Россиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллина: «Халыкның зәвыгын затлы музыка тарафына борыр идем»

Россиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллина: «Халыкның зәвыгын затлы музыка тарафына борыр идем»

Зилә Сөнгатуллинага «Каракалпакстанның халык артисты» дигән беренче мактаулы исемне чит республика бирә. 1980 елда Каракалпакстанда Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре үтә. Каракалпакстанның мамык басуларында артистларга көн саен 6-7 концерт  куярга, эшчеләр өчен 47 градус эсседә җырларга туры килә. Концерт бригадасында Зилә ир-атлар арасында берүзе генә була. Фидакарь хезмәтен исем биреп югары бәялиләр. Ул вакытта ук инде Зилә Сөнгатуллина опера һәм эстрада сөючеләр өчен яхшы таныш булса да, аңа әле Татарстанда бернинди дә исем бирелмәгән була. Шуңа да җырчы Каракалпакстаннан горурланып кайта. Озакламый үз ватаны да аны Татарстанның халык артисты дигән лаеклы исем биреп зурлый. Ә Россиянең халык артисты исемен алуны РФ Президенты Борис Ельцин  тизләштерә. Ул хатыны Наина белән Казанга кунакка килә. Шәхси визит белән. Алар каршында җырларга Зилә Сөнгатуллинаны чакыралар. Җырчы кунакларга көне буе микрофонсыз гына опералардан арияләр дә, рус халык җырларын да башкара. Татар җырчысы кунакларның күңеленә бик хуш килә. Ельцин аны Мәскәүгә Зур театрга эшкә дә чакыра әле. Риза булмагач, шаяртып: «Наина монда кала, ә мин сине үзем белән алып китәм», - ди. Чара тәмамланганда Ельцинның  тән сакчысы килеп Сөнгатуллинаның колагына: «Сез иртәгәдән Россиянең халык артисткасы», - дип пышылдый.

Зилә Сөнгатуллина уңышка ирешүдә сәхнәдәге партерларының кем һәм нинди булулары да зур роль уйный дип исәпли. Ул үзенең иң беренче парнерын, Киевтан килгән артист Лазьконы сагынып искә ала. Зилә сәхнәдә каушап калганда Лазько арты белән публикага әйләнеп, аннан бите белән аңа елмаеп, «әйдә,  Зилә» дигән шикелле, «канатлар» куя торган булган. Хәйдәр Бигичев белән дә күп җырларга туры килгән аңа. Татар, итальян, француз  операларында һәм концертларда катнашып,  бергә чыныгалар, бергә үсәләр.

Зилә Сөнгатуллина - җиде дистәгә якын талантлы артист тәрбияләгән остаз. Аны 1983 елда консерваториягә уку йортының ректоры Нәҗип Җиһанов укытырга чакыра. Бер үк вакытта операда да җырлау, укыту да, әлбәттә, җиңел булмый. Ул вакытта ул операда аена 15 шәр спектакльдә уйный. Иртән консерваториягә килеп, укучылар белән шөгыльләнә, аннары оркестр репетициясенә бара. Баштарак тәҗрибәсе җитеп бетмәү сәбәпле, студентлар белән шөгыльләнгәндә күбрәк үзе җырлый. Бер укучысы нәкь аның тембрын, башкару манерасын кабатлый башлый. Шул вакытта ул һәр укучының үзенчәлеген ачарга кирәк икәнлеген аңлый. Бүген профессор Зилә Сөнгатуллинаның шәкертләре дөньяның кайсы почмакларында гына эшләми... Алар арасында – А.Шаһиморатова, Ф.Каһиров, А.Габдинов, А.Имамиева, Г.Гатина, С.Кадыйров һ.б. бик күп танылган артистлар бар. Аларның һәрберсе сәнгать  дөньясында үз урынын тапкан. «Студентлар белән эшләү гаять зур түземлелек һәм сабырлык сорый. Студентларның күбесе үзләрен беренче курстан ук күрсәтә. Ә кайберсе өч елдан соң гына ачылып китә. Беренче курста ук: «Синнән бернәрсә дә килеп чыкмый инде», - дип, берсенә дә әйтмибез. Аннан соң академик җыр бүлеген тәмамлаган һәр кеше дә опера юлы белән китми. Опера җырчысы ул – бик сирәк профессия. Консерваторияне ун кеше тәмамлап, шуларның икесе яхшы опера җырчысы булып китә икән, бу инде бик яхшы нәтиҗә, дигән сүз. Элеккеге заманга кайтсак, М.Булатова, А.Аббасов, Р.Билалова, В.Шәрипова, Ф.Насретдинов кебек атаклы опера җырчыларыбыз – алар барысы да эстрадада җырлаган. Яшьләр, дөрес юлга китсәләр, юкка чыкмаячаклар. Халык та яратыр, тарихта да калырлар. Беренче чиратта җырчының халыкны тәрбияләргә тиешлеге турында онытмаска кирәк», - ди профессор Зилә  Даян кызы.

Зилә Сөнгатуллина татар операсының  бүгенге хәленә дә, татар эстрадасының үзешчәнлеккә йөз тотуына да бик борчыла: «Нияз Даутов заманында милли һәм классик репертуар туплауга зур игътибар бирелде. Миңа ул куйган постановкаларда катнашу үзе бер бәхет иде. Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсы репертуардан төшеп калганга күңел борчыла. Безнең милли опералар арасында «Алтынчәч» иң матур операларның берсе, дип уйлыйм. Нәҗип Җиһановның «Җәлил»  операсы Европа дәрәҗәсенә күтәрелде. Бүген татарга аерым музыкаль театр  кирәк. Оперетта, музыкаль драма һәм комедия – алар бөтенләй аерым жанр, кеше аны операга караганда җиңелрәк кабул итә. Милли җырчы, татарча җырлаудан тыш, чит ил классикасын да, татар халык көйләрен дә, романсларын да, эстрада җырларын да югары дәрәҗәдә башкара белергә тиеш. Мөмкинлегем булса, яшьләрнең дә, халыкның да зәвыгын затлы музыка тарафына борыр идем. Халык сыйфатлы музыканы аера белергә тиеш. Аның зәвыгын затлы музыка аша гына күтәрергә мөмкин. Халык көйләре һәм классик музыка ул – беркайчан да искермәячәк җәүһәрләр. Шулай ук радио-телевидение дә балаларга кечкенәдән үк тәрбия бирергә тиеш”.

Зилә Сөнгатуллина язмышына бик рәхмәтле. Педагог В.Лазько мәктәбе ярдәмендә тавышын саклап кала алган. Училищеда искиткеч педагог – Л.Кәримова белән шөгыльләнә. Консерваториягә керү имтиханнарына соңга калганнан соң, сәләтенә ышанган кешеләр аның өчен ректор белән очрашу оештыралар. Бәхетенә, Нәҗип Җиһанов аның сәләтен күреп ала,ул  консерваториягә кабул ителә. Җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе, композитор Александр Ключарев аны үзенә солист итеп чакыра. Укуын дәвам итәсе килү теләге зур булганга, баш тартырга туры килә. Тенор Ф.Насретдинов, вокал кафедрасы мөдире З.Бәйрашова да аның тормышында зур роль уйныйлар. Аның белән бер курста Р.Ибраһимов, Р.Абдуллин кебек бүген инде кабатланмас шәхесләр булып җитешкән яшь егетләр укый.

Белешмә:

Сөнгатуллина Зилә Даян кызы 1949 елның 30 июлендә Башкортстанның Кыйгы районы Югары Кыйгы авылында туа. 1973 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый һәм Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли башлый. «Евгений Онегин»да – Татьяна, «Иоланта»да – Иоланта, «Снегурочка»да – Снегурочка, «Отелло»да – Дездемона, «Алтынчәч»тә – Алтынчәч, «Кара йөзләр»дә – Галимә, «Наемщик»та – Гөлйөзем, «Самат»та- Әлфия һ.б. рус, татар, чит ил композиторларының операларында төп рольләрне башкара. 1983 елдан - Казан дәүләт консерваториясенең укытучысы, 1998 елдан – профессоры, кафедра мөдире. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты. 1984 елда «Кара йөзләр» операсында Галимә партиясен башкарганы өчен, Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясенә лаек була.