Россиянең халык артисты Айрат Арсланов: «Сәхнәдән классика төште»
Татар халкының мактанычы һәм горурлыгы булган, милли рухлы бөек шәхесләре бар. Шигърияттә – Габдулла Тукай, музыкада – Салих Сәйдәшев, җырда – Илһам Шакиров, рәсем сәнгатендә – Бакый Урманче, ә нәфис сүз сәнгатендә – Айрат Арсланов.
Бөек композиторыбыз Салих Сәйдәшев белән Айрат Арсланов бер йортта яшәп алалар. Йорт дигәнең «коммуналка» инде. Арслановның радиода диктор булып эшләгән чагы. Беркөнне Сәйдәшев аны үзенә чакыра да: «Айрат, тиздән минем юбилей кичәсе була. Мин ул кичәне синең алып баруыңны сорыйм», - ди. Яшь диктор каушап кала. Чөнки ул 1949 елда театр техникумын тәмамлаган яшь кеше, сәхнәдә әле бер концертта да катнашканы булмый. Шуңа да ул бу зур эшкә алынудан уңайсызлана: «Салих абый, бик зур рәхмәт сезгә. Ләкин мин бит әле куркып калдым», - дип әйтергә мүҗбүр була. «Курыкма, барысы да яхшы булыр, сине ишеткәнем бар. Тукайны бик матур укыйсың. Концерт кичәсендә бер-ике шигырен дә укырсың», - дип күндерә Сәйдәшев. Шулай итеп, 1951 елның 10 гыйнварында хәзерге К.Тинчурин театры бинасында (ул вакытта - Камал театры бинасы) Салих Сәйдәшевның зур юбилей кичәсе үтә. Аның концерт өлешен АйратАрсланов алып бара. Концерттан соң олуг композитор яшь артист яныны килә дә, кулыннан кысып, аркасыннан сөеп: «Менә синең радиога гына түгел, татар эстадасына да аяк басуың шушы көннән башлансын», - ди. Салих Сәйдәшевның бу сүзләре Арсланов хәтерендә мәңгегә кала, һәм алдагы язмышы нәкъ ул әйткәнчә була да.
Концерт-кичәләрдә, гадәттә, үзәк урында җыр була. Җыр арасындагы бушлыкны тутырыр өчен яисә җырны җырга ялгау, артистны ял иттереп алу өчен генә арага бию номерларын кертәләр, шигырь яисә мәзәк сөйлиләр. Айрат Арсланов, беренчеләрдән булып, бу традицияне боза. Татар сүзенең, татар шигыренең бәясен күтәрә. Ул катнашкан кичәләрдә сүз һәрчак иң алгы урынга чыга. Артистның янә бер зур үзенчәлеге – ул татарча да, русча да укый. Ул вакытта андый шәхесләр булмый. Хәер, хәзер дә андыйлар юк. Октябрьнең 40 еллыгына һәм Ленинның 100 еллыгына багышланган Бөтенроссия конкурсларында катнашып, ул икесеннән дә лауреат исемнәре белән кайта.
Айрат Арсланов соңгы елларда сәнгатьле укуның юнәлеше үзгәрүгә дә бик борчылган. «Хәзер «Шаян-шоу»лар китте. Мин аларның репертурларын өнәп бетермим. Сәхнәдән классика төште. Тукай да укылмый. Такташ да укылмый. Туфан да укылмый. Бүгенге көндә менә дигән шагыйрьләребез бар, алар да укылмый. Алай булмый бит ул. Минем Мәскәү, Ленинград сәхнәләрендә концертлар белән бик күп катнашканым булды. Чайковский залына опера солистлары белән елына бишәр мәртәбә килә идек. Мин шул концертларны алып баручы буларак, сәнгатьле уку белән катнаша идем. Ул концертлар искиткеч уңыш белән үтә иде. Ә хәзер нәфис сүз өлкәсендә эшләүчеләрнең репертуарында - бары тик көлдерү әйберләре генә».
Белешмә
Айрат Гәрәй улы Арсланов 1928 елның 10 апрелендә Башкортостанның Бүздәк районы Ахун авылында туа. 1949 елда театр училищесының - актерлык бүлеген, 1967 елда Луначарский исемендәге Мәскәү театр сәнгате институтының актерлык факультетын тәмамлый. 1948 елдан Татарстан радиосында - диктор, 1956-61 елларда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында артист булып эшли. 1961–65 елларда - Казан телевидение студиясендә актер һәм диктор, 1965 елдан - Татар дәүләт филармониясендә эстрада артисты һәм 1985 елдан - режиссер. Олуг хезмәтләре өчен Татарстанның һәм Россиянең халык артисты исемнәренә лаек була.
Айрат Арсланов 2010 елның 23 апрелендә Казанда вафат була. Казан шәһәренең бер урамы аның исемен йөртә, ул яшәгән йортка истәлек тактасы куелган.
Источник фото: records.su