Россиянең атказанган артисты Гөлсем Болгарская: «Без бүген булмаса, иртәгә булыр әле дигән өмет белән яшәдек»

Россиянең атказанган артисты Гөлсем Болгарская: «Без бүген булмаса, иртәгә булыр әле дигән өмет белән яшәдек»

«Татар театры үзенең 10 еллык хәятендә хатыннардан фәкать ике артистканы тәрбия кылып үстерде. Бу артистларның беренчесе Сәхибҗамал туташ Гыйззәтуллина булса, икенчесе, шөбһәсез, Өммегөлсем ханым Болгарскаядыр. Ул, чын мәгънәсендә, безнең милли сәнгатькәребез. Яшь театрыбызның авыр минутлары, шуның илә бәрабәр иң матур дәверләре Болгарскаяның исеме илә нык баглыдыр. Киләчәктә татар театрының тарихын язучы булса, ул тарихның иң башына, иң шәрәфле сәхифәсенә, шөбһәсез, Болгарскаяның да исемен куячаклар». Театр тәнкыйтьчесе Габдрахман Кәрам 1917 елда шулай язган. Ә милләтнең күренекле улы Мулланур Вахитов 1914 елда ук, аны Кариев белән бер рәткә куеп, «яңа тормышның ягымлы нурлары, үз-үзләрен аямыйча армый-талмый эшләүче сукачылар, чәчүчеләр», дип атый. Островский әсәрендә «караңгылык патшалыгындагы нур яктысы» булган Катерина ролен башкарганнан соң Болгарскаяның үзен дә шушы образга тиңлиләр.

Өммегөлсем (чын исеме) биш балалы гаиләдә олы кыз булып үсә. Ярлылык аны 10 яшеннән эшкә җигә – ул байларга идән юа, түбәтәйләр тегә. Үзе чая, көр күңелле кыз була. Әтисе дежур торганда рус театрында кайчак спектакльләр карый. 1910 елда Казанга беренче тапкыр «Сәйяр» труппасы гастрольгә килгәч, әтисеннән качып кына, иптәш кызы белән беренче тапкыр татарча тамаша карарга бара. Театрга килгәч, иптәш кызы аны артистлар белән таныштыра. Тик аңа бу кичне спектакль карап утырырга насыйп булмый. Бер кыз ролен уйнаучы җитмәгәнлектән, уйламаганда-көтмәгәндә  Габдулла Кариевның бик нык үгетләве, ялынуы аркасында, аңа сәхнәгә чыгарга туры килә. «Туташ, сез беренче артистка булмасагыз, кулымны кисәргә бирәм»,  - ди Кариев  соңыннан, аны котлап һәм рәхмәтләр әйтеп. Менә шуннан башлана аның ярты гасырдан артып киткән сокланырлык, бай, фидакарь сәхнә эшчәнлеге, артист тормышы. Ул шул ук елны Кариев чакыруы буенча «Сәйяр» труппасына килә.

«Ул вакытта артистка булу начар юлга басу белән бер дәрәҗәдә исәпләнә иде. Урамнан узганда карагруһчылар төрле начар сүзләр белән кычкырып кала иде. Балык мичкәләре арасына утырып, Идел буйлап төрле шәһәрләргә «ага» идек. Кая гына барсаң да, безне акчасызлык, ачлык көтә иде. Мең төрле хәйләләр белән спектакль кую өчен рөхсәт ала идек, әмма сбор аз булганлыктан, театрга, номерга һәм ашаганга түләргә акча булмыйча, эшләпә, чәйнек, кәсрүл, чынаяк шикелле нәрсәләребезне биреп калдырырга, кышкы салкыннарда җәйге пальтодан йөрергә, ачлы-туклы торырга туры килә иде. «Без бүген булмаса, иртәгә булыр әле, дигән өмет белән яшәдек»,- дип искә ала Болгарская театрда эшли башлаган беренче еллары турында.

Революциядән соң,  «Сәйяр»нең төп көчләре һәм башка төбәкләрнең танылып өлгергән артистлары белән Татар дәүләт театры төзелә. Гөлсем Болгарская милли театрның оешкан чорыннан башлап, гомер буе гел шул бер театрда эшләгән бердәнбер артист. Бу – аның көчле ихтыяры, түземлелеге, матур шәхси сыйфатлары, кешелеклелеге турында сөйли. Сәхнә тарихында беренче мактаулы исем алучы да ул. 1923 елда ук - Татарстанның халык артисты, ә 1925 елда исә Луначарский кулыннан РСФСРның атказанган артисты дигән мактаулы исем алуга ирешә. Тик аннан соңгы 40 ел иҗат гомере  эчендә 400 ләп роль башкарса да, аңа инде башка исем бирелми. Юкса бит, Россия генә түгел, СССР буйлап сибелгән татар халкына ел да берничә ай гастроль вакытларында күрсәтелгән рухи хезмәт бәяләп бетергесез. Беренче татар артисткаларыннан булган Болгарскаяга Россиянең генә түгел, СССРның халык артисткасы дигән исем дә бик урынлы булыр иде!

Махсус театр белеме булмаган бу артисткага каян килгән шундый осталык дип таң калырлык! Никадәр хезмәт һәм бер-берсенә капма-каршы характердагы никадәр образ? «Гроза»дагы – Кабаниха һәм «Чаткылар»дагы – Чикерткә Гыйльменисасы, «Гаепсездән гаеплеләр»дә – Кручинина һәм «Ташкыннар»дагы – Ханзафа, «Гамлет»тагы Королева һәм «Шәмсекамәр»дәге ярлы Гадилә карчык, «Дошманнар»дагы Полина һәм «Яшь гомер»дәге Зөләйха... Кызыксынучан, күзәтүчән, күргәнне дә, ишеткәнне дә тиз ота торган яхшы хәтерле Гөлсем Болгарскаяга тумыштан килгән сизгерлек, интуиция, эчкерсез табигате дә ярдәм итә. Төз гәүдәле, чибәр, сәләтле кызны тырышлыгы, таланты сәхнә йолдызы ясый. Аның иҗатына Г.Тукай, Г.Камал, Ф.Әмирхан, Г.Коләхмәтов, Ш.Камал, Г.Исхакый кебек алдынгы фикерле  шәхесләрнең дә йогынтысы зур була.

Белешмә:

Гөлсем Болгарская ( Өммегөлсем Муса кызы Әҗимова-Колмәмәт-Мостафина) 1891 елның 15 октябрендә Казанда туа. 1910 елда «Сәйяр» труппасында артист булып эшли башлый. 1922 елдан 1968 елга кадәр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында йөзләгән роль башкара. Гөлсем Болгарская - Татарстанның халык артисты, Россиянең  атказанган артисты.

Гөлсем Болгарская 1968 елның гыйнвар аенда Казанда вафат була. Яңа бистә зиратында җирләнгән.

Фото: Татарский национальный центр Московской области