Республика. Беренче көн

Республика. Беренче көн

1920 елның 25 июнендә иртәнге сә­гать сигездә Казанның үзәгендә яң­гыраган туп тавышы сизгер күңелле кайбер гүзәл затларның котын ала. Чөнки әле ике ел элек кенә булып узганнарның хатирәсе – шәһәрне аклар утка тоткан чаклар йөрәк янында сиздереп тора. Бу юлы ар­тиллерия бернәрсәне дә җимерми. Киресенчә, әлеге ату тавышы казан­лыларны төзелешкә, эшкә – Татарс­тан Автономияле Совет Социалис­тик Республикасы төзелү уңаеннан шимбә өмәсенә чакыра…

%d0%ba%d0%b0%d0%b7%d0%b0%d0%bd%d1%86%d1%8b-%d0%b2-%d0%b4%d0%b5%d0%bd%d1%8c-%d0%bf%d1%80%d0%be%d0%b2%d0%be%d0%b7%d0%b3%d0%bb%d0%b0%d1%88%d0%b5%d0%bd%d0%b8%d1%8f-%d1%82%d0%b0%d1%82%d0%b0%d1%80%d1%81

Дөресен әйткәндә, Казан губерна­сы башкарма комитеты хакимиятне рәсми рәвештә Татар республика­сы Ревкомына тапшырырга тиеш­ле көн җомгага туры килә. Ләкин әле кырып бетерелмәгән буржуйлар гына «субботник» буларак билгеле өмәнең һичшиксез шимбә көнне генә узарга тиешлеген расларга ма­таша ала. Яңаны төзүче революцион хезмәткә атнаның теләсә кайсы кө­нен багышлау да гөнаһ түгел! Казан губернасының башкарма комитеты рәисе Иосиф Ходоровский (френч, күн пальто, хром итекләр – бары­сы да үзендә!), бәлки, нәкъ әнә шу­лай, большевиклар рухында фикер йөрткәндер.

Кызганыч, әлегә яңаны кору, иҗат итү эше әллә ни уңышлы бармый. Патша хөкүмәтен – «явызлык дөнья­сы»н җимерү процессы барышында Казан бик тиз искерә һәм таушала. Гражданнар сугышы вакытында туктаган трамвайлар һаман йөреп китә алмый, күңелсез шәһәр читләре пычракка батып ята. Завод-фабри­каларның бер ише соңгы сулышын ала, башкалары бөтенләй эшләми. Хәтта берсеннән-берсе хөрмәтле ке­шеләр яшәгән, кайчандыр ялтырап торган, чиста‑матур булган шәһәр үзәгендә, Дворяннар җыены бинасы тирәсендә, хәзер инде диварлар­га ябыштырып ясалган бизәкләр купкан, ишегалларында тау‑тау чүп өемнәре, көек, төтен исе – анысы бу вакыйгадан өч атна әүвәл янган шәһәр театры харәбәләреннән килә.

Яңаны төзеп булмый икән, димәк, өр-яңадан башлап китәр өчен, бераз җыештырып, тәр­типләп куйганда, булганы да ярап куяр. Өмәдә катнашучылар театр мәйданында җыела да, бик дәртлә­неп, янгыннан калган кисәү башла­рын актара. Корым катыш тир гим­настёркаларда һич юылмас эзләр сала. Ул арада кемдер зарланып, сүгенеп куя: «Бу кыяфәттә банкетка ничек барасың, ди?!».

Әлеге мәҗлескә җаваплы пар­тия хезмәткәрләрен көтәләр. Ре­волюцион хакимият фикеренчә, иң лаеклы башка иптәшләрне дә. Ходоровский үзе кул куйган чакыру кәгазьләрендә болай диелгән: «25 июнь, җомга көнне, көндезге сәгать 3 тә, Кызыл Армиячеләр сараенда

Татарстан Автономияле Совет Со­циалистик Республикасын игълан итү уңаеннан банкет оештырыла. Әлеге билет белән сез шул банкетка чакырыласыз».

Янгын урынын чистартучылар арасында бәйрәмгә чакырылганна­ры күп түгел. Өмә үзе дә бик тыйнак булды, дип әйтү хаклыкка якынрак. Соңыннан газеталар язганча, хезмәт бәйрәмендә 4161 кеше катнашкан. Бу исә халыкның өч проценттан да азрагы дигән сүз. Нигездә, бо­лар Запастагы армия солдатлары, эшчеләр һәм хезмәткәрләр була. Үз ирекләре беләнме? Әлбәттә! Гар­низон, хезмәт комитеты башлык­лары, губерна башкарма комитеты президиумы тарафыннан басты­рылган кырыс фәрманнарны үтәп…

ДӨНЬЯ УЛ – ТЕАТР

Әлеге тарихи көндә тагын бер мө­һим вакыйга исә каланың татарлар яшәгән өлешендә була. Мондагы Юнысов мәйданында Мулланур Вахитов һәйкәленә нигез салына. Әлеге мизгелнең ни дәрәҗәдә тан­таналы булганын кызыл комачта­гы гарәп хәрефләре белән татарча язылган лозунг та раслый: «Татар пролетариаты яшь республиканың чәчәк атуы өчен бар көчен куярга ант итә!» Шул ук сүзләр кириллица белән русча да кабатлана.

Татар милли театры нигезенә беренче ташны салу тантанасы тагын да зурлабрак уздырыла. Ха­лык җыены каршындагы балконга тулы бер президиум чыга: иптәш Ходоровский, Сәхибгәрәй Сәетга­лиев, Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты вәкиле, эчке эшләр буенча халык комиссары урынбасары Ми­хаил Владимирский. Хәтта хөрмәтле чит ил кунагы да була. Сүз иптәш Фуад турында бара. Ул – төрек коммунистлар партиясе әгъзасы, баш күтәргән Кемаль паша хөкүмәте вәкиле. Революцион нотыклар яң­гыраганмы? Билгеле инде!

– Шәһәр театры, Дворяннар җыены һәм башка шуның ишеләр безнең өчен ябык иде, – дип сөйли яхшы куелган яңгыравык тавышы белән актёр Камал (Габдулла Ка­малетдинов булса кирәк, тәхәллүсе Камал I. – Ред. иск.). – Андагы бе­ренче рәтләрдә иң элек губернатор белән полицмейстер утыра иде. Рес­публика безгә спектакльләребезне Казанның теләсә кайсы театрында кую гына түгел, үзебезнекен төзү мөмкинлеге дә бирә!

Оештыручыларның эшен билгеләп китик, чөнки митинг әллә ни озакка сузылмый. Көндезге бердә Иосиф Ходоровский театр мәйданында була инде. Тураеп басып, фуражкасына бармакларын тидереп ала– Казан гарнизоны гаскәрләре парадын сә­ламли. Беренче булып мәйданнан Казан хәрби курсларының кызыл командирлары һәм курсантлары уза. Алар артыннан, колонна-ко­лонна булып – пехота, артиллерия һәм кавалерия частьлары. Кырыс­лык, таләпчәнлек тә, матурлык һәм ышаныч та бар монда. Бер ай гына элек солдатлар бунты булма­ган да диярсең, ул чагында ярымач хәлләренә канәгатьсез хәрбиләр, кулга корал тотып, урамнарга чыга…

«ЧЫНГА АШМАСТАЙ» ИДЕЯ ЯШӘСЕН!

Бәйрәмнең иң якты, иң биек ноктасы, әлбәттә, Сөембикә ма­нарасы. Аны бүген кияү куенына керәсе комиссар кыз кебек бизиләр. Күккә ашкан өске яруста – РСФСР­ның бик зур гербы. Җиргә якын­рак катта аршындай эре хәрефләр белән: «Бөтен илләрнең пролета­рийлары, берләшегез! 1552‑1920 ел. 25 июнь – татар хезмәт халкы­ның үзбилгеләнү акты тормышка ашу көне. Яшәсен автономияле ТАССР! Яшәсен РСФСР!» – дип язып куелган. Манараның бар катларын­да да – байраклар, байраклар, бай­раклар. Әле Сөембикә манарасын кич электр уты белән яктырткач ни булыр әле… Бөтен Казанга бер­‑ике йөз лампочка, ә монда шундый зиннәтле байлык!

Манарадагы утлар Иосиф Ходо­ровский Кызыл Армиячеләр сараен­да трибунага чыккан вакыттарак кабына. Монда хәзер иң төп вакый­га – хакимиятне тапшыру тантанасы узарга тиеш.

– Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын игълан иткән 27 май акты пролетар рево­люциянең үсешендә бик зур роль уйнарга тиеш, – губерна башкарма комитеты рәисе үз чыгышын боль­шевикларча басым белән башлап җибәрә. Һәм һичкем кире кага ал­маслык тонда дәвам итә: – Совет ха­кимиятенең яңа республика игълан итүе гаять уйланылган һәм аңлы, һичкем тарафыннан мәҗбүриләп тагылмаган карары булып тора. Эшче-крестьян хакимиятенең Та­тар республикасын ике ел элегрәк игълан итмәве тышкы шартларның бөтен игътибарны саклану тарафы­на юнәлтергә мәҗбүр ителүе белән генә аңлатыла. Менә хәзер генә, бераз хәл алырга һәм көчләрнең

бер өлешен эчке төзелешкә юнәл­тергә форсат табылгач кына, без та­тар хезмәтчәннәренә үзбилгеләнү мөмкинлеге бирә алдык!

Иптәш Ходоровскийның эч­керсезлеге һәм ныклы ышанычы Ревком белән губерна башкарма комитетының уртак утырышын­да катнашучыларның барысына да гипноз сыман тәэсир итә. Аңа ая­гүрә торып кул чабалар. Хәтта Ио­сиф Исаевичның әле күптән түгел генә Татар республикасын оештыру идеясенә ниндирәк фикердә торга­нын белгән көрәштәшләре дә. (Соң­рак үз истәлекләрендә Ходоровский таный булыр: «Татар республика­сын оештыруга бернинди әзерлек адымнары да ясамадык. Ул гына да түгел, без хәтта бу мәсьәләне чын-чынлап карамадык та, чөн­ки Татар республикасын оештыру безгә шулкадәр кирәксез, зарарлы һәм чынга ашмастай идея булып тоела иде».)

Иптәш Иосиф үз фикерен бер сә­гать эчендә үзгәрткән дип сөй­лиләр – Мәскәүгә, Ленин янына келәмгә чакырылу белән. Ни дисәк тә, партиядә большевиклык дис­циплинасы – искиткеч үтемле көч. Һәм менә хәзер иптәш Ходоровс­кий, хакимият вәкаләтләрен тап­шыру турында актны бик ышаныч белән, мыскал да шикләнмичә укый.

– Шушы сәгатьтән хакимият Татар республикасы революцион комитетыныкы! –Тамашачылар­ның алкышларына күмелеп, Ио­сиф Ходоровский республиканың беренче җитәкчесе, Ревком рәисе Сәхибгәрәй Сәетгалиев белән про­летарларча кул бирешә.

– Татар республикасының хезмәт массалары исеменнән, – дип игълан итә Сәхибгәрәй Сәетгалиев, – аның барлык хезмәт ияләренең тулы фи­керен чагылдырып, Россия Респуб­ликасы Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты тарафыннан вәкаләтлән­дерелгән Ревком шушы сәгатьтән башлап, Казан губерна башкарма комитетыннан яңа республика белән идарә итү вәкаләтләрен үзенә кабул итеп ала. Шушы мизгелдән Ревком үз вазыйфаларын үтәүгә керешә. Бу чынга ашты!

ЛАНДРИН ТӘМЕ КИЛӘЧӘК КИЛӘЧӘК

Киләчәктә танылган рус ша­гыйрәсенә әвереләчәк Верони­ка Тушновага 1920 елда тугыз яшь тула. Зур популярдык яулаячак татар композиторы Сары Садый­ковага – ундүрт яшь. Республика оешкан көнне алар икесе дә, баш­ка Казан балалары кебек, револю­цион хакимияттән чын патшаларча бүләк – 1/8 фунт (илле граммнан бераз гына артыграк) ландрин ала. Тәме инде күптән онытылган татлы конфетны күргәч, әти-әниләрнең авыз сулары ага! 25 июнь респуб­ликаның яшь гражданнары өчен иң бәхетле көнгә әйләнә…

Татар республикасы оештыры­лу вакыйгасын халык ничек кабул иткән? Ул чактагы матбугат язма­ларына ышансак – искиткеч энту­зиазм белән. Менә «Хезмәт Байра­гы» («Знамя Труда») газетасында Татар республикасын яклаган митингтан бер-берсенә игезәктәй охшаш ике мәкалә. Менә Казан дары заводы пролетарийлары республика булдыруны «Шәрык­та социалистик идеяләрне тарату чарасы, күп миллионлаган мөсел­ман гавамының уянуына этәргеч» сыйфатында сәламли. Республика оештыруны хуплаулары хакында Бертуган Крестовниковлар заводы эшчеләре дә белдерү ясый. Һәм те­леграммалар, телеграммалар… – республика исеменә котлауларны Минзәлә өязеннән, Арча, Мама­дыш, Тәтештән яудыралар….

Асылда исә, мөгаен, барысы да җай гына бармагандыр. Бөтен халык бер мизгелдә һәм һич кар­шылыксыз ышаныч белдерсен өчен кулай вакыт түгел – республикада­гы хәл артык киеренке һәм катлау­лы. Чит ил интервенциясе, шпион­нар һәм саботажникларның эчтән шартлату куркынычы аркасында, «16 майдан бөтен Казан губерна­сында хәрби хәл режимы кертелә, ә Аракчино заводы һәм дары за­воды тирәләре камаулы хәлдә дип игълан ителә», – дип хәбәр итә «Хезмәт Байрагы» газетасы. Шәһәрдә хәрби коммунизмның барлык «шәп» яклары күзгә таш­лана: ачлы‑туклы тормыш, азык-төлеккә карточка системасы, ки­бетләрдә исә җил уйный. Авыл­ларда хәлләр бөтенләй мөшкел: продотрядлар крестьяннарның бөтен ашлыгын, хәтта чәчүлек ор­лыкны да кырып-себереп тартып ала. Киреләнеп торудан файда юк: әле кайчан гына булган «сәнәк су­гышлары»ның аяныч нәтиҗәләрен һәркем хәтерли. Ул чакта Минзәлә, Чистай, Бөгелмә өязләрендә прод­развёрсткага каршы күтәрелергә җөрьәт иткән крестьяннарны гаскәр җибәреп бастыралар.

Казанда Татар республикасына каршы хәтта ачыктан-ачык кар­шы чыгучылар да табыла. Дөрес, 25 июньдә уздырылган караг­руһчылар демонстрациясе әллә ни күп санлы булмый. Әмма шу­нысы мәгълүм: тиздән шәһәрдә янгыннар дөрли – 243 йорт көлгә әйләнә…

Мәскәү тарафыннан билгеләнгән вәкаләтләргә ия автономияле Татар республикасын бу хәлдә оешты­ру татар зыялылары һәм милли хәрәкәт башлыкларында да со­раулар уята. Өстәвенә, әүвәлрәк большевиклар «Идел-Урал» штаты, ә соңрак Татар-Башкорт республи­касын оештыру идеясен бик уңыш­лы юк итә. Икенче яктан, белемле татар халкының зур өлеше аңлый: Татар республикасы дүрт йөз елга якын элек югалтылган дәүләтче­лекне кире кайтаруга бер адым булып тора.

Хәер, татар зыялыларының фи­керенә колак салырга мөмкиннәр, ләкин шуннан ары түгел. Урамда – пролетариат диктатурасы, дөресрә­ге, өч ел элек илдә хакимиятне яулап алган партия диктатурасы. Һәм милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы турында Ленин шигарен никадәр гадел тормышка ашыра­чагын бары тик партия үзе генә хәл итә.

 

"Татарстан"