Россиянең халык артисты Венера Ганиева: «Бу кызлар-егетләр – минем балаларым»

Россиянең халык артисты Венера Ганиева: «Бу кызлар-егетләр – минем балаларым»

Венера Ганиева  музыка училищесын  тәмамлаганнан соң,  укуын дәвам итәргә теләп, консерваториянең ишеген кага. Кабул итү имтиханында Җиһановның Алтынчәч ариясен җырлый. Ләкин әллә каушый, әллә онытып җибәрә, бер нотасы гел «очып китә». Венерага «2» ле куялар. Ләкин язмышында уңыш казанырга, сәхнә йолдызы булырга язган икән, «2» ле киртә була аламыни? Документларын алып китәргә килгән Венераның каршысына Нәҗип Җиһанов үзе очрый. Хәлен сорашкан композиторга булачак сәхнә йолдызы үзенең «2» алуын, документларын алып китәргә килүен сөйләп бирә. Нәҗип Гаязович – Венераның җырлавын музыка училищесында ук ишеткән кеше, тиз генә бөтен укытучыларны чакыртып ала. «Бу кызыйда өмет бар, кире бормыйк әле без аны», - ди ул. Консерватория ректорының япь-яшь кыз баланың иҗат язмышына игътибар күрсәтүе, гаҗәеп сак каравы – гаҗәп күренеш. Милли кадрлар әзерләүдә ул чордагы сизгерлекне, яшь талантларга карата кайгыртучанлыкны хәзер сагынырга гына калды инде... Венераны консерваториянең әзерлек бүлегенә кабул итәләр. Ул бик тырышып укый, Җиһановның йөзенә кызыллык китерми.

... Венера Ганиеваның  консерватория тәмамлап, яңа гына опера театрында эшли башлаган көннәре. Әле сәхнәгә ияләшә алмыйча, тамашачылардан уттан курыккан кебек куркып йөргән чагы. Көтмәгәндә аны Илһам Шакиров бригадасы белән гастрольгә чыгарып җибәрәләр. Килеп җитәләр авылга. Чыгып баса сәхнә артына. Гомердә дә баянга кушылып халык алдында җыр җырламаган опера җырчысы, авыл тамашачылыры каршында җырларга тиеш. Җитмәсә, кем концертында  диген әле, Илһам Шакиров концертында! Алып баручы аның исемен әйтә дә кулын сузып чакырып тора. Кул чабучы юк, чөнки җырчыны беркем белми. Венераның бөтен тәне дер-дер калтырый, аяклары бөгелми, атларга тырыша, атлый алмый. Шулчак сәхнәгә Илһам Шакиров чыга да: «Нәрсә тавышсыз-тынсыз  гына утырасыз? Хәзер сезнең каршыга яшь җырчы Венера Ганиева чыга. Бу аның сезнең алга беренче тапкыр чыгуы. Әйдәгез, аны хөрмәтләп кул чабып каршылыйк!» - ди. Аннары Илһам Шакиров аны кулыннан җитәкләп, сәхнә уртасына алып чыга. Шул беренче гастроле вакытында ул мәшһүр җырчыны халыкның ни дәрәҗәдә яратканын күреп, сизеп кайта.

Венера Ганиева Казанның ул вакыттагы бердәнбер Г.Ибраһимов исемендәге  89 нчы татар мәктәбенә укырга биргәннәре өчен хәзер дә әти-әнисенә бик рәхмәтле. Монда бөек шәхесләр белән атна саен әдәби-музыкаль кичәләр уздырыла.  Сәхнә әһелләренең затлы кыяфәтләре, горур килеш-килбәтләре, тавышлары үсмер кызның күңеленә матурлык үрнәге булып урнаша. Мәктәптә 100 кешелек хор була. Венераның музыка белән бәйләнеше дә шушы хордан башлана. Җыр укытучысы, танылган композитор Ф.Әхмәдиев Венерадагы музыкага мөкиббәнлекне сизә, тоя һәм хорда гел соло җырлатырга тырыша. Чыгарылыш сыйныфында укыганда Венера инде легендар «Саз» ансамбленә йөри башлый. Аннан инде музыка училищесы, консерватория, опера театры.

Театрның баш режиссеры  Н.Даутов Венера Ганиевага куелып ятучы «Кармен» спектакленнән Фраскита партиясен бирә. Ут йөрәкле чегән кызы ролендә яшь җырчы сәхнәнең бөтен тәмен, нечкәлекләрен татый. Аннары режиссер аңа «Риголетто» дан Джильда, «Севилья чәчтарашы»ннан Розина рольләрен тапшыра. Шушы спектакльләр белән театрның Европага сәяхәте вакытында лирик-колоратур сопрано тавышлы Венера Ганиеваны Европа ихлас каршылый. Мария театрының атаклы солисты, дөньяга билгеле баритон Н.Путилин аның турында «Риголетто»да миңа Румыния, Германия, Россиянең атаклы театрлары солистлары белән җырларга туры килде. Шулай да Венера Ганиеваны иң яхшы Джильда дип саныйм», - ди. Артистның иҗат офыклары рольләр белән киңәя бара. «Алтынчәч»тә - Алтынчәч, «Башмагым»да – Сәрвәр, «Ерактагы кәккүк авазы»нда – Гөлназ, «Патша кәләшендә - Марфа, «Шагыйрь мәхәббәте»ндә - Зәйтүнә... 33 ел җырлаган рольләрне санап бетерергә дә шактый вакыт кирәк булыр иде. Иҗат бәхетендә яшәгән җырчы мактаулы исемнәрне дә вакытында ала. 40 яшендә ул инде Россиянең халык артисты исеменә лаек була.Иҗаты өчен иң кадерле бүләкне – Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләген Алтынчәч, Джильда, Розина партияләрен башкарганы өчен бирсәләр дә, артистка аны бөтен иҗатына олы бәя дип кабул итә.

Драма артисты буларак Венера Ганиева Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында данлыклы «Зәңгәр шәл» драмасында Мәйсәрә ролен башкара. Шундый тәкъдимне театрның баш режиссеры М.Сәлимҗановтан ишеткәч, башта ул югалып кала. «Курыкма, Джильданы уйнаган кеше Мәйсәрәне уйный алырга тиеш», - дип юата ул аны. Иң беренче эш итеп өлкән артистлар Венера Ганиеваны татарчалап яулык бәйләргә өйрәтәләр. Әтисе – татар, әнисе – керәшен кызы буларак, ул күбрәк керәшен авылында үсә, шуңа татарның гореф-гадәтләрен бик үк белеп бетерми. Татар театры артистлары аны үз итеп, якын күреп кабул итәләр, белмәгән нәрсәләрен өйрәтәләр, киңәшләрен кызганмыйлар. Интернациональ театр – опера һәм балет театрыннан соң, чын милли театрга килү Ганиевага яңа дәрт, куәт өстәгәндәй була.

Венера Ганиева 1999 елдан бирле Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты каршындагы милли сәнгатьләр Институтының халык җыры кафедрасын җитәкли, профессор. М.Вәгыйзев, Л.Муллагалиева, С.Зәйнетдинова, А.Сафиуллина, Р.Фасыйхов һ.б. шәкертләре белән горурлана, аларны тырышлар, җитди репертуар туплыйлар, белемгә омтылалар, дип саный. «Бу кызлар-егетләр – минем балаларым», ди икән, остазлык хезмәтенең аңа нинди ләззәт китергәне ачык аңлашыла.

Белешмә:

Венера Әхәт кызы Ганиева 1955 елның 24 мартында Казанда туа. Татар мәктәбен тәмамлый. Данлыклы «Саз” ансамблендә җырлый. Казан музыка училищесын, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. 1982 елдан М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты. 1999 елдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыта. Профессор, кафедра мөдире. Операда Чегән кызы Фраските, Мюзетта, Марфа, Джильда, Кар кызы, Розина, Норина, Виолетта һ.б. рольләр башкарып тамашачыларны сокландыра. Татар операларында Алтынчәч, Сәрвәр, Гөлназ, Зөбәрҗәт, Зәйтүнә һ.б. партияләр башкарып иҗади уңыш казана. Венера Ганиева Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Тукай бүләге иясе.

Фото: tatbash.ru, tatar-inform.ru