Әрмәннәр: тарих һәм мәдәният

Әрмәннәр: тарих һәм мәдәният

Әрмәннәр – Кавказдагы иң борынгы халыкларының берсе. Дөньяда гомуми саны  6,5 млн кешедән артык. Әрмәнстан Республикасының төп халкы. Россиядә (2 миллионнан артык кеше) һәм АКШта күп өлеше яши. Грузия, Иран, Ливия, Төркия, Сүриядә әрмәннәр саны 100 меңнән артык; шулай ук башка илләрнең дистәләгән илләрендә яшиләр.

Борынгы әрмән халкының формалашуы Урарту дәүләте кысаларында б.э.к. IX–VI гасырларга туры килә. Б.э.к. VI гасырга караган борынгы Иран текстларында Әрмән таулыгында яшәгән «Армина» (грек. – Әрмәнстан) иле телгә алына. Халык үз илен Хәйк (Айк) дип атый.

Әрмән теле һинд-европа телләренең аерым төркеменә карый. Көнчыгыш әрмән һәм көнбатыш әрмән әдәби телләре бар, шулай ук күпсанлы диалектлар һәм сөйләшләр кулланыла.

Б.э.к. V гасырда кабул ителгән  әрмән алфавиты нигезендә язу әлегә кадәр үзгәрешсез диярлек кулланыла.

Диннәре: бер өлеше христиан-монофиситлар, шулай ук католиклар һәм протестантлар. Әрмән диаспорасы Россия Федерациясе территориясендә иң борынгы һәм күпсанлы диаспораларның берсе булып тора. Россиядә әрмән сәүдәгәрләренең беренчесе Алтын Урда чорында Әстерхан районында барлыкка килгән, аннары түбән һәм урта Идел буенда таралган.