Россиянең халык артисты Фатыйма Ильская: «Минем бөтен тормышым - сәхнә, кайгымны да аның белән уртаклашам»

Россиянең халык артисты Фатыйма Ильская: «Минем бөтен тормышым - сәхнә, кайгымны да аның белән уртаклашам»

Фатыйма Ильская турында фикерләр төрле. Аны бик көйсез, үзсүзле  артист, дип әйтүчеләр дә шактый. Бик гади иде, диючеләр дә бар. Ире Фәтхи Бурнашны төрмәгә утырткан хатын дигәнне дә укыдык. Хаклык барсында да бардыр. Әмма ул бөек артистка – анысы бәхәссез! Татар театрының легендасы Фатыйма Ильская әтисеннән - ике айлык, әнисеннән ике яшендә ятим калып, әбисе һәм бабасы тәрбиясендә үскән, 13 яшендә актерлык эшчәнлеген башлап җибәргән.

Имештер, бервакыт, нигәдер кәефе китеп,  Фатыйма Ильская Кәрим Тинчурин пьесасында роль әзерләп тә, премьерада уйнаудан баш тарткан. Тинчурин үгетләп тә караган үзен, ялынган да, тик Ильская аяк терәп каршы торган. Ниһаять, Тинчурин: «Ярый алайса, фәлән артистканы тиз генә әзерләрбез», - дигәч, Ильская: «Юк, үзем уйныйм!» - дигән. Икенче бер тапкыр спектакль барган вакытта  Ильская бер артистка белән сүзгә килә һәм: «Әгәр дә шул артистка минем ботинкамның шнурын бәйләмәсә, сәхнәгә чыкмыйм», - дип белдерә. Теге артистка Ильскаяның шнурын бәйләргә теләмәгәч, театр директоры, баш режиссер аңа ялыналар – зинһар, шул киребеткәннең шнурын бәйләгез, югыйсә, тамашачы алдында хур булабыз, диләр. Артистка, киң күңеллелек күрсәтеп, Ильскаяның капризын үтәргә риза була. Соңыннан әлеге ике артист гомергә дус булганнар, имеш. 

Фатыйма Ильскаяның бердәнбер улы – Фуат сугышта һәлак булган. Сугышка китәр алдыннан ул, улын кочаклап, аңа болай ди: «Зинһар, әсир төшә күрмә, танк эчендә яна күрмә, танктан чыгып калырга тырыш». Улы танктан чыга, шунда автомат утына эләгә. «Сүземне исенә төшереп чыккан, балакаем, бәлки, ватык танк эчендә бераз утырса, исән дә калган булыр иде...», - дип өзгәләнгән ул. Кайгы телеграммасы килгән көн Фатыйма ханым өчен иң дәһшәтле көн була. Ләкин ул шул көнне дә театрда «Гроза» («Яшенле яңгыр»)  спектаклендә үзе башкарачак рольне уйнап чыга, гәрчә администрация спектакльне башка  әсәр белән алыштырырга теләсә дә. Горур артистка, бөтен көчен җыйнап: «Юк, алмаштырмагыз, мин уйныйм, минем бөтен тормышым - сәхнә, кайгымны да аның белән уртаклашам», - дип җавап бирә. Ул спектакльдә Катерина ролен башкара, соңгы пәрдәдә Борис белән саубуллашу сәхнәсен күз яшьләре белән уйный, йөрәгендәге бөтен хәсрәтен сәхнәгә сала. Ә сәхнә артындагы артистлар, аны күзәтеп, яшьләренә буылалар. Инде аннан соң күп еллар узгач, артистка үзе дә авырып, теге дөньяга әзерләнә башлагач, ул улының үлгән көнен искә төшереп, үзен саклаучы сәхнәдәшләренә: «Әгәр Фуатым исән булса, ул да һәм аның балалары да минем янымда булырлар иде бит», - ди. Улының  әнисенә язган искиткеч җылы хатлары бүген дә театр архивында саклана.

Театрга кереп китүе дә очраклы гына була аның. Иптәш кызы аны көчләп диярлек Оренбургта оешкан татар театрына алып бара. Озак та үтми, дустының шул театрда уйнаучы абыйсы Фатыйманы  авырып киткән артист урынына уйнап торырга чакыра. Укый-яза белмәгән яшь артисткага суфлер билгелиләр, ул укый, Фатыйма кабатлый. Фатыйманың хәтере искиткеч яхшы була, ул җөмләләп кенә түгел, текстны абзацлап хәтерендә калдыра. (Һәм гомер буе иң яхшы хәтергә ия артистка санала). Ильскаяның сәхнәдә беренче тапкыр уйнаганын күргән Шәриф Камал: «Бу кызны ычкындырмагыз! Бу кыз шәп артистка булачак! Аның бөтен кыяфәте – һәммәсе театр өчен яратылган!» - ди.

Фатыйма Ильская өч тапкыр кияүгә чыга. Беренчетапкыр – Фатих Бәкергә, аннан улы туа. Икенче мәртәбә – драматург Фәтхи Бурнашка. Өченче тормыш иптәше биюче, хореограф Фәйзи Гаскәров була. Бурнаш өстеннән шикаять язалар. Имеш, ул солангалиевчеләр белән тыгыз элемтәдә тора, алар кулга алынгач, аларның гаиләләренә булыша. Бу шикаятьне Бурнашның тормыш иптәше, бөек артист, татар сәхнәсенең йөзек кашы Фатыйма Ильская язган. Ул бүген дә КГБ архивында саклана икән... Алар 1928 елда кавышалар һәм бергә өч ел чамасы яшиләр. Тормышларында гаугалар еш чыгып тора. Үз ихтыяры белән язганмы ул бу шикаятьне, әллә кемнеңдер кушуы, куркытуы буенчамы? Соңгысы дөреслеккә якынрак булырга тиеш, чөнки шикаять 1930 елның 1 сентябрендә язылган. Ә берничә көн элек, 27 августта, Фатыйма Ильскаяны Черек күлгә чакыралар, аның белән «әңгәмә» үткәрәләр (архив мәгълүматлары буенча). Еллар узгач та, артистка бу хакта сөйләшергә яратмый, сүзне һәрчак икенчегә борырга тырыша. Рәссам Бакый Урманче да бик еш кына: «Шуңа күрә мин Ильскаяның сурәтен ясый алмадым. Бурнаш минем бик якын дустым иде, мин Фатыйманы шуның өчен кичерә алмадым», - дип әйтә торган була. 1941 елда Бурнашка суд була. Ильская элекке күрсәтмәләреннән баш тарта. Ире белән торган гомердә аңардан советларга, партиягә каршы бернинди сүз ишетмәдем, дип дөресен сөйли. Тик соң - поезд киткән була инде...

Иҗат кешесе, артист халкы, чын талант иясе  - йөрәк белән уйлап, хис белән яшәүче кеше. Үз дәрәҗәсен белеп, масаймый гына яшәү театр тарихында Фатыйма Ильскаяны  югары урынга менгерде.

Белешмә:

Фатыйма Салих кызы Ильская ( Хуҗасәетова) 1902 елның 31 декабрендә Оренбург шәһәрендә туа. 13 яшендә сәхнә эшчәнлеген татар театр труппасында башлый, аннары «Сәйяр» труппасында дәвам итә. Ташкент драма театрында эшләп ала. 1921-1923 елларда ул – Көнчыгыш фронтның Идел буе бригадасы политбүлеге театрында. 1923 елдан башлап, аның  илле елдан артык  иҗади гомере Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия теары белән бәйле. Бу театр сәхнәсендә ул дөнья, рус һәм татар классиккасы әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә якты образлар иҗат итә. Ул иҗат иткән Турандот (К.Гоцци «Принцесса Турандот»), Луиза (Ф.Шиллер «Мәкер вә мәхәббәт»), Сюзанна (П.Бомарше «Фигароның өйләнүе»), Катерина (А.Островский «Яшенле яңгыр»), Дилбәр (К.Тинчурин «Җилкәнсезләр»), Фатыйма (М.Әмир «Тормыш җыры») һ.б. Ильскаяның кабатланмас иҗат кешесе булуы, тормышны сөюе, хатын-кызга хас мөлаемлылыгы, иҗат диапазонының киңлеге һәм талантының күпкырлылыгы турында сөйли. 

Аңа Татарстанның һәм Россиянең  халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә. 

Фатыйма Ильская 1984 елның 15 ноябрендә вафат була. Ул яшәгән йортка истәлек тактасы куелган.   

Фото: kitaphane.tatarstan.ru