Ризаэтдин Фәхретдин: «Минем эштәге кешеләр йорт-җир, мал-туар җыйганда, мин китап җыйдым»

Ризаэтдин Фәхретдин: «Минем эштәге кешеләр йорт-җир, мал-туар җыйганда, мин китап җыйдым»

Ризаэтдин Фәхретдин - мәшһүр төрки-татар тарихчысы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм әдип. Авыл мәдрәсәсендә генә укып белем алган, үзе үк шунда озак еллар укыткан, күп кенә фәнни хезмәтләр язган, үзлегеннән гарәп, фарсы, төрки телләрне өйрәнгән галимнең  хыялы мәшһүр мәдрәсәләргә барып, атаклы осталардан дәрес алу, зур китапханәләрне күрү, олуг галимнәр язган китапларны укып, эзлекле рәвештә белем алу булган. Гомер буе Курсави, Мәрҗани, Баруди һ.б. галимнәрдән ак көнләшү белән көнләшкән, чөнки алар яшь вакытларыннан ук Бохараның мәшһүр мәдрәсәләрендә укыганнар. «Алар гыйлем коесыннан чүмечләп  эчкәндә, мин энә белән кое казыганмын», - дигән ул, моңа бик әрнеп. Бохарага барырга теләге зур булса да, әтисе моңа каршы булу сәбәпле, хыялыннан баш тартырга мәҗбүр була. Әтисе аңа: «Син анда китеп тиз генә кайта алмассың, мин сине күрә алмыйча үләрмен», - дигән дә, улын кочып бик каты елаган. Шуннан соң, китәргә дип җыенган җиреннән, әткәсен рәнҗетүдән куркып, китә алмаган. Русча уку бозык әхлакка сәбәп була дип, ул заманда муллалар бу телне чит-ят итәргә тырышканнар. Ә  Ризаэтдин Фәхретдин бу өлкәдә дә үзенең алдынгы карашлы булуын раслый. Рус телен дә үзлегеннән өйрәнә. «Шәһәр һәм авылларда халык илә берлектә тормыш иткән кеше өчен, ана теленнән башка, бер дәүләт телен белү бик мөһим икәнлеге шөбһәсез. Шуңа сәбәпле балаларымны кирәкле дәрәҗәдә рус телендә укыттым», - дигән ул.

Авылда яшәсә дә, Ризаэтдин Фәхретдин «Тәрҗеман» газетасына  язылып, аны даими укып барган. Бу хәл мәдрәсәдә зур шау-шу куптарган. Казанда 5 китабы басылган. Шушы китапларны укыган Уфа мөфтие: «Бу яшь  кешедә өмет зур, үзен табып чакырыгыз», - дип кушкан. Шулай итеп Ризаэтдин Фәхретдин мөфтияттә казый булып эшли башлый. Үзенең төп эшеннән соң калган вакытларда, моңарчы тәртипсез, бер бүлмәнең идәнендә таркалып яткан Диния нәзарәте архивын, бөтен Россия мөселманнары турында төрле тарихи материалларны, меңнәрчә татар-башкорт халкының метрикаларын җыеп, уникаль архив төзи. Уфага килгәч үз китапханәсен дә булдыра. Яшь чагында китапка сусаган кеше, тырышып, үзенә китап җыя. «Минем эштәге кешеләр йорт-җир, мал-туар җыйганда, мин китап җыйдым», - ди ул үзе.  500 томга якын китап арасында бик сирәк басмалар да була. Чыннан да биредә яшәгәндә аның гаиләсе бер өйдән икенчесенә күчеп йөри, үз куышлары булмый. Соңыннан аны, үзе теләмәсә дә, мөфти итеп сайлап куялар. Уфада бүген дә Диния назәрәте бар икән, монда Ризаэтдин Фәхретдиннең өлеше чиксез зур. Ризаэтдин Фәхретдин аны саклап калу өчен зур тырышлык куя. Әмма бврыбер күңеле белән фәнни эшкә тартыла. «Әгәр дә  миннән дөньяның рәхәте нинди эштә дип сорасалар – ач булмаслык ризык булса, үз гаиләм арасында тыныч тору, язу-уку белән эш кылу, дип җавап  бирер идем», - дигән ул.

Ризаэтдин Фәхретдин гомере буе сәяхәт кылырга, моңарчы булмаган җирләргә барырга, күрергә яраткан. Кая гына барса да, кунак булып ятуны максат итеп куймый, ә музейлар, китапханәләрне күрү, борынгы каберлекләрдәге ташларның язмаларын уку өчен вакытын кызганмый.

1906 елда Оренбургта бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләр «Вакыт» газетасын чыгара башлагач, ул гаиләсе белән шушы шәһәргә күченеп килә. 1908 елда Рәмиевләр «Шура» журналын  чыгарырга рөхсәт алалар һәм Ризаэтдин Фәхретдингә баш мөхәррир булырга тәкъдим итәләр. Журналның 10 ел эшләү дәверендә баш мәкаләләр генә түгел, йөзләгән киң күләмле гыйльми, тарихи һәм башка әһәмиятле мәкаләләрне ул үзе яза. Шулай ук журналга мәкалә язарга күбрәк кешеләрне катнаштырырга тырыша. Төрле иҗтимагый мәсьәләләр буенча бәхәсләшергә юл куя. Хәтта үзенә карата кайбер тәнкыйть мәкаләләрен дә бастыра. Хатын-кызлар язган мәкаләләргә дә юл ачык була.

Журнал ябылгач, ул янәдән Уфага кайта. Аны мөфти итеп сайлыйлар. Казый, мөфти булып эшләгән дәверендә эшеннән авырсына, күңеле ятмый, ихтыярсыздан гына риза була. Шундый зур вазыйфаны башкарса да, Ризаэтдин Фәхретдин гаиләсенең матди хәле авыр була. Ул гомер буе саклап килгән 20 еллык газеталарын – «Тәрҗеман», «Вакыт»  һәм Гарәбстанда, Мисырда чыккан көндәлек матбугатны, 20 томын 200 сум акчага сатып, бурычларын түли. 1924 елда Казан университетында укыган кызы Зәйнәпне, Мәскәү Тимирязев институтында укыган улы Сәгыйтьне, аталары мөфти булганы өчен, укуларыннан чыгаралар. Ризаэтдин Фәхретдин Мәскәүгә Калининга  хат яза һәм балаларын кабат укырга алалар.

Язган китаплар искә төшерелми, берәр нөсхә булган әсәрләр юкка чыгачак, исәнлекне кызганмыйча эшләүләр үз халкыбыз өчен файдасыз калыр,  дигән уйлар Ризаэтдин Фәхретдинне гел борчып тора. Чыннан да, мөфти булып эшләгәне аркасында, аның бөтен гыйльми хезмәте озак елларга онытылып торырга мәҗбүр була. Бары тик 1960 нчы еллар азагында гына аның исеме ишетелә башлый. СССР Фәннәр академиясенең Башкортостан филиалының архивында аның 40 том кулъязмасы саклана.

Белешмә:

Ризаэтдин Фәхретдин 1859 елның 13 гыйнварында Татарстанның Әлмәт районы Кичүчат авылында туган. Башта Чистай, аннан Түбән Чыршылы авылы мәдрәсәләрендә укыган. Соңгысында 1889 елга кадәр хәлфәлек итеп, шәкертләргә белем биргән. Гарәп теле грамматикасы буенча беренче китабын язган. 1891 елда Уфадагы Диния назәрәтенә казый итеп сайлана. Бу чорда күп кенә дәреслекләре, әдәби әсәрләре, «Асар» кебек тарихи хезмәтләре нәшер ителә. Бу эшеннән китеп, Оренбургта чыгучы «Вакыт» газетасында эшли башлый. 1908 елда «Шура» журналының баш мөхәррире итеп билгеләнә. Журнал ябылгач янә Уфага кайта. 1923 елда аны рәсми рәвештә мөфти итеп сайлыйлар һәм вафатына кадәр мөфти булып хезмәт итә.

Ризаэтдин Фәхретдин 1936 елның 12 апрелендә Уфада дөнья куйган һәм 15 апрельдә шәһәрнең мөселман зиратына җирләнгән. 1995 елның 25 маенда Әлмәт районының Кичүчат авылында, галимнең туган нигезендә мемориаль музее ачыла.

Фото: dumrt.ru