Казаннан космоска кадәр

Казаннан космоска кадәр
1940 нчы еллар. Илебездәге гамәли космонавтикага нигез салучы Сергей Королёв та, башка галимнәр белән бергә, Казан «шарашкасында» эшли. Нинди хисләр кичерә, нәрсә турында хыяллана икән ул

1940 нчы еллар. Илебездәге гамәли космонавтикага нигез салучы Сергей Королёв та, башка галимнәр белән бергә, Казан «шарашкасында» эшли. Нинди хисләр кичерә, нәрсә турында хыяллана икән ул? Дистәләрчә елдан соң Королёв йөргән эзләрдән үтеп, шуны аңларга тырышып карыйк әле.

 

«БИРЕДӘ КОРОЛЁВ ЯШӘДЕ»

Зур, бик якты бүлмә. Кояш нурларына чумган! Җиһазлар­дан – карават, ашъяулык уры­нына җәймә ябылган аш өстәле, язу өстәле, бер‑ике утыргыч, тум­бочка. Кирәк-ярактан – өч пыяла банка, ике шешә, кружка һәм чәй кашыгы. Менә, бөтен байлык шул! Көлкеме? «Минем үземә дә көл­ке шул. Тик мин бер дә кайгыр­мыйм… Бу бит тормышта мөһим түгел, һәм гомумән, болар барысы да вак‑төяк кенә», – дип язган Ко­ролёв туганнарына үзенең – ни­һаять! – ирекле тормышы хакында.

Әйе, ул Казанда иреккә тиенгән – 1944 елның 27 июлендә «шарашка­дагы» башка галимнәр белән бергә аны да вакытыннан алданрак азат иткәннәр. Хәер, бу ирек шартлы булган: паспорт урынына – азат ителү турындагы белешмә, тик ул күп хокуклардан мәхрүм итә – кеше сайлауда катнаша, демонст­рациягә чыга алмый, атна саен «Черек күлдә» теркәлү мәҗбүри… Әмма Королёв барыбер шат. «Мин элегрәк (сугышка кадәр) тормыш­ның гүзәл мизгелләренең кадерен белмәгәнмен икән, хәзер исә кояш нурының да, бер йотым саф һава­ның да, каткан икмәк кыерчыгы­ның да никадәр кадерле икәнен аңладым», – дип язган ул алдарак искә алынган хатында.

Ул гомере буена шундый талым­сыз булып калачак. Беркайчан да тормыш авырлыгыннан зарлан­маячак. Бернәрсә дә тупламаячак, әйберләрен кадерләмәячәк. Әмма Колымадан алып кайткан алюми­ний кружкасын гомере буе саклый. Казаннан нәрсә алып кайтты икән соң ул? Үзе өчен һәм бөтен бу дөнья өчен бәһасез нәрсәләрне – кон­тинентара баллистик ракета төзү буенча тәүге сызым һәм исәпләүләрен, диләр.

Лядов урамы, 5нче йорт, 100нче фатир – Королёвның Казан адресы менә шундый. Алтынчы подъездга керү ишеге бүген магнитлы йозакта. Әмма без шулай да түр ишектән кереп йөрүен күз алдына китерик: шул ук баскыч басмалары, шул ук кул­тыксалар… Бишенче кат, мәйдан­чыкта дүрт фатир – безгә сулга. Йө­зенче номерлы ике бүлмәле фатирга аяк басабыз – менә ул тәрәзәләр! Һаман шулай ук кояш нурларына чумып утыралар. Тәрәзәдән күренеп торган балалар бакчалары да, кар­шыдагы арка да шул ук, чын, барысы да сакланган, тәрәзә төбендәге биек каенны гына кискәннәр…

 

Лядов урамы, 5нче йорт, 100нче фатир – биредә Королёв яшәгән!

 

Королёв бу фатирның бер бүлмә­сендә яшәгән. Икенчесендә кем соң? Мәгълүматлар төрле. Үзе­нең гаиләсенә ул «тагын бер иптә­шем белән яшим», дип яза. Соңрак аның кызы Наталья үзенең кита­бында инженер Шнякин исемен атаячак. Әмма йортта яшәүчеләр конструкторның күршесе НКВД хезмәткәре булуын хәтерли, дөрес, ул конвой булудан бигрәк сакчы ролен үти. Күрше фатирда Глушко яшәгән. Бөтен подъезд «шараш­каның» элекке тоткыннарына би­релгән булган! Хәер, бүген биредә ниндидер атаклы шәхесләр яшә­вен хәтерләткән бернәрсә дә юк диярлек – кайчандыр активистлар кадаклап куйган «Биредә Королёв яшәде» пластик табличкасы гына боегып тора. 100 нче фатир да хәзер буш, дип сөйлиләр. Бәлки, аны кемдер инде, киләчәктә бәһасезгә әйләнәсен аңлап, күптән сатып алгандыр?

ЙОЛДЫЗЛАР ИРЕКТӘН КАДЕРЛЕРӘК

Безнең көннәр. Моторлар җи­тештерү заводы ишегалды. Капка төбендә үк – КМҖБ эшчеләре койган Королёв горельефы. Со­вет гамәли космонавтикасына нигез салучы галим сугыш елла­рында биредә эшләгән. Ул монда килергә бик омтылган, хәтта үзенең төрмәдә утыру вакытын аңлы рәвештә озынайткан!

Колыма алтын приискларын­дагы каторгадан соң Королёв Ту­полев «шарагасында» – Омскида НКВДның ябык конструкторлык бюросында хезмәт куя. Башка тоткын конструкторлар белән бергә Ту‑2 бомбардировщигын чыгаруны җайга сала һәм үзе­нең вакытыннан алдан азат ителүен көтә. Кинәт ул икенче бер «шарашка» җитәкчесе Ва­лентин Глушконың аны Казанга күчерү артыннан йөрүен белеп ала. Анда реактив ракета двига­телен төзү буенча эш алып бары­ла! Королёв гомере буе шуның турында хыялланмаганмыни? Иреккә чыгу өмете кабынуга карамастан, ул үзе дә Глушко «шарашкасына» күчерүләрен юллый башлый. Королёв Казан­га килгәндә, яшерен РД‑1 инде әзер диярлек була. Королёвның бурычы – аны самолетка ярак­лаштыру һәм сынаулар үткә­рү. Бер ай эчендә генә дә аның җитәкчелегендә 900 сызым сызыла! Һәм алар барысы да кирәкле булып чыга…

 

Һәр иртәне КМҖБнең 4 мең эшчесен Сергей Королёв горельефы каршы ала. Ул беренче совет реактив ракета двигателенең нәкъ менә биредә җыелуын һәм шул рәвешле безнең илебезнең ерак космоска тәүге адым ясавын искә төшереп тора.

 

Менә ул – тимерчыбык сеңерле «хәшәрәт». КМҖБ музеендагы легендар РД‑1 установкасы.

 

Ул заман кешеләре галим-конструкторлар өчен НКВД махсус төрмәсенең яки «ша­рашканың» Казан авиация заводы идарәсе бинасында урнашуын хәтерли әле. Дүр­тенче катта – конструктор­лык бюросы. Өченчесендә – төрмә тулай торагы.

 

КМҖБ музеенда мин әлеге легендар установканы күрдем: тимерчыбык сеңерле хәшәрәт ул. Артында ・ аны дөньяга тудыручыларның фотосурәтләре. СССР НКВДсының төрмә тибындагы махсус конструкторлык бюросы тоткыннары. Кайсы исемне генәатасаңда, йолдызлы шәхес ・ Глушко, Королёв, Жирицкий, Севрук, Лист, Чаромский, Стечкин… Музей директоры Гүзәл Габдуллина алар турында сәгатьләр буе сөйли ала.

Сүз уңаеннан, РД-1 двигателе ПЕ-2 очкычында гына түгел, Лавочкин, Сухой, Яковлевның винтлы самолетларында да сыналган. «Мин капчыктагы мәчене алам дип уйлаган идем, ә капчыкта юлбарыс булып чыкты», – дигән аның турында Лавочкин.

«БУ ТОТКЫННАР ЯШИ…»

Казан авиация заводы. Завод идарәсе бинасы. Әйдәгез, мәрмәр баскычтан дүртенче катка менүебезне һәм сулга борылуыбызны күз алдына китерик. Шаһитләр әйтүенчә, сугыш елларында «шарашка» нәкъ менә шунда урнашкан була.

Яңа тоткын Королёв бирегә 1942 елның 19 ноябрендә килә. «Киң җилкәле, уртача буйлы кеше, зур түгәрәк башы кыска муенга утыртылганга, гәүдәсе бераз бөкрерәк тоела. Зур кара күзләреннән акыл сирпелә», – үзенең язмаларында ракетачы инженер Эдельман Королёвны шулай сурәтли. Бу вакытта инде Королёв каторга кичерешләреннән бераз айныган, Туполев «шарагасында» тамагын туйдырган, ә иң мөһиме – үзенең яраткан эшенә әйләнеп кайткан һәм шунлыктан «мөлаем, аралашучан һәм хатын—кызларга ихтирамлы» кеше кебек тоелган. Коллегалары аның ягымлы энергиясен, кешеләрне бурычны хәл итүгә юнәлтә белүен, оештыру осталы­гын, ярдәмчел һәм игътибарлы булуын искә төшерә. «Соңрак аңар­да пәйда булачак хакимлек итәргә яратучанлык сыйфатлары Казанда бер дә сизелмәде».

Тоткыннар бер кат астарак яши. Королёв бүлмәсендә тагын 23 кеше була. Үзләренә генә йөрергә яра­мый, аларны һәр җирдә НКВД-ның кораллы хезмәткәрләре озата йөри. Бу «шәм» хезмәткәрләр саны тоткыннарныкыннан азрак була, шунлыктан кайвакыт, кирәкле җиргә барыр өчен, сакчының бу­шавын көтәргә туры килә.

Әмма, махсус төрмәнең эчке тәртибенә карамастан, Глушко тәҗрибә-конструкторлык бю­росында мөмкинлекләр дә күп була. Двигательләр конструкторы Алексей Исаев 1942 елда монда­гы шартларны күрә һәм икенче бер галим-конструктор Борис Чертокка: «Бу тоткыннар бездән яхшырак яши. Без хыяллана да ал­маган стендлары, лабораториялә­ре, җитештерүләре бар. Аларны саклыйлар, шунлыктан ихластан сөйләшеп булмаячак. Әмма безгә, иректәгеләргә, караганда ашатуын да яхшырак ашаталар. Иң мөһи­ме – аларның двигательләре күпкә ышанычлырак эшли», – дип сөйли.

Тоткынлыкта интексәләр дә, Казан «шарашкасындагылар» , хыялда гына булса да, үзләре кү­неккән тормышта яшәргә тырыша. 1943 елда Королёв һәм Севрукны командирлар ашханәсендә тук­лануга күчерәләр, анда исә тәү­легенә 800 грамм икмәк бирелә! Аны Севрук каһвә бөртекләренә алмаштыра, кичләрен исә үз «рес­торанына» якын дусларын җыя. «Әйдә, «Риога» барабызмы?» – дип сөйләшәләр торган булалар. Каһвәне отбойга кадәр эчеп уты­ралар кайвакыт. Тәнәфесләрдә шаян спорт ярышлары оешты­ралар – кем кемне карават асты­на төртеп кертә? Аннары китап укыйлар. Китапларны да, каһвәне дә ялланып эшләүчеләр аша таба­лар, алар тоткыннарга, бөтен ка­гыйдәләрне бозып, булыша. «Ша­рашкага» «халык дошманнары» түгел, фидакарь галимнәр ябы­луын гади кешеләр яхшы аңлый. Исаев әйтүенчә, Казан «шарашка­сында» яшәүчеләр белән ике көн аралашкан арада ул сыеклыклы реактив двигательләр турында күбрәк әйбер белә – һәрхәлдә, Ра­кета фәнни-тикшеренү институты белән озак вакыт буе хезмәттәш­лек итү чорыннан күпкә күбрәк мәгълүмат туплый.

 

 

Цех капкасы ачылыр да, урамга легендар Пе‑2 бомбардировщигы тәгәрәп чыгар кебек! Сугыш вакытында нәкъ менә биредә, Казан авиация заводында, яңа РД‑1 тизләткеч установкасы сыналган. Сынауда Королёв катнашкан.

 

 

«ПЕШКА» ФЕРЗЬГӘ ӘЙЛӘНӘ

Казан авиация заводының җыю цехы каршында басып тор­ганда, әлеге зур капканың ничек ачы­луын һәм урамга… самолет төртеп чыгаруларын күз алдына китерү бер дә кыен түгел. Менә ул Пе‑2 бом­бардировщигы! Самолет артыннан исә цехтан эшчеләр йөгереп чыга – барысының да үз «Пешкаларының» ферзьгә әйләнүен күрәсе килә.

Серияләп җитештерелә тор­ган машинаның койрыгына РД‑1 реактив двигательле яңа тизләт­кеч установка куелган. Шуның нәтиҗәсендә самолет тизрәк һәм биектәрәк оча, моның өчен махсус төймәгә генә басарга кирәк! Пилот кабинасында яшь сынау­чы – Александр Васильченко. Бу егет – булачак Советлар Сою­зы Герое. Аның янәшәсендә сы­научы инженер, тоткын Сергеев. Завод эшчеләре әлеге фамилия артына кем яшерелүен 1966 елдан соң гына беләчәк – «Сергеевны» телевизордан күргәч! Әлбәттә, язмада гына – ул чакта Королёв үзе инде вафат…

Эксперименталь очышлар серия­се 1943 елның 1 октябрендә башла­на. Бервакыт 7 мең метр биеклектә самолетның двигателе шартлый. Койрык ягына ут каба, һәм ялкын тиз арада кабинага якынлаша. «Си­кер!» – дип кычкыра пилот инже­нерга, биеклекне киметә төшеп, әмма ул баш тарта – авариянең сәбәбен ачыкларга кирәк була. Васильченко яна торган маши­наны җиргә утырта ала. Үзе бик каты пешә. Королёвның муены, кулы, йөзе һәм күзе пешә – конст­руктор сукырая. Берничә көн буе тоташ караңгылыкта яши, әмма, бәхеткә, күзләре ачыла. Реактив двигатель һәм ракета тизләткече төзү эшләрен шәхсән контрольдә тоткан Лаврентий Берия нәкъ менә шул очрактан соң Королёвны очу­дан тыйган, диләр.

 

 

КОНСТРУКТОРГА КАНАТ БИРЕГЕЗ!

Каторгадан һәм махсус төрмәдә яшәүдән соң иреккә чыккан Королёв Лядов урамын­дагы фатирында ялгызлыгын­нан ләззәтләнә. «Кайтам, кич­ке ашка тиз генә берәр нәрсә пешереп ашыйм да караватка ятам, бераздан йокыга да талам. Рәхәт!» – дип яза ул әнисенә. Әмма ул махсус конструктор­лык бюросында эшләвен дәвам итә – көненә 15–18әр сәгать баш ватарга туры килә.

Эшкә Королёв 9 нчы трамвай белән бара алган – ул йорты каршысында ук туктаган. Әмма трамвай бик начар йөргән, сә­гать саен диярлек ватылган. Шәһәргә чыгасы булса, Соцго­родтан Казанга сәяхәт ике сә­гатькә сузылган. Тик Королёв шәһәрдә сирәк булган, эшкә исә трамвайсыз, җәяү дә барып җитеп була – нибары 15 минут вакыт кирәк!

Кайсы юлдан барган икән ул? Әйдәгез, күз алдына китерик әле. Подъезддан чыккач, каршы­дагы йортның аркасы аша үтеп, «Крылья Советов» паркына керә­сең. Үзәк аллеядән бераз баргач, сулга борыласың. Елның бөтен фасылында да матур, ышык, кошлар сайравына күмелгән парк илһамландыра. Бүген Королёвны мондагы агачлар гына «хәтерли­дер» инде. Берьялгызы гына ал­леяләр буйлап йөргән конструк­тор нәрсә турында уйлаган икән? Иптәшләре белән бергәләшеп өйгә кайтканда, нәрсә турында сөйләшкәннәр?

Кайчандыр, 1929 елда, ул Циолковскийның «Исследо­вание мировых пространств реактивными приборами» ки­табын укыган һәм планер белән самолетларда гына түгел, атмосферадан узып та очып булуны аңлаган. Әлеге идея – кешелекне яңа биеклеккә алып чыгу – Коро­лёвны озак еллар буе илһамлан­дырган. Ә менә биредә, Казанда, ниһаять, ул бу идеяне тормышка ашырып булуга ышанган.

Өеннән эшенәкадәр Королёвка нибары 15 минут әкрен генәҗәяүбарасы булган!

Бүген биредәКоролёвны мөгаен агачлар гына «хәтерлидер». «Крылья Советов» паркы аллеяләре буйлап йөргәндәконструктор ниләр уйлады икән?

 

Редакция материалны әзерләүдә ярдәм иткәннәре өчен «КМҖБ» АҖ музеена, Соцгород тарихын өйрәнүче Наталья Урейскаяга рәхмәтен җиткерә.

 

Автор Николай Морозовның «Предчувствие космической эры» документаль фильмы материалларын, Анатолий Эдельманның «Записки инженера-ракетчика» хатирәләрен, Наталья Королёваның «Отец» китабын, Королёвның хатыны Нинага язган хатлары тупланган «Королёв. Горизонт событий. Нежные письма сурового человека» җыентыгын, Борис Чертокның «Ракеты и люди» хатирәләрен файдаланды.

 

"Татарстан" журналы, май 2019