Россиянең, Казахстанның, Татарстанның халык артисты Фуат Мансуров: «Мин булдыра алмыйм дип, кул селтәмәскә кирәк»

Россиянең, Казахстанның, Татарстанның халык артисты Фуат Мансуров: «Мин булдыра алмыйм дип, кул селтәмәскә кирәк»

Фуат Мансуров данлыклы музыкант һәм дирижер гына түгел, ул альпинизм буенча СССРның спорт мастеры, тимераякта шуу буенча спорт мастеры, шахмат буенча чемпион булган, кайбер операларны рәссам буларак бизәгән кеше. Уннан артык тел белә. Ә үзе университетның физика-математика факультетын тәмамлаган.

...Берара Фуат Мансуров Германиядә оркестр белән эшләп ала. Немецча яхшы белә. Ул аларга: «Мин – бәхетле кеше. Минем музыкадан беренче остазым немец кешесе иде. Ул бик каты куллы кеше иде, анда-монда суга иде. Мин виолончельдә укыганда, бер хата җибәрдем. Өченче хатадан соң ул бармакны папирос белән яндырды», - ди. Немецлар хәйран калалар: «Ул Гитлерның иптәше булгандыр»,- диләр. Ф.Мансуров аларга болай ди: «Сез Бахның, Бетховенның туган җирендә яшәп тә, шул кадәр тәэсиррсез уйныйсыз. Бу мөмкин түгел. Мин үземне бәхетле дип саныйм. Чөнки күп укытучыларым яхшы булдылар. Алар мине югары дәрәҗәгә күтәрергә күп көч куйдылар». Бу сүзләрдән соң оркестр мизгел эчендә үзгәрә.

Фуат Мансуров мәктәптә укыганда бөтен түгәрәкләргә дә – драмтүгәрәккә дә, рәсем түгәрәгенә дә, фототүгәрәккә дә, тынлы оркестрга да йөри. Оркестрның баянчысы армиягә киткәч, инициативаны үз кулына ала. Аннан соң кларнетта, флейтада, тромбонда уйнарга өйрәнә. Акрынлап бу уен коралларын үзенә сатып ала һәм өендә симфоник оркестр инструментларының коллекциясен туплый.

Ф.Мансуров спортта да зур уңышларга ирешкән шәхес. Алма-Атада университетта укыган вакытта ул, һәр көнне сәгать алтыда торып, стадионда йөгерә, аннан лекцияләргә бара. Альпинизм белән дә

җәй көне ял вакытында шөгыльләнгән. «Кешедә тәртип булырга тиеш, бөтенесе дә тәртиптән тора», - дип әйтергә яраткан ул.

Фуат Мансуров уннан артык тел белүен дә үзенең ялкау булмавыннан күрә. Аннан еш кына: «Сез ничек өйрәнәсез телне?», - дип сорый торган булганнар. Ул: «Язык надо зубрить! Мин Чеховның хатларын укыйм, ул – иң югары дәрәҗәле тел. Горбачевлар, Ельциннар укыса бу хатларны, алай начар сөйләшмәсләр иде», - дип җавап биргән.

1962 елда Фуат Мансуров беренче тапкыр симфоник оркестр белән Казанга килә. Шунда композитор Нәҗип Җиһанов аңа: «Сез татар музыкасын уйнарга тиеш. Моңа ничек карыйсыз»,- дип сорый. Ризалыгын биргәч, Җиһанов аңа үзенең сюитасын бирә. Аны уйнагач, автор үзе килеп: «Мин язганнан да яхшырак булды бу»,- дигән. Соңыннан Ф.Мансуров Зур театрда Җиһановның «Җәлил»ен куя. Концерттан соң Җиһанов аңа: «Фуат, гомеремдә дә мондый уңышка ирешкәнем юк иде. Хәзер тынычлап үләргә дә мөмкин»,- дигән. Һәм чыннан да өч сәгатьтән соң ул үлә.

Коммунистик режим вакытында күп кенә иҗат әһелләре йә чыгып китте, йә качып китте. Рудольф Нуриев та, Ирек Мөхәммәдев та, Софья Гобәйдуллина да китеп, чит җирләрдә дан казандылар. Ә Фуат Мансуров китми. «Минем гаиләм бөтенесе дә шушында калды. Әнием дә, хатыным да, улым да автокатастрофада вафат булды, барысы да кабердә яталар. Мин аларны ташлап китә алмыйм. Минем Казанда кызым Аниям бар. Ул да мине монда тота»,- дип туган илендә калуының чын сәбәпләрен аңлаткан бөек талант иясе.

Белешмә. Фоат Шакир улы Мансуров 1928 елның 10 гыйнварында Алма-Ата шәһәрендә туа. Әтисе – гади хезмәткәр, әнисе – музыкаль-драма театрында костюмер була. Фуат театрдагы барлык спектакльләрне дә карап бара. Аның музыка белән кызыксынуын күреп, күршеләре Т.Н.Росторгуева үзе аның белән шөгыльләнә башлый., нота белемен, чит телләрне өйрәтә, аннары музыка техникумына илтә. Гаилә хәлләре авырлашкач, ул укуны ташлый

һәм заводка эшкә керә. Авариягә эләккәч университетта һәм консерваториядә укый башлый. Аларны тәмамлагач музыка белгечлеге буенча эшли башлый. 1963 елда Казак опера һәм балет театрында баш дирижер. ә 1967 елда СССРның Зур театрында дирижер була. 1968 елда ул Казанда М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына баш дирижер итеп билгеләнә. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрына дирижерлык итә. Оркестрның концерт программасы өчен Фуат Мансуровка Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.

Фуат Мансуров 2010 елның 12 июнендә Мәскәүдә вафат була.

Фото чыганагы: saby-rt.ru