Разбойник Такташ

Разбойник Такташ

Үзе шук-шаян, разбойник  булмаса, Һади Такташ: «Шагыйрь булды ата казлар кыйнап, шалкан урлап йөргән балагыз!..» - дип язар идемени?..

Һадиның 5-6 яшьлек чагы. Башка малайлар белән бергә, Хәсәннәр бакчасына кереп, кыярларын урлап чыкканнар. Зуррак малайлар йөгереп качалар. Хәсән абзый Һадины эләктереп ала. Бер кулы белән колагыннан тотып, икенчесе белән балага суккалый, кычкырып тирги. Тавышны ишетеп, Такташның әнисе Шәмсениса апа урамга йөгереп чыга: «Хәсән абзый, ни өчен кыйныйсың?» - ди. «Әнә үзе әйтсен», - дип, Хәсән абзый өенә таба китеп бара. «Улым, ник еламыйсың, ичмасам, еласаң, кыйнаудан туктар иде», - ди әнисе. «Еласам, малайлар ишетерләр дә, аннары мине беркайчан да разбуйниклыкка алмаслар», - дип җавап бирә Һади. Әнисе «разбуйникның» корсагына кысып тоткан күлмәк итәген ачып карый. «И балам, бу нәни генә кыярларны ничек жәлләми өздең соң, борыннарыннан чәчәкләре дә төшмәгән бит әле!» - ди ул. Шул чагында Һади, малайлар ишетү ихтималын да онытып, кычкырып елап җибәрә. «Хәзер нәрсәгә елыйсың?» – дип сорый әнисе. “Бик нәниләр бит эле-е-е, хәзер үсәлмиләр бит инд-е-е», - дип такмаклый Һади...

...Такташның беренче хатыны Гөлчәһрәнең рабфакта укып йөргән чагы. Ул тулай торакка кайта да иптәш кызларына мактана: «Шагыйрь Такташ миңа тәкъдим ясады!» – ди. Иптәш кызлары ышанмыйлар: «Аның артыннан Казанның иң чибәр артисткалары чаба! Ә син кем? Рабфак чебеше...» – дип мыскыл итәләр. Гөлчәһрәнең ачуы килә, һәм ул Такташ янына йөгерә: «Иптәш кызларым ышанмый... Әйдә, үзең бар... Кызлар алдында кабатла тәкъдимеңне» – ди. Такташ ике дә уйлап тормый, китә. Кызлар алдында: «Мин Гөлчәһрә Хәмзинага өйләнергә телим!» - ди. Ул сөйләгән арада Гөлчәһрә бар булган мал-мөлкәтен бер кәрзингә тутырып та куя. Шуннан алар бергә яши башлыйлар. Ул вакытта Гөлчәһрәгә 16 яшь була.

Белешмә^

Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) 1901 елның 1 гыйнварында Тамбов губернасының Сыркыды авылында туа. Уз авылларындагы дини мәктәптә, соңыннан курше авылдагы Пешли мәдрәсәсендә укый. Биредә ул шул чакта төрки дөньяга таралган «Вакыт», «Йолдыз», «Тәрҗеман», «Ялт-Йолт» исемле газета һәм журналлар белән таныша, шигырьләр язу белән мавыга. Беренче империалистик сугыш башланып, алты балалы зур гаиләнең матди хәле кыенлашкач, Хәйрулла абзый үзенең улларын читкә эшкә җибәрергә карар кыла. 13 яшьлек Һадины да туганнарына ияртеп, Урта Азия якларына озата. Курган шәһәрендә бер сәүдәгәрнең өендә хезмәтче, Бохарада бер шәһәр баеның мануфактура кибетендә приказчик булып эшли. Биредә аның мәкалә-хәбәрләре, шигырьләре басыла башлый. 1918 елда ул кабат туган авылына кайта. Анда китапханә мөдире, башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли. 1919 елда Оренбургка китә. «Юксыллар сүзе» газетасының җаваплы сәркатибе була. Шәриф Камал һ.б. язучылар белән таныша. 1921 елда Ташкентка күчә, “Белем йорты” журналының җаваплы сәркатибе була, уку йортларында белем бирә. Монда ул үзенең данлыклы «Җир уллары трагедиясе»н, «Урман кызы», «Таң кызы», «Күләгәләр» һ.б. әсәрләрен иҗат итә. 1922 елда Мәскәүгә күчеп китә. Иҗат итә. Биредә озак тормый, Казанга килә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шушында яши. Беренче китабы басылып чыга, «Җир уллары трагедиясе» сәхнәдә куела. «Гасырлар һәм минутлар», «Мәхәббәт тәүбәсе», «Алсу», «Мокамай» кебек поэмаларын язып, трибун-шагыйрь булып таныла. «Киләчәккә хатлар» исемле шигъри әсәрен яза башлый, әмма ахырына җиткерергә өлгерми.

Һади Такташ 1931 елның 8 декабрендә Казанда тиф авыруыннан вафат була һәм М.Горький исемендәге Үзәк культура һәм ял паркындагы зиратта җирләнә.  

Источник фото: https://realnoevremya.ru/galleries/2081