Россиянең халык артисты Нәҗибә Ихсанова: «Театр җан сорый торган урын»

Россиянең халык артисты Нәҗибә Ихсанова: «Театр җан сорый торган урын»

Кызык инде, бер урамлы, 20-25 йортлы кечкенә генә авылдан ике бөек артист чыккан. Аларның берсе – Нәҗибә Ихсанова, икенчесе – Әзһәр Шакиров. Гомерләрендә радио ишетмәгән, телевизорның барлыгын да белмәгән, бер тере артистны күрмәгән балалар, Мәскәүнең Щепкин исемендәге театр училищесен тәмамлап, Россиянең халык артистлары, республикабызның иң югары бүләге – Тукай премиясенә ия булалар. Нәҗибә Ихсанованың кызы Әлфия: «Мин моны Марска очып барып, яңа тормыш башлау белән чагыштырам», - ди, авыл балаларының, әнисенең шундый зур уңышларга ирешүенә гаҗәпләнеп. Тере артист күрмәсәләр дә, үзешчән артист булырга туры килгән үзләренә. Нәҗибә ханым «Беренче театр»да Биби ролен башкарганын гомере буе онытмый. Алар гаиләдә 7 бала үсәләр. Малайлары берәү генә була. Абыйлары сеңелләренең, концерт куеп, театр уйнап йөрүләрен бик үк өнәп бетерми, шулай да кызлар, аякларына кияргә булмагач, яланаяк, кар өстеннән кечкенә генә клубка концерт куярга йөгерә торган булганнар. Артистлыкка укырга кереп кайткач та, авылдашлары арасында әнисенә: «Миңнеямал, нигә сөенгән буласың, кызыңның кая укырга кергәнен бик яхшы беләбез ич», - диючеләр булган. Ә әнисе утырып елаган. Соңыннан артист  кызлары белән чиксез горурланган. Әтиләре сугыштан яраланып кайткан да, азрак савыга төшкәч, кабат фронтка  киткән. «Кайтып 25 ел яши, балаларымны аякка бастыра алсам, үкенечем калмас иде», - дип әйтә торган булган, сугышта һәлак булучыларны күргәч. Шөкер, әти-әнисенең теләкләре кабул булган, балаларының уңышларын күреп, шуңа сөенеп, бу дөньядан киткәннәр.

Сәхнәдә 340 ка якын роль уйнаган, әле 70 яшендә дә сәхнәдә шпагат ясый алган артист ничек шулай барысына да өлгерә алды икән соң? Әлбәттә, бар ирешкән уңышлары да ире Туфан (Миңнуллин – ред.) аркасында инде, диючеләр дә табылыр. Һәм чыннан да алай уйлаучылар да күп булган. Драматург ире аркасында гына яхшы рольләр, дәрәҗәле исемнәр, сәхнәгә куела торган әсәрләрендә гел аңа гына төп рольләр һ.б. Бу сүзләрнең күпмедер дәрәҗәдә хаклык та бардыр. Нәҗибә ханым үзе дә бу хакта ике төрле фикер әйтә. «Мин, Туфан язып бетерүгә, миңа роль бармы, дип сорый идем. Махсус минем өчен ул күпме рольләр иҗат итте. «Моны Нәҗибә уйнасын!» - дип режиссерга әйтә торган иде», -  дисә, икенчесендә: «Хатынына багышлап нәрсәдер язу, нәрсәдер эшләү – ул аның гадәтендә түгел. Ул чиста намус белән сәнгатькә хезмәт итте», - ди. Ничек кенә булса да, хәерлегә булгандыр, дип юрыйсы килә. Чөнки Нәҗибә Ихсанова иҗат иткән һәр роль дә кабатланмас һәм үзенчәлекле. Ә ире язган пьесаларда уйнау турында ул болай ди: «Туфанның әсәрләрендә уйнау миңа икеләтә авыр. Чөнки ул әсәр Туфанның башында туганда ук, аның язылу процесслары минем аша узган була. Кайчакларда ул рольнең  миңа бирелүе дөрес булдымы икән, кемнеңдер өлешенә кермәдемме икән, дип, уңайсызланып, борчылып та йөрим. Мин беркайчан да роль сорап йөрмәдем. Һәрвакыт очраклы рольләрдә үстем. Үземнең көчем, тырышлыгым аркасында үстем. Туфан хатыны булсам да, булмасам да, шул ук юлны үткән булыр идем. Мин театр дөньясына үземнең барлыгымны белдереп, Аяз Гыйләҗевның «Көзге ачы җилләрдә»се белән килеп кергән идем. Юлымда Туфан очрамаса да, мине инде театр дигән галиҗәнап дөнья үз күчәренә бөтереп алган иде. Мин барыбер үз дигәнемә ирешкән булыр идем. Чөнки мин эшсез тора алмыйм. Нинди роль бирсәләр дә, мин, ажгырып,  шуңа ябыштым».

Туфан Миңнуллин  белән Нәҗибә Ихсанова ничек кавышканнар, табышканнар соң? Туфан аңа хисләрен беренче курста Яңа елны каршы алганда аңлаткан. Мәктәпне тәмамлап кына килгән япь-яшь кыз,  Туфанның сүзләреннән соң температурасы күтәрелеп, караватка ауган. Икенче көнне укырга килмәгәч, Туфан йөгереп аның янына килеп җиткән. Ә Нәҗибәнең, аны күрүгә, кабат хәле киткән. Беренчедән, Туфаннан шөлләгән, икенчедән, Казанда егете калган. Булачак драматург, юк эшне бар итеп, гел боларның бүлмәсенә керә торган булган. Тик Нәҗибә аның игътибарына җавап бирмәгәч, Туфан, укуын ташлап, Казанга кайтып китәргә җыенган. Нәҗибәне деканатка чакырып, синең аркада шундый кеше укуын ташларга җыена, кулыңны тотып торырга булса да рөхсәт ит, дип сорыйлар. Шуннан башлана... «Туфан минем авыл кызы булуымны яратты. Шәһәр кызларын кешегә дә санамый иде ул. Тотнаклы, тәрбияле, тыйнак авыл кызы кирәк иде аңа. Ә беренче мәхәббәтем күрше авыл егете Расих иде. Без шул авыл мәктәбендә укыдык. Өч ел буе Расих безнең авылга килеп йөрде. Ул мине артистлыкка укырга озатты. Алар чагыштырмача бай яшәделәр, әтисе тегермәнче иде. Казанга китәр алдыннан миңа аларда кунарга туры килде. Әнисе миңа урынны аралыкка җәйде. Ярлы гаиләдән, өс-баш та әллә ни түгел, бәлки шуңа түргә уздырасы килмәгәндер. Шул аралыкта йоклатканнарына бик нык гарьләндем. Юкса, Расих шунда әнисенә: «Нәҗибәгә урынны түргә җәйик», - дип әйтә ала иде бит. Әйтмәде. Ә Туфан мине кадер-хөрмәттә яшәтте. Бәрәңгене әрчүен мин әрчегәнмендер, әмма калган мәшәкать минем җилкәдә булмады. Мин әзергә бәзер яшәдем.  Бүгенгәчә сабын белән порошокның кайда сатылганын, ЖКУ, банкларның кайда икәнен белмим. Әллә нигә бер базарга ияртеп чыга иде мине ул. Анда да, әле озак буласыңмы син, кайтабызмы инде, дип, янында уфтанып басып тора идем. Нәҗибә Ихсанова дигән исемем, яраткан тамашачым булса да, минем әле тагын бер кадерле, кодрәтле исемем бар: «Туфан хатыны» дигән исем ул – минем горурлыгым».

Нәҗибә Ихсанованы нәрсә борчый?  Театрны ныграк җанландырасы килә аның. «Минемчә, театрда эшләгән һәрбер кеше бөтен җанын биреп эшләргә тиеш. Театр җан сорый торган урын ул. Сәнгатьтә булуым, сәхнәгә чыгуым миңа яшәү дәрте бирә. Сәхнәгә чыгып, дулап бер уйнап керсәм, тәнемә көч иңгәндәй була. Спектакльдә уйнау – ул рольне бала тудырган кебек тудыру. Роль белән бергә мин дә яңадан туам», - ди танылган артистыбыз.

Белешмә:

Нәҗибә Гыймай кызы Ихсанова (Миңнуллина) 1938 елның 25 гыйнварында Азнакай районының Буралы авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесының татар студиясен тәмамлый һәм, шул елдан башлап, бүгенге көнгәчә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли. Сәхнәдә 340 тан артык роль башкара. Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»ендәге – Өммия, Аяз Гыйләҗевның «Көзге ачы җилләрдә»сендә – Гәндәлиф, Туфан Миңнуллинның «Миләүшәнең туган көне», «Дуслар җыелган җирдә», «Хушыгыз» спектакльләрендә – Миләүшә һ.б. рольләре белән татар театры тарихына алтын хәрефләр белән язылды. Нәҗибә Ихсанова - Россиянең халык артист, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Фото: tatobzor.ru, tnc-mo.ru, matbugat.ru