Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов: «Бүген мине берни дә борчымый»

Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов: «Бүген мине берни дә борчымый»

          Татар җырчылары арасында Россиянең халык артисты исеменә лаек булучылар шактый. Әмма алар башлыча дөньяга сибелеп яшәргә мәҗбүр булган милләттәшләребезгә билгеле. Әлбәттә, бу бик куанычлы күренеш. Ә Ренат Ибраһимовны исә элеккеге СССР җирләрендә яшәүче барлык милләт кешеләре дә беләләр һәм аның җырларын яратып тыңлыйлар. Консерватория тәмамлап биш ел узуга, ул инде Татарстанның халык артисты исеменә лаек булган, ә тагын 3 ел да узмый,  аңа Россиянең халык артисты исемен бирәләр. Татар артистлары тормышында була торган  бу бик сирәк күренеш. Сөйкемле, чибәр, талантлы татар егете үзенең баритон тавышы белән миллионнарның күңелен яулый. Тикмәгә генә аны «рус Павароттие» дип атамыйлар инде.

           1975 елда 27 яше дә тулмаган Ренат Ибраһимов, Сочида үткәрелгән «Алая гвоздика» җыр конкурсында катнашып, беренче премиягә лаек була. Ә Алла Пугачевага исә өченче премия бирелә. Ул вакытта М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшләгән Ринатның СССР һәм чит илләр буйлап гострольләр туры башлана. Алар берничә айга алдан төзелгән була. Татар җырчысы яшьли ничек шундый зур уңышларга ирешә алган соң? Җырчы үзе талантлы булу, уңышларга ирешүнең әле беренче адымы гына дип исәпли: «Талант үзе генә берни дә эшли алмый. Профессионал булу өчен күп кирәк. Тәүге остазларым итеп өйдәге пластинкаларны атар идем – Шаляпин, Баттистини, Карузо... Мине шул баритоннар тәрбияләде. Ә консерваториядә бары тик теоретик белем алдым, формалаштым».

           Мәшһүр артист татар эстрадасының, мәдәниятенең бүгенге хәленә дә борчыла: «Татар эстадасындагы 800 җырчының бары тик егермесе генә профессионал, калганнары – үзешчән. Ә элек бөтен Татарстанга 20 җырчы идек. Милләт мәдәниятен үстерү өчен ике төп юнәлеш кирәк – музыкаль фестивальләр һәм кино. Хәзер Татарстанда бик күп җыр фестивальләре үтә, кино төшерә башладылар. Мин бу хакта 90 нчы еллар башында ук әйтеп киләм. Тик ул вакытта минем сүзләремне берсе дә колагына элмәде»

           Ренат Ибраһимов белән соңгы елларда, артист булудан бигрәк, рәсми рәвештә өч тапкыр өйләнгән һәм 8 баланың әтисе буларак күбрәк кызыксыналар дисәк, һич тә арттыру булмас. Чөнки интернетны ачсаң, сүз күбрәк шушы тема хакында бара. Ренат Ибраһимовның бу һәм башка мәсьәләләргә карата фәлсәфи карашлары да үзенчәлекле: «Тормышымның иң мөһим максаты – дин юлына басу иде һәм мин аңа ирештем. Хаҗга да бардым. Хаҗның йогынтысы шулкадәр көчле, анда син рухи яктан яңадан туасың. Миндә үземне үсмер егет сыман хис итү барлыкка килде. Әгъзаларым яңарыш кичергәндәй булды. Хәзер яшәве дә күпкә тынычрак һәм рәхәтрәк. Дөрес юлдан барганымны беләм. Бүген мине берни дә борчымый. Нинди дә булса вак-төяк проблемалар бар икән – алары да хәл ителә торган». «Ир-атта 40 яшьтән соң җитди үзгәрешләр башлана. Шәхсән үземә килгәндә, тормышны аңлау, үземне тоемлау кырыктан соң килде. Статистикага күз салсаң, гаиләләрнең күбесе 40 яшьтән соң таркала бит. Мин дә Альбина белән тора алмый башладым. Рухи яктан без икебез ике кеше идек. Мәсәлән, мин ураза тотам, ул шул вакытта спиртлы эчемлек эчеп утырырга мөмкин. Андый очракта ир белән хатын бергә була алмый». «Ир-атның өч хатыны булырга тиеш. Беренчесе – 20-40 яшьләрдә, икенчесе – 40-60 яшьләрдә. Ә менә 60 тулгач, өченче хатынга чират җитә. Хатын-кыз 40 яшькә кадәр иренә энергия биреп яшәсә, 40 тан соң, киресенчә, аның энергиясе белән туклана. Моны хәтта галимнәр дә дәлилләгән». «Олы яшьтә дә формада калу сере – авыл шартларында яшәү. Бакчам бар, анда казынабыз. Тавыклар асрыйбыз, күркә тотабыз, кәҗәбез бар. Ә хуҗалык булгач, тик ятмыйсың. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит. Аннары, бассейнга да йөрим. Бер чакрым йөзеп, үземне тонуста тотарга тырышам».

           Белешмә

Ренат Ислам улы Ибраһимов 1947 елның 20 ноябрендә Украинаның Илбау шәһәрендә хәрби хезмәткәр гаиләсендә туа. Музыка мәктәбендә укый. Кечкенәдән үк классик арияләр һәм җырларны тыңлап үсә. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаганнан соң, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли. Анда ул «Князь Игорь», «Кармен», «Фауст», «Евгений Онегин», «Пиковая дама» операларында төп партияләрне башкара. Төрле эстрада конкурсларында катнашып, зур җиңүләргә ирешкәннән соң,  опера өлкәсен эстрадага алыштыра. 1978 елда -Татарстанның халык, 1981 елда Россиянең халык артисты исемнәренә лаек була. 1979 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт  премиясе бирелә. Аның концертлары Россиядә дә, чит илләрдә дә уңышлы уза. Җырлаудан тыш, Ренат Ибраһимов шигырьләр дә яза, җырлар иҗат итә. «Итальянский контракт» нәфис фильмының продюсеры була һәм шунда төп геройны да уйлый. Үзенең җыр театры бар.

Фото: https://yandex.ru/images/search?from=tabbar&text=%D1%80%D0%B5%D0%BD%D0%B0%D1%82%20%D0%B8%D0%B1%D1%80%D0%B0%D2%BB%D0%B8%D0%BC%D0%BE%D0%B2%20%D0%B1%D0%B8%D0%BE%D0%B3%D1%80%D0%B0%D1%84%D0%B8%D1%8F&pos=1&img_url=https%3A%2F%2Fcdn.sm-news.ru%2Fwp-content%2Fuploads%2F2019%2F07%2F10%2Frenat-ibragimov.jpg&rpt=simage,

https://yandex.ru/images/search?from=tabbar&text=%D1%80%D0%B5%D0%BD%D0%B0%D1%82%20%D0%B8%D0%B1%D1%80%D0%B0%D2%BB%D0%B8%D0%BC%D0%BE%D0%B2%20%D0%B1%D0%B8%D0%BE%D0%B3%D1%80%D0%B0%D1%84%D0%B8%D1%8F&p=2&pos=94&rpt=simage&img_url=https%3A%2F%2Fpbs.twimg.com%2Fmedia%2FDebOYiOXkAA0AAw.jpg