоляторына китерәләр. Аерым бүлмә. Өч метр чамасы озынлыкта, ике метр чамасы киңлектәге  ялгызлар камерасы. Тәрәзәсе юк, бик өстә генә төнлек кебек бер ярык шәйләнә. Бәдрәфкә надзиратель  сагында гына барасың. Язучының башында уй да уй: «Нигә?», «Нишләргә?». Укырга китап, язарга каләм бирмиләр. Арлы-бирле йөрергә дә ярамый. Бу газаптан ничек котылырга? Әллә инде акылдан язам? Әнә шундый уйлар тынгы бирми яшь язучының күңеленә. Һәм ул моннан котылу юлын таба. Һәр иртәне бер тапкыр тоткыннарны бәдрәфкә алып баралар. Шунда ул шәригать шартлары буенча тәһарәт ала башлый. Надзиратель аның бу юлы башкача юуынуын күреп:

- Ты что шаман?

- Нет, мусульманин – ди Сәлахов.

Камерага кергәч, бушлатын цемент идәнгә намазлык итеп җәя дә, азан әйтә. Намаз укый. Шушы догалар, изге теләкләр тәэсирендә онытыла. Төрмә дә, камера да каядыр югалалар. Күңеле бушана, нурланып китә. Кайгылары тарала. Калган вакытларында да мәдрәсәдә укыган догаларын исенә төшереп, шуларны укый башлый. Шулай итеп акылдан язу фаҗигасеннән сакланып кала.

Белешмә:

Шагыйрь һәм прозаик Ибраһим Сәлахов 1911 елның 30 августында Казахстанның Күкчәтау шәһәрендә туа. 1928-1931 елларда Казан педагогика техникумында укый. Шул елларда әдәби әсәрләре басыла башлый. Армиядә өч ел хезмәт итә. 1937  елда кулга алынып, ун ел буе Колыма приискаларында эшли. Шунда аягын имгәтә, исәнлеген какшата. Әмма исән калып туган ягына кайта. Бу турыда автор үзе бик җентекләп «Колыма хикәяләре» исемле әсәрендә бәян итә. Ул берничә роман һәм повестьлар авторы: «Дуэль», «Күкчәтау далаларында», «Имәннәр тамыр җәйгәндә» Һ.б.  әлеге әсәрләре өчен язучы республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Ибраһим Сәлахов 1998 елның 10 июлендә туган ягында вафат була.

Фото: salakhov.kz