Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов: «Якты спектакльләр күбрәк булырга тиеш»

Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов: «Якты спектакльләр күбрәк булырга тиеш»

Ул заманнарда авыл уртасында сөйләп торган эшләпәле радионы тыңлап, күпме талантлы авыл баласы зур дөньяга чыкты икән? Ринат Таҗетдиновның, да шул кара эшләпәле радиодан Р.Ваһапов, Г.Сөләйманова, З.Басыйрова, М.Рахманкулова, әле яңа гына җырлый башлаган И.Шакировларның җырлауларын ишетеп, алар кебек җырчы буласы килә башлый. Мәктәпне тәмамлагач, шул хыялын тормышка ашыру максаты белән ул Казан музыка училищесына  имтихан биреп карый. Әмма конкурстан уза алмый. Аңа яңадан авылына кайтып, бер ел төрле эшләрдә эшләргә туры килә. Ринатның әти-әнисе дә сәхнәгә гашыйк кешеләр була, үзешчән театрда катнаша, «Галиябану» спектаклендә бергә уйный, матур җырлый. Беркөнне әтисе эшеннән газетада басылган игъланны табып кайта. «Менә, Мәскәүдә укытабыз, диләр, син хыялланган артистлыкка. Барып карамыйсыңмы, улым? Тәвәкәллә!» - дип, әти кеше улына фатихасын бирә. Имтихан бирергә теләүчеләр саны  600 дән артык, ә урын 23 кешегә генә исәпләнгән. Әмма Ринат Таҗетдиновка бәхет елмая – аны Мәскәүнең Щепкин исемендәге Югары театр училищесына укырга алалар. Аны курсташлары да, киң җәмәгатьчелек тә Таҗи дип кенә йөртә башлыйлар.

Табигать биргән таланты өстенә үзенең гаять зур тырышлыгы һәм үҗәтлеге аркасында, Таҗи чыннан да Камал театрының таҗына әверелә, Солтановлар, Мутиннар, Камалларның күренекле дәвамчыларының берсе була. Таҗетдинов тудырган Шекспирның Отеллосы, Маяковскийның Победоносиковы, Фигерейдоның Эзобы, Островскийның  Карамышевы, Мольерның Тартюфы, Туфанның Җәлиле, Аязның Хәнҗәре, Батулланың Кирамы, Тинчуринның Ат карагы  - болар барысы да Татар театры сәнгатенең горурлыгы булалар.

Ринат Таҗетдинов инде 27 яшендә үк Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясенә лаек була. Яшьли шушы олуг бүләккә лаек булу болай да үз эшенә җитди караучы, гаять тырыш, өстендә нинди җаваплы йөк торганын аңлаучы артистны тагын да сынатмас өчен үҗәтләнеп эшләргә этәргеч бирә. Бу премия аңа Ч.Айтматов әсәре буенча куелган «Гүзәлем Әсәл» спектаклендә Ильяс ролен башкарган өчен бирелә. Артист халкын сәхнәдә күреп аңа чын-чынлап гашыйк булу, аның фанатына әйләнү гадәти күренеш. Бу спектакльдән соң Таҗи да кызларның кумирына әйләнә. Арада сагыз кебек ябышканнары да була. Бер кыз аның артыннан берничә ел ияреп йөри. Таҗи туктап: «Артымнан йөрмә, минем гаиләм бар. Спектакльләргә генә килә аласың», - дип тә әйтеп карый, барыбыр аңламый.

Әлбәттә, шундый кәттә артист Таҗиның хәләл җефете булып яшәүләре Рәйсә ханымга бик җиңел булмагандыр. Яшьрәк чагында хатынының эшеннән елап кайткан чаклары шактый булган. Бигрәк тә спектакльләрне телевизордан күрсәтә башлагач, канына тоз салучылар арта. «Ничек инде син бөтен халыкка кызлар кочаклап күрсәткән ир белән торасың?», - дип, теңкәсенә тияләр. Таҗетдинов хатынына яшьли андыйларга җавап бирергә өйрәнергә куша. «Бервакыт өйдә телефон шалтырый. Берәү: «Хатыныгыз яныгыздамы?» - ди. «Янымда», - дип, трубканы Рәйсәгә суздым. Ә телефоннан хатын-кыз тавышы ишетелә: «Рәйсә ханым, минем бит Ринаттан балам бар!» Ә хатыным мишәр белән яши-яши шомарган, җавабын шунда ук бирде: «Молодец икән, сезгә дә көче җиттемени? Кара, нинди гайрәтле ир белән торам икән мин. Бик яхшы булган!» - ди. Мондый җаваптан соң, гаилә бозарга теләүченең сүзе бетте».

Алар студент чагында, Мәскәүдә укыганда ук өйләнешәләр. Казанга кайткач, балалары тугач, яшәргә юньле-башлы  урыннары булмагач, Таҗи яраткан театрын ташлап, Мәскәүгә китәргә тели. Әмма ул чорда анда да өеп куймаганнарын белеп һәм башкаладагы остазларының киңәшен дә тотып, ул Казанда калырга була. Шушы фикергә килүенә ярдәм иткәне өчен ул хатынына да гомер буе рәхмәтле була. Иң авыр чакларында хатыны аңа: «Мин үз өстемә андый ук җаваплылык ала алмыйм, сине рус арасына алып китеп, бәлагә тыгып, соңыннан, мин бит аны шундый әйбәт ачылып килгән җиреннән, милли театрыбыздан, сөйгән халкыннан аердым дип, гомер буе үкенеп яшисем юк. Рус телең  дә әлләни түгел, аннан театрсыз үләчәксең бит син!» - ди.

Шәкертләр укытмаган ике зур талант иясе бар. Аның берсе – мәшһүр Илһам Шакиров, икенчесе – Ринат Таҗетдинов. Соңгысы укытмавының сәбәбен җәмәгать эшләренең күп булуы белән аңлата. Күп мәртәбәләр артистлар укытырга чакырып карыйлар аны. Мәдәният институтының  элеккеге ректоры Беляев та чакырган: «Ринат, кил инде, син йөрмәссең, синең фамилияң генә кирәк», - ди. «Мин әйтәм, ничек инде, Рәис Кыямович, мин студентларны алыйм да аларны надан калдырыйммы? Минем бит исемем бар. Алынам икән, мин укытырга тиеш, артист итәргә тиеш. Болай гына исем өчен генә йөри алмыйм», - дип җавап бирә. Чыннан да теләмәгәнгә түгел, эше күп булган олуг артистның. Ул бик озак еллар ТР Театр әһелләре берлеге рәисе вазифасын башкара.  Гомер буе җаваплы рольләр, җаваплы эшләр... Ринат Таҗетдинов исеме, аның иҗади җимешләре халык күңелендә һәм театр тарихының сәхнә бөеклегендә кала бирә. «Мин, үз ихтыярымнан торса, тормышның әшәке, кара якларын күрсәтә торган спектакльләр куймас идем. Театрда якты спектакльләр күбрәк булырга тиеш: сәламәт, дөрес, иманлы яшәү, саф мәхәббәт, таза тормыш турында», - ди күренекле  артист.

Белешмә

Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов 1938 елның 1 гынварында  Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясен) тәмамлый һәм шул елдан бирле Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли. Яшь артистның сәхнәдә башкарган беренче рольләре үк театрга сәләтле, талантлы актер килүен раслый. Күркәм йөз-кыяфәт, сәхнәдәге темперамент-дәртлелек, киң иҗат диапазоны төрле пландагы баш каһарманнарны уйнау өчен юл ача. «Кабулдагы миссия», «Алар бәхетле булачак», «Күктау», «Бөркетләр» фильмнарында төшә.  1967 елда – Тукай премиясе, 1982 – Россиянең халык артисты, 1986 – СССР Дәүләт премиясе, 2016 елда «Алтын битлек» һ.б. бүләкләргә ия була.

Фото: tatar-inform.ru