Руслар: тарих һәм мәдәният

Руслар: тарих һәм мәдәният

Россия Федерациясендә көнчыгыш славяннар төркеменә караган иң күпсанлы халык

Гомуми саны – 111 млн, шул исәптән Татарстан Республикасында 1,501 млн кеше (2010).

Туган телләре – кириллицаның бер вариантыннан гыйбарәт алфавитлы рус теле.

Башлыча, православие динен тоталар (988 елдан).

Фаразланганча, атамалары Скандинавиядән килгән русь кабиләсе белән бәйле. Кабилә кенәзе Рюрик һәм аның варислары Киев кенәзлеген (Киев Русен) төзиләр. Борынгы рус дәүләте җирлегендә XIII–XV йөзләрдә 3 төркемгә (белоруслар, украиннар һәм руслар) бүленгән бердәм этносәяси берлек оеша. Төрле этник процесслар нәтиҗәсендә русларның төньяк, көньяк һәм урта (урта рус) этнотерриториаль төркемнәре барлыкка килә; Идел буендагы рус халкы урта төркемнең үзенчәлекле астөркеме буларак аерып күрсәтелә.

Татарстан территориясендә руслар

Хәзерге Татарстан территориясенә руслар X йөздә, Идел – Балтыйк сәүдә юлы барлыкка килү нәтиҗәсендә, килеп урнаша башлыйлар. Аларның, башлыча, сәүдә, һөнәрчелек эшчәнлеге белән бәйле кечерәк төркемнәренең төбәктә гомер кичерүе археологик истәлекләрдә (Ага Базар, Биләр шәһәрлеге, Болгар шәһәрлеге, «Муром шәһәрчеге») чагылыш таба.

Русларның Урта Идел буендагы беренче торулыклары Алтын Урда заманына (XIII–XV йөзләр) карый. Казан ханлыгы чорында Идел һәм Чулман алдында беренче рус авыллары барлыкка килә.

Идел буе Рус дәүләте тарафыннан яуланганнан соң, 1556 елдан русларны элеккеге Казан ханлыгы җирләренә күчереп утырту процессы башлана. Массачыл колонияләштерү Рус хөкүмәтенең сәясәтеннән риза булмаган җирле халыклар кузгалышлары (кара: Казан җирләрендә азатлык сугышлары (1552–56), Казан ханлыгы яуланганнан соңгы фетнә чуалышлар) тарафыннан өлешчә тоткарлана.

XVI йөзнең 2 нче яртысында – XVII йөз башында рус колонияләштерүе чикләнгән хәлдә, башлыча, монастырьлар (аларга, күченеп килүчеләрне җәлеп итү өчен, җир кишәрлекләре һәм төрле ташламалар бирелә) һәм йомышлылар (яңа төзелгән Зөя (1551), Чабаксар (1555), Лаеш (1557) кальгаларына һ.б.га күчереп утыртылган хәрбиләр) биләве рәвешендә була.

Татарлар куылган җирләрдә – шәһәрләр, кальгалар, җәмәгать округлары тирәсендә, шулай ук зур елгалар (Идел, Чулман) ярлары буйлап – патша сарае рус авыллары (кара: Патша сарае крәстияннәре) барлыкка килә.

Урта Идел буенда русларның саны шулай ук рус булмаган халыкларны христианлаштыру сәясәте һәм руслаштыру сәясәте уздырылу хисабына арта.

Рус авыллары Чулман алды һәм Чулман аръягының эчкәре районнарында да, татар, чуаш, мордва авыллары янәшәсендә дә корыла. Алар, «рус» сыйфатламасы өстәлеп, еш кына күршедәге рус булмаган халык яшәгән авыл исемен алалар: Рус Янтыгы, Рус Әхмәте, Рус Исламы һ.б. руслар, башлыча, илнең төньяк, үзәк һәм Югары Идел төбәкләреннән күчеп утыралар.

Рус халкы санының кискен артуы Рус дәүләтенең көньякта чикләре киңәю һәм чик сызыклары (Иске Кама аръягы чик сызыгы, Яңа Кама аръягы чик сызыгы һ.б.) корылу белән бәйле. Бу руслар миграциясенең яңа дулкынына, Чулман аръягының көнбатыш һәм көнчыгыш төбәкләрен колонияләштерүгә китерә.

XX йөздә, халык хуҗалыгын индустрияләштерү, бөтенсоюз төзелеше (КАМАЗ, «Түбәнкаманефтехим» һ.б.) чорларында, Татарстан территориясенә русларның яңа төркемнәре килеп төпләнә. Әмма бу чорда, Куйбышев сусаклагычын төзү вакытында җирләрнең су астында калуы сәбәпле, рус торак пунктларының саны кими.

Русларның зур күпчелеге Татарстан Республикасы шәһәрләрендә – башлыча, Казанда һәм якын тирәдәге районнарда, шулай ук Идел, Кама һәм Вятка елгалары үзәннәре тирәсендәге җирләрдә яши.

Чыганак: Татарика