Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова: «Үзеңә нык ышану куркудан да яманрак!»

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова: «Үзеңә нык ышану куркудан да яманрак!»

Әлфия Авзаловага язмыш кечкенәдән ятимлек әзерләп куйган була. 5 яшьтә әнисе үлә, әтисе сугышта һәлак була. Аны әнисенең апасы – “Җыракай” үстерә. Әмма ачлык, ялангачлык, ятимлек аны сындыра алмый, Ходай биргән таланты, тырышлыгы нәтиҗәсендә ул атаклы җырчы булып китә.  Бернинди музыкаль белемгә ия булмаган килеш шундый үрләр яулаган икән, бу инде тикмәгә генә түгел, монда нидер бар...

...Беркөнне, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләгән вакытында,  Әлфия Авзалова, эшкә барырга дип, трамвай тукталышына чыга. Уйланып торган арада каршына бер бабай килеп баса. Ямь-яшел чапан кигән. Ул: «Кызым бер генә тәңкә акча бир әле», - дип сорый. Булачак сәхнә йолдызының кесәсендә ике сум акча була. Ул заманда бер сумга бер атна яшәргә мөмкин булган. Әлфия бабайга сораган акчаны бирә. Бабай: «Рәхмәт, кызым», - ди дә күздән югала. Күзләре белән күпме генә эзләсә дә, артист аны таба алмый. Остабикәләргә бу хакта сөйли. «Хозыр галәйһиссәлам булган ул», - диләр. Бабайларга сөйли, алар да беравыздан: «Сиңа Хозыр Ильяс очраган, бәхетле булырсың», - диләр. Еллар буе шул бабай күз алдыннан китми: «Аллаһы Тәгаләдән бер хәбәрдер», - дип уйлый, соңгы ике бер сумының берсен шуңа  биргәнгә сөенеп туя алмый. Һәм, чыннан да, балачагында күпне күрсә дә, Әлфия Авзалова алга таба интегеп яшәми, халыкның иң яраткан артисты булып, бәхетле тормыш һәм иҗат юлы үтә.

Ходайның барлыгына ул Актанышта вакытта ук ышана... Агитбригада белән авыллар буйлап йөргәндә, клубны ачып яшьләргә кичә үткәрәләр. Соңыннан иптәш кызы белән шунда ук йокларга да калалар. Йокыга китүләре генә була, клуб эчендәге дөбердәгән тавышка куркып уянып китәләр, меңләгән кеше биимени? Клубны сүтелгән мәчет бүрәнәләреннән китереп салганнар икән. Аларга кадәр дә клубта мондый күренешкә тап булгалаганнар. Шуннан соң үсмер кыз Әлфия куркып кала, әбисе аны атна буе абыстайга өшкертергә йөртә.

...Сугыш вакыты. Ерак апасы белән утын урлап кайтып баралар. Шул вакытта болар каршында гына, ялт итеп, күк капусы ачыла. “Җыракай” утыннарын ташлый да теләк теләргә тотына. Аңа нәни кыз Әлфия дә кушыла... Тагын бер тапкыр шушы күренеш белән очрашырга туры килә аларга. Өйдә мич башында утырганда, бөтен йорт эче кинәт кенә яп-якты була. Тагын теләкләр телиләр.

...Кайсы гына артистка җыр сүзләрен оныту дигән нәрсә хас түгел икән ул?! Хәзер генә ул суфлердан карап җырлыйлар. Әлфия Авзалова белән дә була шундый хәл. Һәм әле кайда, кайчан диген? 1957 елда Мәскәүдә узган Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында! Бу бит хөкүмәт дәрәҗәсендә оештырылган концерт! Җыр сүзләрен оныта да  аны үз сүзләре белән тәмамлап куя. Халык гөрләтеп кул чаба, җырчыны кабат-кабат сәхнәгә чакырып чыгаралар. Тик Әлфия Авзалова гына шатланмый, җир ярылса, җир тишегенә кереп китә идем, тишеген генә тапмадым, ди. Шуннан соң аны өч ел зур сәхнәгә чыгармыйлар, авыл клубларында гына җырларга рөхсәт итәләр. Бу аның  беренче һәм соңгы ялгышы була. «Яшь чакта мин үземә артык нык ышанганмын, әнә шул мине ялгыштырган да. Үзеңә артык ышану куркудан да яманрак! Шуннан соң мин сәхнәгә чыгар алдыннан һәр сүзне кабатлап чыга башладым...»,  - ди мәшһүр җырчы.

Белешмә:

Әлфия Авзал кызы Авзалова 1933 елның 15 гыйнварында Актанышта туа. Кечкенәдән агитбригадаларда җырлап йөргән үзешчән артистны  1952  елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә чакыралар. Кабатланмас матур тавышка ия булган кыз тиз арада ансамбльнең алдынгы башкаручыларыннан берсе булып таныла. 1957  елда Мәскәүдә узган Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында ясаган чыгышы аңа беренче зур уңыш китерә.

Берничә елдан җырчының таланты һәм мөмкинлекләренең тар кысаларга гына сыймавын аңлаган филармония җитәкчелеге Әлфия Авзаловага үз иҗат группасын оештырырга рөхсәт бирә. Солтан Габәши, Александр Ключарев, Заһит Хәбибуллин һәм башка композиторларның катлаулы әсәрләрен, халык көйләрен һәм заманча җырларны башкара. Мәскәүдә махсус курсларда укып кайтып, дөнья халыклары җырларын өйрәнә. СССРның барлык төбәкләрендә дә берничә тапкыр булып, анда яшәүче милләттәшләребезнең моңга сусаган күңелләренә җылылык өрә.

Әлфия Авзалова ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены  белән бүләкләнә. Аңа Татарстанның халык артисты (1970), РСФСРның атказанган (1983) артисты исемнәре бирелә. 1992 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

2017 елның 15 июнендә Казанда үлә. Яңа татар зираты бистәсендәге зиратта җирләнгән.

Аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган «Моң патшабикәсе» исемле документаль фильм эшләнгән. Актаныш район үзәгендәге мәдәният йортына, Казан урамнарының берсенә аның исеме бирелгән. Ул яшәгән йортка истәлек тактасы куелган. Казанның Яңа татар бистәсе зиратында һәйкәл – таш куелган.

Фото: evening-kazan.ru,