Сабантуй: милли бердәмлек бәйрәме

Сабантуй: милли бердәмлек бәйрәме

Сабантуй – Казан татарларында язгы чәчү алдыннан оештырыла торган халык бәйрәме. Ул йолаларны, уеннарны, ярышларны бер җепкә тезә. Уз-дыру вакыты табигать шартларына, карның эрү тизлегенә, туфракның чәчүгә әзерлегенә бәйле. Әмма бер түгәрәккә кергән авылларда ярышларны бер көн эчендә оештырырга тырышалар.


  Сабантуй йолалардан тора. Аларның беренче төркеме – әзерлек этабы: балаларның буялган йомырка җыюы, моның өчен алдан ук, гадәттә, кызыл башлы сөлге очларыннан, кечкенә капчыклар тегү, иртүк 3 – 4 тән 9 – 10 яшькә кадәрге кыз һәм ир балаларны уятып йорттан йортка йөрергә чыгарып җибәрү, 2 – 3 сәгать дәва-мында йомырка җыю, аннары уен оештыру – шундыйлардан. Кайбер төбәкләрдә балаларны ботка пешереп сыйлыйлар.

Сабантуй алдыннан бүләк җыю. Рәс. Р. Г. Заһидуллин. 2008 ел
  Бәйрәмнең асылын, үзәген мәйдан – ат чабышлары һәм төрле ярышлар, алдан җиңүчеләргә бүләкләр җыю хасил итә. Хатын-кызларның кул эшләнмәләре, киселгән тукымалар белән янәшә иң кадерле бүләк булып Са-бантуйдан соң килен булып төшкән яшь хатынның чигүле сөлгесе санала. Ярыш гасырлар дәвамында урнашкан тәртип буенча уздырыла. Аны ат чабышы башлый. Җайдаклар – гадәттә, 8 – 12 яшьлек малайлар. Җиңүчегә иң матур сөлгене бирәләр. Мәйданда башка ярышлар – йөгерү, көрәш оештырыла. Көрәштә җиңүче иң олы бүләккә лаек була.

Сабантуй. Рәс. Л. Г. Фәттахов. 1957 ел
  Кичке яшьләр уеннары – Сабантуйдагы өченче төркем йолалар. Аларны берничә көн дәвамында уздыралар, соңгы көнне ярышлар оештырыла, төнгә кадәр гармун, скрипка тавышлары ишетелә; җырлар, түгәрәк уеннар, биюләр, җырлы уеннар берсен-берсе алыштыра.
  Татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә Сабантуй төрлечә үткәрелә торган була. Әмма ХХ гасырда ул татар хал-кының бердәм милли бәйрәменә әйләнә: аны татарларның элек бу бәйрәмне үткәрмәгән төркемнәре, әйтик Се-бер татарлары да уздыра башлый. Аның тәртибе, вакыты да уртак – язгы кыр эшләре тәмамлангач дип бил-геләнә. Башта Сабантуйны авылларда, аннан соңгы атнаның ял көнендә район үзәгендә (яки шимбә – авылларда, якшәмбе район үзәгендә) уздырып, Казанда йомгаклыйлар. Уздыру тәртибе урнашып, аннан ба-лалар катнаша торган йолалар төшеп кала.


  Сабантуйны совет чорында татарлар күпләп яши торган Мәскәү, Ташкент, Петербург, Самара кебек, шулай ук Урал буендагы шәһәрләрдә милли бәйрәм итеп уздыру башлана. Шәһәрләрдә – бер көн эчендә, мәй-данда, авылларда ике өлешкә – бүләк җыюга һәм мәйданга бүлеп бәйрәм итәләр.
  Төп һәм яратып карала торган, популяр ярыш төре булып милли көрәш санала. Аны мәктәпкәчә яшьтәге ике малай (яки ике карт) башлый. Аннары чиратлашып мәктәптә укучы малайлар, егетләр, урта яшьләрдәге ирләр мәйдан тота.
  Сабантуйның кульминациясе – батырлар көрәше. Мәйданда көч, җитезлек, осталык, кыюлык кына түгел, бәлки, көндәшкә ихтирамлы мөнәсәбәт тә сынала. Батыр традицион бүләкне – тәкәне җилкәгә күтәрә. Мәйдан-да үз көчләрен гер, штанга күтәрүчеләр дә сыный.


  Шаян ярышлар да мәйданда күпләп уздырыла. Бигрәк тә йөгерү ярышлары: авызга йомырка салынган кашык кабып йөгерү; көянтәгә сулы чиләкләр асып йөгерү; капчыкта; икешәрләп, бәйләнгән аяк белән йөгерү – шундыйлардан. Бүрәнәгә утырып печән тутырылган капчык белән сугыш, күзне бәйләп чүлмәк вату, бау тарту, башына приз (еш кына тере әтәч) эленгән биек шома баганага менү һәрвакыт көлке тудыра.
  Бер үк вакытта җырчылар, шигырь укучылар, биючеләр арасында ярышлар уза. Аларга теләсә кем, теләсә кайсы вакытта кушылып китү мөмкинлегенә ия. Катнашучы һәм тамашачы бердәмлеге Сабантуйны чын халык бәйрәменә әйләндерә.
  Ярышлар иртәдән кичкә кадәр дәвам итә. Сәүдә оештырыла, гаилә белән чәй эчеп, ашап утыралар. Ярышлар тәмамлангач, халык өйләренә таралыша. Кичен яшьләр кабат уенга җыйнала. Хәзер аны кичке Сабантуй дип тә атыйлар.