Рухи мәдәният һәм гыйлем: мәктәптән - университетларга

Рухи мәдәният һәм гыйлем: мәктәптән - университетларга

 

  Гыйлем-мәгърифәткә хөрмәт татар халкының традицион дөньяга карашының һәм рухының аерылгысыз өлеше булып тора. Ислам һәм мөселман фән һәм мәгариф системасы рухи мәдәниятнең төп элементлары формалашуда гаять зур роль уйный.

  Югары рухият һәм мәгърифәт идеяләре татарларда бик борынгы заманнарда ук хасил була. Кытай һәм гарәп чыганакларын анализлау әле Төрки каганлык вакытында ук мәгарифнең дәүләти системасы яшәү турында мәгълүмат бирә. Бу традиция соңгырак чорлар төрки дәүләтләрдә дәвам итә. Мәгариф бигрәк тә мөселман мәдәнияте контекстында чәчәк ата. Борынгы төрки чорларга караган күпсанлы табылдыклар төрки-татар халкында укый-яза белүнең югары булуын дәлилли.

Мәдрәсәдә дәресләр. Фарсы миниатюрасы. XVI гасыр

  Ислам Идел буена Урта Азия аша, сәүдә һәм сәяси багланышлар ярдәмендә, шулай ук дәүләтчелек туу сәбәпле үтеп керә. Х гасыр башы гарәп сәяхәтчесе Ибн Рөстә болай дип яза: «Алмыш исемле Болгар малигы ислам динен тота», ә «аларның (ягъни болгарларның) күпчелеге ислам динендә, авылларда  мәчетләр һәм башында мөәзиннәр һәм имамнар торган башлангыч мәктәпләр бар».

  Болгарга ислам диненең үтеп керүен һәм урнашуын дәлилли торган мөһим вакыйга булып Алмыш хан һәм Багдад хәлифе әл-Мөктадир арасында илчелекләр алмашу күрсәтелә ала. Шушы вакыттан бер генә географик язмада да Болгар телгә алынмый калмый.

Фәлсәфәчеләр бәхәсе. Иран миниатюрасы. Шираз. 1560 еллар. Низами Ганҗәви «Хәмсә» кулъязмасыннан

Мәдрәсәдә суфиларны укыту. Фарсы миниатюрасы. XVI гасыр

Кашин кара савыты һәм сөяк каләм. Болгар. XIII – XIV гасырлар

  Х гасырда ислам дөньясына рәсми кабул ителеп Идел буе болгарлары гарәп-мөселман дөньясының иң соңгы фән һәм мәгариф казанышлары белән танышу хокукы ала. Мөселман мәгариф системасы дәүләт сәясәтенең аерылгысыз белем алу һәр мөселман өчен, аның нинди катлаудан яки нәселдән булуына карамастан, Аллаһыга якынаю юлы итеп карала. Һәр шәһәрдә һәм авылда мәчетләр каршында мәктәп (башлангыч белем бирүче уку йорты) һәм мәдрәсә (урта белем уку йорты) эшли. Аларда төп игътибар ислам дине тәгълиматын өйрәнүгә бирелә, Коръәнне шәрехләү (тәдрис) методы һәм өлешчә язу (имля) кулланыла. Мәдрәсәдә шәкертләр дини һәм дөньяви (математика, география, тарих, астрономия, медицина) белемнәр үзләштерә.

  Болгарларда эре мәгърифәт үзәкләре булып Биләр, Болгар, Суар шәһәрләре таныла. Аларда мәктәпләр һәм мәдрәсәләр гөрләп тора, күренекле галимнәр белем бирә. Мәдрәсә тәмамлаганнан соң белемнең чираттагы баскычы булып Бохарада, Сәмәркандта, Балхта, Мөшһедтә яки Багдадта уку санала. Галимнәр шәрыктагы заманы өчен иң алдынгы фән һәм мәдәният казанышлары белән таныш була. Күренекле галимнәр җитәкчелегендә гыйлем эстәгәннән соң, шәкертләрнең бер өлеше Болгарга әйләнеп кайта, мөгаллимнәр булып эшли яки фән белән шөгыльләнә. Чыганакларда 86 болгар-татар язучылары, мәгърифәтчеләре һәм галимнәре – астрономнар, табиблар, тарихчылар, фәлсәфәче-энциклопедистлар хакында мәгълүматлар сакланып калган.

Савытларда һәм диварларда язулар. Сарай. ХIV гасыр

Майолика архитектура детале. Болгар. XIV гасыр

  Болгар чорының күренекле галимнәреннән берсе Хуҗа Әхмәт әл-Болгариның «Тарикать әл-болгария» («Болгарларда суфичылык юлы»), «Әл-фәваид» («Әхлакның файдасы»), фикһе (хокук) китабы «Әл-Җәмигъ» («Бөек») шәркый дөньяга билгеле була. Сакланып калган китаплар арасында Таҗеддин әл-Болгариның медицина буенча «Әт-тирйак» («Агуларга каршы дәвалар», 1220 – 1221) хезмәте бар. Болгарның баш кадие, тарихчы-галим Ягъкуб ибне Ногманның «Болгар тарихы» китабын язганлыгы билгеле. Язучы һәм галим Дауд Сувари фарсы телендәге «Бәһҗәт әл-әнвәр мин хакыйкать әл-әсрар» («Хакыйкать нурларының матурлыгы») дигән 70 бүлектән торган китабын үзе гарәп теленә тәрҗемә итә. Аның ике телдәге вариантлары безнең территориядә табыла.

Коръән укучылар. Фарсы миниатюрсы. XIV гасыр башы

  Алтын Урда төзелгәч тә, ислам Идел буенда үзенең позицияләрен саклап кала, йогынтысын арттыра. XIV гасыр башында татар аксөякләренең мөселман җәмгыяте шулкадәр көчле була, алар, хәтта тәхеткә үз кешеләре Үзбәк ханны (1312 – 1342) күтәрә. Ул исламны таратучыга әйләнә. Мөселман дине ил халкының күпчелек өлешенә җәелә. Ислам дәүләт дине булып ныгый,мөселманнарга аерым бер дини гамәлләрне һәм хокукый кануннарны сайлап алу мөмкинлеге туа, җирле традицияләргә бәйле хокук тәртипләренә үзгәрешләр дә кертелә. Җүчи олысында сөнниләр, аның Урта Азиядән таралган Хәнәфи мәзһәбе өстенлек ала.

  Бу чор мөселман мәгариф системасы үсеш кичерә. Мәдәният һәм мәгариф учаклары булып шәһәрләр хезмәт итә, алар ислам традицияләре белән бәйле борынгы цивилизацияләр үзәкләрендә урнашкан була (Үргәнеч, Солхат, Болгар), Идел буенда яңа шәһәрләр – Сарай, Сарай әл-Җәдид, Үкәк һ. б. калка. Аларда төрле мәдәниятләр һәм диннәр; гарәп, фарсы, кытай, төрки һәм христиан традицияләре кисешә. Мәчетләр салу, мәктәпләр һәм мәдрәсәләр ачу Аллаһы таләбендәге, идарәчегә дан китергән эш санала, ханнар үз янәшәсенә күренекле галимнәрне, шагыйрьләрне чакырып китерә, алар тирәсендә дәвамчылары, укучылары пәйда була, мәгърифәт үзәкләре (мәдрәсә һәм «гыйлем йортлары» – үзенчәлекле «университетлар» һәм «фәннәр академияләре») оеша. Мондый үзәкләр ханнар яки югары даирә кешеләре яклавында булып, аларның юнәлеше күренекле фикер иясе – белгеч исеме белән бәйле була. Күпсанлы танылган мәдрәсәләрнең даны Җүчи олысы чикләреннән еракларга яңгырый, монда гыйлем җыйган кешеләр мөселман Шәркының эре үзәкләрендә укуын дәвам итә яки белем бирә.

Китап кую өчен җайланманың агач бизәге. Мисыр. XI – XII гасырлар

Кара савытының капкачы. Иран. XII гасыр

  XIV гасыр урталарында башланган исламның һәм дин әһелләренең позицияләре ныгу мөстәкыйль татар дәүләтләре – Әстерхан, Казан, Кырым һ. б. ханлыклар төзелүгә китерә. Аларда мөселман дин әһелләренең тотрыклы иерархиясе урнаша.

  Мәгърифәтчелек эшчәнлеге дин әһелләренә йөкләнә. Мәсәлән, Казанда төп мәдрәсә Җәмигъ мәчет янында, Хан сарае белән янәшә була, аны ханлык мөселманнарының башлыгы – сәед Колшәриф җитәкли. Һәр татар авылында мәчет каршында мәктәп яки мәдрәсә эшли. Аларда мөгаллимнәр, китап күчереп язучылар, галимнәр, шагыйрьләр, дин белгечләре һәм дәүләт кешеләре әзерләнә. Безнең көннәргә кадәр килеп җиткән Мөхетдин Мөхәммәд хаҗи Әтмәҗә улының кулъязма математика трактаты (1542) озак вакытлар дәвамында Казан мәдрәсәләрендә уку китабы буларак кулланыла. Ул Казан ханлыгында математика гыйлеменең югары үсеш алганлыгын дәлилли. Казан ханлыгында мәгариф үсешенә суфи тарикатьләр зур өлеш кертә: суфи шәехләр мәктәпләр ача, суфилар чылбыры-силсиләсе бу эшнең буыннан-буынга тапшырылып килүе турында сөйли.

Мәдрәсә. Рәс. Р. М. Вахитов. 1998 ел

  Татар ханлыклары җимерелү татар җәмгыятенең үсеш юлын үзгәртә. 1555 елда Казанда төбәк халкын, иң беренче чиратта татарларны христианлыкка күндерү өчен архиепископ кафедрасы оештырыла. Җирле халыкны христианлаштыру сәясәте өлкәне рус дәүләте кул астына алудан башланып киткән булса да, җитди уңышка китерми. Шулай да бу эш нәтиҗәсендә яңа төркем – керәшеннәр хасил була, башкалардан алар конфессиональ яктан аерылып тора. Бу төркемнең формалашуы акрын бара. Әйтик, 1719 елга  төбәктә 30 мең керәшен татары исәпләнә. Беренче мөмкинлек тууга ук, алар кире мөселманлыкка кайталар. 1926 елга керәшеннәрнең саны 99 меңгә җитә.

  XVI – XVII гасырларда, татар дәүләт идарәсе җимерелү белән, мөселман дин әһелләре һәм мәгариф системасы татар телен, мәдәниятен, рухын саклау институтларына әйләнә. Бу чорда алар саклаучы-яклаучы вазифасын үти, җәмгыятьне тотып тора.

  Татар тарихчысы Т. Дәүләтшин билгеләвенчә, «Россиядә патша хөкүмәтенә буйсынган татар халкының күп гасырлар дәвамында үз мәдәниятен саклап калуын, хәтта патша идарәсенең соңгы чорларында күпмедер үстерә алуын бары тик татарларның ислам дине принципларына тугрылыгы, үзләренең бөек Ислам дөньясының бер кисәге булуларына төшенүләре һәм мәгърифәткә тартылулары белән генә аңлатып була».

Керәшен хатын-кызларының традицион костюмы. Башкортстан Республикасы, Бакалы районы 1976 ел

Керәшен хатын-кызларының традицион костюмы. Лаеш районы, Мирәтәк авылы. 1976 ел

  Җирле халык башлангыч белемне мәхәллә (мөселман җәмгыяте) яшәткән авыл мәктәпләрендә һәм зур булмаган мәдрәсәләрдә алуын дәвам итә. Белем бирү уку-язуга, ислам кагыйдәләренә өйрәтү белән чикләнә. Бу татарларның дини һәм этник аңы берләшүгә, «халык исламы» таралуга китерә. Татарларда соңрак кадими дип аталган традицион мөселман белем бирү системасы хасил була.

  XVI йөзнең икенче яртысы – XVIII гасырларда татарлар арасында суфичылык киң тарала. Белем бирү шәех-мөрид чылбыры рәвешен ала, мөриднең остазы шәехкә берсүзсез буйсынуына корылган кырыс тәртипләр һәм ябык тарикатьләр урнаша. Суфичылык мөселман өммәтен берләштерә һәм авыр шартларда мөселман уку-укыту системасын саклый һәм үстерә.

  Ислам һәм мөселман мәгарифе XVI йөзнең икенче яртысы – XVIII гасыр татар җәмгыятендәге тотрыклылыкны тәэмин итә. Әмма Урта гасырлардан килгән эчтәлекне һәм ысулларны саклау аңа көчәеп үсәргә ирек бирми. Екатерина II тарафыннан башланган дин иреге сәясәте татарларны активлаштыра. Бик тиз һәм күпләп мәчетләр салу, мәктәп-мәдрәсәләр ачу XVIII йөз ахыры – XIX йөз башында халык мәгарифенең бөтенлекле системасы төзелүгә китерә. Ул яңа идеяләр тарату өчен интеллектуаль базага әверелә.

  Татар дини-фәлсәфи фикере бу чорда ике агым булып үсә: кәләмне һәм суфичылыкның мораль-этик нормалары белән керешкән теологияне тәнкыйтьләү. XIX гасырның икенче яртысы татар дини реформаторларының казанышы – дини карашны һәм әхлакый мәсьәләләрне чорның «дөньяви» ихтыяҗларына туры китереп яңарту, ислам гыйлеменең эчтәлеген заман күзлегеннән кабат карап чыгу, дини һәм дөньяви белем бирүнең прогрессив формаларын кулланылышка кертү. Бу мәдәниятне һәм җәмгыятьне үзгәртүгә юнәлтелгән иҗтимагый-сәяси хәрәкәт Россия мөселманнары арасында җәдитчелек дигән исем ала.Хәрәкәтнең мәдәни үзәкләре булып Казанда «Мөхәммәдия», Уфада «Галия» һәм «Госмания», Оренбургта «Хөсәения», Троицкида «Рәсүлия», Әстерханда «Низамия», Иж-Буби авылында «Иж-Буби»  мәдрәсәләре тора.

  

Галия» мәдрәсәсе. Уфа. XX гасыр башы

XIX гасыр ахырына татарларда Ауропа мәдәниятенә якынаю һәм тормышны Яңа заман таләпләренә туры китереп үзгәртеп кору омтылышы пәйда була. Беренче адымнар татар мәдрәсәләрендә традицион укыту методларын үзгәртүдә күренә. Аннан соң укыту системасына Россия, Ауропа, Америка һәм Төркия педагоглары тәҗрибәсе нигезендә реформа ясау башлана. Чит илләр мәгарифе казанышлары, укытуның яңа методлары һәм алымнары татар вакытлы матбугатында актив пропагандалана һәм мәдрәсәләр өчен яңа программа-дәреслекләр әзерләгәндә файдаланыла. Бу хакта татар мәгърифәтчелек хәрәкәтенең күренекле вәкилләре Ш. Мәрҗани, Х. Фәизханов, Р. Фәхретдин язып чыгалар.

Татар җәмигъ мәчет. Рәс. Э. Турнерелли. 1839 – 1840 еллар

  Милли мәгарифне үзгәртү теләге бигрәк тә җәдитчелек хәрәкәтендә ачык чагылыш таба. Ул телне өйрәнүдә яңа, аваз методы (ысул җәдит) кертү өчен көрәштән башланып китә. Беренче булып аның мөһимлеген И. Гаспринский үзе нәшер итә торган «Тәрҗеман» газетасында күтәреп чыга. Җәдитчелек хәрәкәте зур көч ала һәм татарлар арасында дөньяви гыйлемнәр таралуда, татар уку йортларына Ауропа педагогик идеяләре һәм методлары үтеп керүдә зур роль уйный. Халык арасында яңа мәктәпләрне, тиз үзләштерү ягыннан заводтагы конвейер белән чагыштырып, машиналы мәктәп дип йөртәләр. Алар гамәли бурычларга тәңгәл килә: укырга һәм язарга өйрәтә, арифметика, география буенча элементар белем бирә, шул ук вакытта шәкертләрнең дини менталитетын һәм күзаллауларын ныгыта.

Туган тел. Сынчысы Р. Х. Нигъмәтуллина. 1986 ел

  Мәдрәсәләрдә сыйныфларга бүленеп, төркемләп, билгеле бер программа һәм төгәл билгеләнгән җәдвәл буенча укыту тәртибе керә, аерым китаплар укудан – предметлар өйрәнүгә күчелә. Җәдит мәктәпләрдә парталар куела, алар тәбәнәк булып, шәкертләр идәнгә тезләнеп утыралар; сыйныф такталары пәйда була. Беренче тапкыр татар теле һәм әдәбияты, тарих һәм география, табигать фәннәре кертелә.  Мәдрәсәләрдә дөньяви предметлар дини белем һәм тәрбия белән янәшә бара. Укыту берничә баскычка бүленә. Мәсәлән, атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә ул башлангыч (ибтидийя) – әзерлек сыйныфы һәм 5 ел уку, урта (рөшдия) – 6 ел уку, югары 3 еллык (галия) баскычлары була. 1912/13 уку елыннан урта баскычка алдынгы урта (игъдадия) өстәлә, аны тәмамлаганнар мөгаллим булып эшләү хокукы ала. 

Көрсигә куелган Коръән. XIX йөз

Мәдрәсәнең югары баскычына күчкән шәкертләр татар башлангыч уку йортларында белем бирә. Кагыйдә буларак, җәйге каникул вакытларында алар авыл балаларын укырга-язарга өйрәтү белән шөгыльләнә. Кырым, Казан, Оренбург җәдит мәдрәсәләрен тәмамлаган шәкертләр Идел-Урал буенда гына түгел, Себердә, Казакъстанда, Урта Азия һәм Кавказда төрки халыклар арасында мәгърифәт тарата.

Казан шәһәрендәге «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бинасы. ХХ йөз башы

Бертуган Бубилар йорты һәм хатын- кызлар мәдрәсәсе. Иж-Буби авылы. 1908 – 1910 еллар

  ХIХ гасыр ахырына чит илләрнең, Россиянең уку йортларын тәмамлаган зыялылар җәмгыятьтәге яңарыш хәрәкәтен җитәкли: Й. Акчура (Сорбонна), Ф. Бакиров (Нью-Йорк), С. Максуди (Сорбонна) һ. б. 1905 – 1917 елларда Россия университетларында укучы татарларның саны 250 дән артып китә. 1906 елдан хатын-кызлар да Казан университетында уку хокукына ирешә. Санкт-Петербург, Мәскәү һ.б. шәһәрләрнең төрле профильле Югары курсларында белем алган татар кызлары чит илләргә китеп белем арттыруны дәвам итә: З. Абдрахманова һәм С. Сыртланова Женевада укый. С. Шакулова Сорбоннада диплом, аннары механика профессоры гыйльми дәрәҗәсен ала. Уннарча татарлар Париж, Женева, Льеж, Лейпциг, Фрайбург, Нью-Йорк, Токио, Истанбул университетларында белем эсти. Укып бетереп, алар илгә гыйлем багажы һәм татар җәмгыятен үзгәртү, шул исәптән милли мәгариф системасын камилләштерү теләге белән әйләнеп кайталар.

«Тәрҗеман» сәяси, фәнни һәм әдәби газетасы (№ 104). Бакчасарай. 1906 ел

  ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башына татарларда милли мәгариф системасы тулысынча мөстәкыйль, финанс һәм эчтәлек ягыннан дәүләткә бәйсез булып кала, ХХ йөз башына ул һәр теләгән кешегә белем алу мөмкинлеге тудыра.

  1917 елгы Октябрь вакыйгалары Россия халыклары тормышына кискен үзгәрешләр алып килә. Совет хөкүмәте кабул иткән беренче хокукый актлар җәмгыятьтә диннән аерылу сәясәтенә юл ача. Динне дәүләттән аеру, дин әһелләрен өстенлекләрдән мәхрүм итү, гаилә мәсьәләләрен хәл итүне һәм белем бирүне дөньяви дәүләт карамагына тапшыру башлана.

Исмәгыйль Гаспралы (1851 – 1914) – кырымтатар мәгърифәтчесе һәм сәясәтче, җәдитчелек хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе.

  Совет властеның беренче елларында, зур үзгәрешләр башланса да, татарларның милли мәгариф системасында дәвамчанлык күзәтелә. Иң эре татар җәдит мәдрәсәләре, керәшен мәктәпләре хакимият тарафыннан югары һәм махсуслаштырылган педагогика уку йортлары итеп үзгәртелә, күпмедер вакыт үзләренең эшчәнлеген яңа статуста дәвам итә.

  Халыкның гасырлар буе тупланган рухи кыйммәтләре акрынлап югала яки гаилә-көнкүрешнең тар йола һәм гадәтләре чикләренә кысрыклана. Дин тотучыларның дини оешмалар белән бәйләнешләре өзелә Киң масштаблы диннән яздыру нәтиҗәсендә (классик ислам мәдәниятенең югалуы, дини зыялыларның һәм дини белем бирү системасының җимерелүе) 1930 һәм 1940 еллар башында Россия татар-мөселманнарның дини көнитеше бик зур авырлыкларга дучар ителә.

  1960 – 1970 елларга мәчетләр, чиркәүләр ябылып бетә, мөселман дин әһелләренә эшләү тыела, көндәлек тормышта дини йолалар һәм традицияләргә каршы көрәш бара, милли һәм дини традицияләрне аерып кую күзәтелә.

«Мотыйгыя» мәдрәсәсе шәкертләре. Җаек. 1905 ел. Беренче рәттә: уңнан икенче – Г. Тукай

  Яңа совет мәктәбе төзелеп, татарларның милли мәгарифе яшәүдән туктый. 1960 елдан укытуда рус теленә күчү башлана. Мәгарифтәге миллилек уку предметларын (аларның да саны кыскара) туган телдә укытуга кайтып кала. Нәтиҗәдә, 1980 елларга татар мәктәпләре Татарстанда авыл җирләрендә генә саклана.

  Әгәр 1968 елда 1475 татар мәктәбендә 200 меңнән артык бала укыган булса, 1990 елга мондый мәктәпләр саны 1 меңнән артмый. Рус теленең дәүләт оешмаларында, эш кәгазьләрендә, урта һәм югары уку йортларында кулланылуы аны үзләштерүгә өстенлек бирә. Мондый тенденция аеруча зур тизлек белән арта барган шәһәр халкы арасында көчле була. Шәһәр татарларының авыл мәктәбендә үз туган телендә белем алган беренче буыны, рус телен начар белгәнгә күрә, кыенлыкларга очрый. Үз балаларын бу хәлдән коткару өчен, алар рус мәктәбен сайлыйлар. Республикадан читтә яшәүче татарлар арасында телне югалту тагын да тизрәк бара, чөнки анда милли мәктәпләр дә, мәдәният учреждениеләре дә, татар телендә китаплар һәм вакытлы матбугат та булмый.

Кызыксынучан шәкерт. Рәс. Ю. Б. Лысогорский. 1954 ел

  Хәзерге Татарстанда бу нисбәттән зур үзгәрешләр күзәтелә. Ислам традицияләрен яңарту 1992 елда республика мөселманнарының Диния нәзарәте оешуга китерә. 1998 елда Казанда Россия Ислам институты ачыла, аннан тыш, дин әһелләре әзерли торган 3 югары һәм 10 урта белем бирүче мәдрәсә эшли башлый. 2018 елда Болгар ислам академиясе – югары белем бирүче уку йорты һәм фәнни дин белеме үзәге ачыла.

ХIХ гасыр – ХХ йөз башы дәреслекләре

  Милли мәктәпкә мөнәсәбәт тә үзгәрә. Татарстанда 1200 татар мәктәбе һәм гимназиясе ачыла, югары уку йортларында кафедралар оеша. Татарстанда XX – XXI гасырлар чигендә милли телләр һәм мәдәниятләрне үстерүгә яңа мөмкинлекләр ачыла, ул милләтара һәм динара дустанә мөнәсәбәтләрне саклау өчен нигез булып тора. Шәһәрләрдә һәм авылларда чуаш, удмурт, мари, мордва, яһүди мәктәпләре эшли, башка милләт балалары үз туган телләрен якшәмбе мәктәпләрендә өйрәнә. Милли телләрне һәм гыйлемнәрне югары уку йортларында, бигрәк тә Казан федераль университетында, үзләштерү өчен шартлар бар. 1993 елдан Татарстанда гуманитар һәм төгәл фәннәр институтларын берләштергән Фәннәр академиясе эшли.

  Татар халкының тарихында рухи яңарыш һәм мәгариф бергә кушылып һәм бер-берсен тулыландырып килә. XIX гасыр ахырындагы яңарыш барышы дини һәм дөньяви белем бирү системаларын аерып, динне һәр кешенең шәхси эше итеп калдыра. Әмма рухи кыйммәтләр, милләтнең дә, аерым кешенең дә цивилизацион күзаллавына юнәлеш биреп, татар халкы үсешен билгели, милләтнең бердәмлеген тәэмин итә.