Россиянең халык артисты, танылган җырчы, режиссер Нияз Даутов: «Менә күрәсезме, безнең колхозларга йөрүебез ни өчен кирәк!»

Россиянең халык артисты, танылган җырчы, режиссер Нияз Даутов: «Менә күрәсезме, безнең колхозларга йөрүебез ни өчен кирәк!»

Нияз Даутов Татарстанның музыкаль сәхнә сәнгате үсешенә бәһаләп бетергесез өлеш кертә, республикадагы әйдәп баручы опера җырчыларының иҗатын үстерүгә булышлык итә. Казан дәүләт консерваториясенең опера  кафедрасы мөдире буларак, күп кенә студентларга зур сәхнәгә юл ача. Ул беркемне дә кабатламый торган матур һәм көчле, йомшак тембрлы чиста тавышка, опера җырчыларында сирәк очрый торган пластикага, матур тышкы кыяфәткә һәм төгәл хәрәкәтләргә, башкару осталыгыннан тыш, югары интеллектуаль культурага ия була. Ул вокал һәм сәхнә сәнгатенең гармоник синтезын булдырырган шәхес. Нияз Даутов режиссер буларак Россиянең төрле театрларында 80 ләп спектакль сәхнәләштерә. Кызганыч, мондый шәхесләр күп түгел. Замандашлары маэстроны гамьле шәхес, шул ук вакытта гади, аралашучан, үзенә һәм тирә-юньдәгеләргә таләпчән кеше буларак искә ала.

Нияз Даутов зыялы гаиләдә туып-үскән. Әнисе – татар һәм гарәп теле укытучысы, беренче татар хатын-кыз мәгърифәтчеләреннән. Әтисе -  күнче оста, аның үзенең сәхтиян җитештерү предприятиесе дә булган. Нияз 17 яшендә Мәскәүгә китә. Башта институтка кереп, биолог булырга җыена. Мәскәүдә режиссерлар Вахтангов, Станиславский, Мейерхольд һ.б иҗаты үскән, театр чәчәк аткан чак була бу. Нияз Даутов 2 ел музыка-театр техникумының музыка бүлегендә белем алганнан соң, яңа гына оештырылган Татар опера студиясендә, аннан соң  консерваториядә укый. Сугыш елларында ул фронт театрларында Чайковскийның «Евгений Онегин» операсында  Ленский партиясен башкара. Шунда аның талантын зур артистлар күреп алып, аны Немирович-Данченко исемендәге театрга эшкә чакыралар. Монда да ул Ленский партиясен башкара һәм уңышка ирешә. Аның портретын хәтта «Огонек» журналында бастырып чыгаралар. Шундагы фотосын күреп, Даутовны Свердловски өлкә комитетының беренче секретаре үз шәһәренә эшкә чакыра. Бик үк теләмәсә дә, китеп барырга туры килә. Мәскәүдән соң түбән тәгәрәмәс өчен, ул биредә дә бик тырышып, башы-аягы белән эшкә чума. Биредә ул «Сильва» фильмында Эдвин партиясен башкара һәм миллионлаган тамашачыларның яраткан героена әверелә. Соңыннан ул ун ел Чиләбе шәһәрендә яши һәм эшли.

1956 – 1960 һәм 1975 – 1986 елларда Нияз Даутов М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының баш режиссеры була. Ул Казан театрына бик катлаулы чорда килә. Сәнгать журналларында, операның киләчәге булырмы- юкмы, дигән бәхәсләр барган чор. Шуңа да Даутов бөтен көчен Казанда опера театрын күтәрүгә, башкалабызда театр мохите булдыруга багышлый. «Һәрбер ата-ана һичьюгы берәр тапкыр балаларын опера яисә балетка алып килсә, опера театрында тамашачыга кытлык булмаячак», - дип әйтә торган булган ул. Даутов артистларны да, тамашачыларны да тәрбияли. Махсус һөнәр училищеларында, мәктәпләрдә, техникумнарда, завод-фабрикаларда, колхозларда опера концертлары, лекцияләр, иҗади очрашулар үткәрүгә зур әһәмият бирә. Шулай бервакыт бер колхозда чыгыш ясыйлар икән. Сәхнәдә балет балет артисты Камил Гайнуллин бии. «Әй, мужик, оял инде әзрәк, бар, чалбар киеп чык!» - дип акыра залдан бер ир-ат. «Менә күрәсезме, безнең колхозларга йөрүебез ни өчен кирәк!», - дип нәтиҗә ясый Нияз Даутов.

Казанда опера һәм балет театрында режиссер булып эшләгән заманнарда татарның бу сәнгате иң биек ноктага күтәрелә. Н.Җиһановның -«Алтынчәч», «Муса Җәлил», Х.Вәлиуллинның  - «Самат», Р.Гобәйдуллинның -«Җиһангир», Б. Мөлековның «Кара йөзләр» һәм башка опералар сәхнәләштерелә. Нияз Даутовның эшчәнлеге ул елларда операга килгән яшь җырчыларның язмышларында да зур роль уйный. Х.Бигичев, З.Сөнгатуллина, Р.Сәхәбиев, К.Хәйретдинова, В.Гәрәева һәм башкалар өчен ул педагог кына түгел, аларның тормышларын көйләүче, ярдәмче, әтиләре кебек кайгыртучан кеше дә була. Әгәр Даутов булмаса, без бәлки Хәйдәр Бигичев дигән бөек җырчыны белмәгән дә булыр идек, чөнки яшь чагында ул бик каты авырып китә. Нияз Даутов аны Мәскәүгә алып барып дәвалаттыра. Татарстанның халык артисты Рафаэль Сәхәбиев тә остазына бик рәхмәтле: «Артист халкына фатир, мактаулы исем бирдертер өчен партия өлкә комитеты бусагаларын таптап үтте аның гомере. Миңа да фатирны ул алып бирде. Гомумән, без яшьләр өчен ул остаз булды. Ничек киенергә, нинди хушбуй сибәргә – барысын да энәсеннән җебенә кадәр өйрәтә иде ул безне. Опера куярга керешкәнче, хорны, артистларны җыеп, әсәрдә тасвирланган чор турында, ул вакытта нинди язучылар яшәгәнен, кешеләрнең нинди кием кигәнен бик тәфсилләп сөйли торган иде. Тирәнгә кереп иҗат иткән андый режиссерны минем бүтән күргәнем булмады». Чыннан да Нияз Курамшевичның сүзе өлкә комитетында үтә торган булган. 1977 елда Даутовның туган көнендә өлкә комитетыннан: «Туган көнеңә нәрсә бүләк итик?», - дип сорыйлар икән. «Сара Садыйковага «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирсәгез, иң зур бүләк шул булыр», - дигән режиссер. Шул елны ук Сара Садыйковага әлеге исемне бирәләр. Танылган җырчы Клара Хәйретдинова да остазын сагынып искә ала: «Шулай бервакыт ул җырлавымны тыңлап торган да, соңыннан мине сәхнә артына чакырып алды. «Менә сиңа 25 сум акча, базарга барып ит ал, әйбәтләп аша», - диде. Авыр заманнар иде ул. Ашау җитмәгәндер инде, шуңа тавыш та хәлсез чыккандыр. Ул заман өчен 25 сум зур акча иде. Эшли башлагач, мин остазыма аның өчен «Корсар» пластинкасын алып бирдем. Әмма безнең аңа мәңге түләп бетермәс бурычыбыз калды».

Белешмә:

Нияз Курамша улы Даутов 1913 елның 23 сентябрендә Казанда туа. Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясен тәмамлый. Свердловск шәһәрендәге Опера һәм балет театрында солист һәм режиссер, Чиләбе шәһәрендә урнашкан Опера һәм балет театрында баш режиссер була. 1956-1960 елларда һәм 1975 елдан 1986 елга кадәр – Татар опера һәм балет театрында баш режиссер һәм солист. 1975-1986 елларда – Казан дәүләт консерваториясендә профессор,  опера җырчыларын әзерләү кафедрасында мөдир вазыйфасын алып бара. Аның иң беренче ролләре - Чайковскийның «Евгений Онегин» операсында Ленский,  Гуноның «Ромео һәм Джульетта» операсында Ромео, «Риголетто» да Альфред һ.б. Н.Даутов 30 ел режиссерлык эше алып бару нәтиҗәсендә төрле шәһәрләрдә илкүләм опера классика жанрына кергән 80 артык спектакль куя. Алар арасында  «Кармен», «Чио-Чио-сан», «Богема», «Пиковая дама», «Отелло», «Борис Годунов» һ.б.лар бар. Россиянең халык артисты, ТАССРның  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Нияз Даутов 1986 елның 16 апрелендә театр Мәскәүдә гастроль вакытында вафат була.        

Фото: beznenmiras.ru, domkino.tv