Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Галимә Ибраһимова
Галимә Ибраһимова җиде балалы ишле гаиләдә авылда туып-үсә. Вафа хәзрәтнең биш кызының һәркайсы чибәр һәм дин гыйлеме алган булсалар да, авылда калмыйча, заманча шәһәр белеме алырга омтыла. Олы апалары янына шәһәргә килгән Галимәне мәшһүр артист Зәйни Солтанов очраткач, апасына: «Мәрьям, синең бу сеңлең сәхнә өчен туган, ул артистка булырга тиеш», - ди. Коръән сүрәләрен яттан белгән мулла кызы әдип, режиссер һәм талантлы артист сүзләрен үзен сәхнәгә чакырган фатиха буларак кабул итә, театр техникумына укырга керә. Аны тәмамлагач, Мәскәү эшче театрына җибәрәләр, бер ел анда эшләгәч, яшь артисткага Мәскәү театр техникумына керергә тәкъдим итәләр. Шулай итеп, Галимә Ибраһимова, татар артистларыннан беренчеләрдән булып югары белем алып, Казанга кайта, Академия театрында иҗат итә башлый. Аның башкаруында татар тамашачысы Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт»ендә – Луизаны, Островскийның «Төшемле урын»ында – Полинаны, Шекспирның «Отелло»сында – Дездемонаны, «Король Лир» да Корделияне күрә. Яшь героиняларны уйнап өйрәнгән артистлар өчен иң авыр сынау – өлкән яшьтәге рольләргә күчү. Син үзеңнең киләчәктә театрда эшләргә хакың бармы, юкмы икәнен исбатларга тиешсең. Ә бит күп артистлар ул сынауны уза алмый. Галимә Ибраһимова бу авыр сынауны уңышлы үтеп үзенең талантлы артистка икәнен раслый. Иң күп уйналган һәм иң отышлы дип табылган Ана роле Галимә Ибраһимованың соңгы роле була. Ул артистка буларак Ана ролен, аның җанын шулкадәр ачып бирә, тамашачы героиняның фаҗигасен үз язмышы кебек тетрәнеп кабул итә. Әлбәттә, Галимә Ибраһимова бу роле белән татар театры тарихына кереп калды.
Рус театрында Элина Быстрицкаяга табынганнар. «Дөнья чибәре», «Матурлык символы» дигәннәр. Бер телевизион тапшыруда Быстрицкаяның бәхетсез язмышы, ялгызлыкта үлеме турында күрсәтәләр. Ә татар театрында Галимә Ибраһимовага «Матурлык алиһәсе» дип сокланганнар. Кызганыч, үзебезнең матурлык алиһәсенең сәхнә тормышы да, үзе дә бик матур булса да, шәхси тормышында бәхете булмый. Сәхнә – корбаннар сорый, диләр. Бигрәк тә узган гасырның урталарында шулай булган. Артистлар сәхнә өчен җаннарын бирергә әзер булганнар һәм бик күп очракларда үзләрен корбан иткәннәр. Бала тапмау, тапкан очракта да, берне генә табу, бала тапкач, аны карауны чит-ятлар кулына тапшыру... Галимә Ибраһимова да 12 тапкыр авырлы булып, 12 тапкыр баласын тудырмаска мәҗбүр була. Сәхнә өчен! Матурлыгын саклар өчен! Луиза, Дездемоналар гүзәл булып күренсен өчен. 13 нче тапкыр көмәнле булгач, аңа «бу балаңны табарга тиешсең» дигәнгә юрарлык төш керә. Артист төшләргә, догаларга һәм төрле гореф-гадәтләргә ышана торган кеше буларак, 13 нче баласын табарга ниятли. Әмма моны кешегә сиздерәсе килми. Шуңа корсагын кеше сизмәслек, сәхнәдән беленмәслек итеп буып йөри. Баланың туар вакыты җиткәч кенә, поездга билет алып, юлга кузгала. Үзенчә баланы, вакытлыча гына бала тудыру йортында калдырып тора да, шау-шу басылгач, аны барып ала. Әмма тулгак поездда ук тота башлый. Һәм... аяк-куллары гарип булган кыз бала дөньяга килә. Матурлык алиһәсе шуннан соң бала таба алмый инде. Кызы гарип булса да, 13 тапкыр операция ясатып, үз йомышларын башкарырлык хәлгә килә, медицина институтын тәмамлап, кандидатлык диссертацияләре яклап врач-фониатр белгечлеге ала. Татарстанга гына түгел, бөтен Россиягә билгеле, кирәкле һөнәр иясенә әйләнә. Танылган артист Фердинант Сәләховта тамак төбендә рак булгач, ул аны Мәскәүгә үзе алып барып, тәмам терелгәнен көтеп торып, бу авыруны җиңгәнче, аны күз уңыннан ычкындырмый. Һәм андыйлар бик күп була. Әмма... Әти-әнисенә карата күңеле эреми. Ата-ана да балалары дип җан атып тормый. Әтисе – опера һәм балет театрының мәшһүр балетмейстеры Гай Таһиров. Аларның өчесенең дә яшәүләре генә түгел, үлемнәре дә аяныч тәмамлана. Галимә Ибраһимова яраткан эте үлгән хәсрәттән йөрәгенә көч килгәч, ваннасында суга капланып җан тәслим кыла. Кызы да салкын душ астында коенып, үпкәсенә салкын тиюдән кинәт кенә үлеп китә. Ире дә, йөрәге тотып, кемнедер чакырырга дип ишеге янына килгәч, ялгызлыкта җан биреп, күпмедер вакыт ишеге төбендә (ватып ачканчы) ятуга дучар була. Сәхнәнең алды шундый матур булса да, аның арты бик үк соклангыч түгел шул. Хәзер инде, шөкер, артистларыбызның язмышы башка. Заманасы да икенче... Cәнгать өчен күпме гомерләр бирелгән. Данлыклы артистыбыз Галимә Ибраһимова мисалы да моңа бер дәлил, бер зур гыйбрәт.
Белешмә:
Галимә Вафа кызы Ибраһимова 1909 елның 8 декабрендә Мамадыш районы Яңа Шандыр авылында мулла гаиләсендә туа. Казан һәм Мәскәү театр техникумнарын тәмамлый. Гомер буе Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли. Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» трагедиясендә – Луиза, Шекспирның «Отелло» трагедиясендә – Дездемона, «Король Лир» трагедиясендә – Корделия, Островскийның «Яшенле яңгыр» драмасында - Катерина, М. Әмирнең «Тормыш җыры» драмасында - Фатыйма, М.Кәримнең «Кыз урлау» комедиясендә – Туктабикә, Ш.Хөсәеновның «Зөбәйдә – адәм баласы» комедиясендә – Җәүһәрия һ.б. рольләр башкарып, тамашачының тирән ихтирамын казанды. Ш.Хөсәеновның «Әни килде» спектаклендә, Ана образын тудырып, ул аналарга да, үзенә дә һәйкәл куйды. Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты.
Галимә Ибраһимова 1984 елның 26 мартында Казанда вафат була.