Кыюлар бикләнеп яшәми
Теге яки бу авылга баргач: «Мондый хәлне күргән юк иде әле», – дип, сәяхәттән еш кына шаккатып кайтасың. Икенче юлы инде бүтән болай гаҗәпләнмәм, дип уйлыйсың… Ә юк, һәр сәфәр алдагысына охшамаган, чөнки кешеләре, аларның яшәү рәвеше бүтән, авылларның урнашу урыны, тарихы, җире дә башка.
«УЕН АВТОМАТЛАРЫ АЧТЫЛАР»
Бу юлы без Тукай районының Биклән авылында булдык. 1700 кеше яши биредә, 560 хуҗалык бар. Биклән – Яр Чаллы шәһәреннән 15 чакрым ераклыкта урнашкан. Һәм Түбән Кама шәһәреннән дә – нәкъ шул ераклыкта. Ул гади авыл булудан бигрәк, бистәне хәтерләтә. Яшәү рәвеше буенча шәһәрнекеннән бер дә ким түгел. Бәдрәф, гигиена өчен уңайлыклар – өйдә, күп йортларда бассейн бар, һәр хуҗалыкта диярлек теплица тоталар… Шуңа күрә биредә су проблемасы кискен тора икән, аеруча ул җәен сизелә, диләр. 2011 елда «Чиста су» дәүләт програмасы нигезендә 12 чакрым су челтәрен алыштырганнар. Тик Бикләндә бер‑бер артлы яңа урамнар барлыкка килә тора, аларны да сулы итәргә кирәк.
– Бикләндә 5 су скважинасы, 2 су башнясы бар, ләкин су һәр урамга барыбер җитми, – диде Биклән авыл җирлеге башлыгы Сәхбиев Мансур Шакирҗан улы. – Авылны тулысынча яктырттык, менә су проблемасын да чишеп бетерә алсак…
Проблемалар турында сүз чыккач, авыл җирлеге башлыгы белән алга таба да шул хакта сөйләштек.
– Зур авылның проблемалары да олы була инде, – диде Мансур әфәнде. – Бөтен җирдә чисталыкны саклау авыр. Аеруча язын кыен. Инде менә ничә көн җыештырабыз, әле эшнең очы‑кырые күренми. Трактор керә алмый торган җирләр бар, аларны да тәртипкә китерергә кирәк. Минем кул астымда техника да, әллә никадәр кеше дә юк бит. Авыл җирлегендә өч кеше хезмәт куя. Кечкенә авылларда да шулкадәр кеше эшли. Мисал өчен, алар 500 кешенең документын кулдан үткәрсә, без 1700 кеше белән эшлибез. Әй, санап китсәк күп инде. Зарлану түгел бу, дөрес аңлагыз. Ничек бар, шулай гына әйтәм.
Ул да түгел, авыл җирлеге идарәсенә ике сөйкемле ханым килеп керде. Мансур Шакирҗанович аларны үзе чакырган икән.
– Авылыбызның активистлары, йөзек кашлары – Рәзинә апа белән Фирая апа, – дип таныштырды ул.
Рәзинә апа Сәетгәрәева – җирле «йолдыз». Тукай районы гимны авторы, башка бик күп җырларга да шигырь язган шагыйрә ул, журналист та әле. Шактый еллар район газетасында эшләгән. Хәзер лаеклы ялда. Туган авылы тарихы белән кызыксына. Бикләндә яшәгән өлкәннәр белән аралашып, материаллар җыйган.
– Биклән авылы тарихы турында күп мәгълүмат тупладым, ничек тә шуны китап итеп бастырасы иде, – диде Рәзинә апа.
– Шундый зур авылда китап бастырырга акча бирүче иганәчеләр юкмы? – дим.
– И, сеңлем, китап кирәкмени хәзер кешегә?! Авылдагыларның бит күбесе читтән күчеп килгән кешеләр. Шуңа да Аларга тарихыңның да, китабыңның да хаҗәте юк. Хәзер урамга чыксаң, кешене таный торган түгел. Шәһәргә якын булгач, күпләр моннан җир алып йорт сала.
– Димәк, авылыгыз бетми, яшәрә, дигән сүз бит. Кайбер районнар, яшәргә кеше юк, дип, зар елап утыра. Ә сез кешеләр күп күченеп килгәнгә уфтанасыз, – дим.
– Әйе, авыл бетми, анысы бар. Тик нинди кешеләр килә бит әле. Күбесе татарча да белми. Бикләндә гомергә татарлар яшәгән, дүрт мәхәллә генә булган. Ә хәзер туган авылым чын асылын югалта бара, менә шунысы бәгырьгә тия…
– 1990 нчы елларда мәчет белән янәшә уен автоматларына кадәр ачтылар, – дип сүзгә кушылды Фирая апа. – Читтән килгән бер хатын оештырды аны. Ул вакытларда авылның тынычлыгы булмады инде. Яр Чаллыдан, Түбән Кама шәһәрләреннән автоматта уйнарга килә иделәр. Төне буе тыз‑быз машиналар чабыша, акырыш, сугыш. Хәтта бер ирне үтерделәр дә. Инде, Аллага шөкер, ул көннәр артта калды. Автомат аппаратларны яптылар, теге хатын да авылдан китте.
Бактың исә, Биклән ниләр генә күрмәгән: үзгәртеп кору елларында монда бар да булган, яше‑карты килеп кәеф‑сафа корып та яткан хәтта…
Хәзер андый эшләр авылда юк, – диде Мансур Шакирҗанович. – Закон да катгыйланды бит. Безнең тарафтан да контроль көчле. Менә шушы апалар белән авылның йөзен саклап калырга тырышабыз. Фирая апа әнә урам бәйрәмнәре оештырып йөри. Бәйрәмнәрдә күңелле итеп концертлар куялар.
– Авылда хәзер авыл балалары да гел русча сөйләшә, менә шуңа көенәм, – дип сүзен дәвам итте Рәзинә апа. – Мәктәптә класс саен диярлек бер‑ике читтән кайткан русча сөйләшә торган укучы бар, менә шуларга ияреп безнекеләр дә туган телләрен оныта. Тәрбия мәсьәләләре дә үзгәрә. И, сеңлем, сөйләсәң – сүз, төртсәң, күз инде…
«БЕЗ ХИМИЯ АШАТМЫЙБЫЗ!»
Бикләндә ниләр белән генә шөгыльләнмиләр: мини-пекарня, ит эшкәртү цехы бар, блоклар эшлиләр, хәтта кечкенә генә завод та бар. «Соколъ» дип атала ул. Синтетик материалдан кирәк-яраклар ясыйлар. Тагын биредә чеби үстерәләр. Йөзләп түгел, меңләп!
Хановларның гаилә фермалары республикага гына түгел, бөтен Россиягә билгеле. Аларның чеби, үрдәк бәбкәләре Үзәк регионга, Себер, Урал төбәкләренә кадәр китә.
Эшнең башы 1990 нчы елларга барып тоташа. Ирле-хатынлы Ренат белән Гөлнур Хановлар берничә дистә чеби алып үстереп карый. Икенче елга тагын да күбрәк алалар. Шуннан, үзләренең ихатасына гына сыймыйча, туган авыллары Калининодагы иске ферма бинасын арендалыйлар… Бүген Хановларның фермалары Тукай районының Калинино, Биклән, Яңа Мусабай авылларында да бар. Әле күрше Зәй районында да ачканнар. Барлыгы 18 корылма. Аларда берьюлы 800 мең баш кош үстерергә була икән.
Бикләндәге корылмалар (элеккеге ферма биналары) – Хановларның төпчек кызлары Гөлнара карамагында. Без килгәндә корылмада үрдәк бәбкәләре инде бар иде.
– Өч көн элек Оренбург өлкәсеннән алып кайттык, быел – беренче партия, – диде фермер Гөлнара ханым.
Хуҗа белән сары йомгаклар янына юнәлдек. Җырдагы кебек, дип уйлап куйдым. Нәни-йомшак 4 мең баш үрдәк бәбкәсен күргәнем юк иде әле. Барысы да – сап-сарылар, дулкын «ясап» йөгерешеп йөриләр. Гөлнара аларны «үти-үти» дип чакыруга, ишек янына йөгерешеп килделәр. Бу хәл үзеннән-үзе балачакны искә төшерде: бар иде бит хәтфәдәй чирәмдә бәбкә саклаган чаклар. Нәкъ шулай итеп чакырасың, алар синең арттан йөгерә…
– Өч көнлек бәбкә дә тавышка килә икән, – дибез, гаҗәпләнебрәк.
– Ничек өйрәтәсең инде. Аларны беренче көнне сабый баладан артыграк карыйсың. Авызларына суын да каптырасың, ризыгын да. Шунсыз тиз генә өйрәнеп китә алмыйлар.
Бәбкәләр биредә бер ай яши, аннан үзләрен сатуга чыгаралар
икән. Һәм яңаларын алып кайталар. Эш шулай көзгә кадәр дәвам итә. Чебиләрне дә бер ай үстерәләр дә саталар.
– Үрдәкләрнең бездә өч төре бар – «Темп», «Темп-Авангард», «Мулард», – диде Гөлнара. – Болар инде халык яратып өлгергән төрләр. Мәсәлән, «Темп» ул – бройлер-үрдәк. Ике ай дигәндә өлгерә алар. «Мулард»лар бик зур, 4 килога кадәр җитәләр. Индоутка белән пекин үрдәген «кушып» ясаганнар бу төрне. Өч ай дигәндә өлгерәләр. «Темп-Авангард» исә – төсле үрдәк, ите бик тәмле була.
Чебиләр исә дүрт төрле: «Бройлер РОСС – 308», аның авырлыгы 5,5 килога кадәр җитә. 2–3 айда бу авырлыкны җыялар. Йомырка сала торганнары – «Ломан-Браун», елга 400 күкәй бирәләр, үзләре кызыл төстә. «Корал» дигәне – әле чагыштырмача яңа төр. Суыкка чыдам, йомырканың кабыгы калын. «Супер-Ник» төре – шулай ук яңа гибрид. Тавык булып җитешкәч, бик активлашалар. Йомыркалары ак төстә, бик эре – 70 граммга кадәр җитә.
Кош-кортлар үстерүче династия вәкиле Гөлнара үрдәк, тавыклар турында әнә шундый мәгълүмат бирде безгә. (Бәбкә, чебешләр ала торган чак, журнал укучыларыбызга да әлеге мәгълүмат файдалы булыр, дип уйлыйбыз.)
– Ел саен диярлек кош грипплары чыгып тора, асрарга курыкмыйсызмы? – дим фермер ханымга.
– Курыксаң, эшләп булмый. Төрле вакыт була. Мәсәлән, узган ел кош гриппы дип карантин кертелгәч, бәбкә, чебиләрне сатуга чыгара алмадык. Андый вакытта минуска эшлисең. Ашатырга да кирәк бит. Зуррак үскән саен биби, чебиләрнең бәясе арта, ә халыкның кыйммәткә бик аласы килми. Шуңа да озак асрауның файдасы юк. Бер ай эчендә урнаштыра барырга кирәк. Яңа кайткан бәбкәләргә, чебиләргә, үлмәсен өчен, махсус прививка ясыйбыз, дару бирәбез. Ә ашату бездә бернинди химиясез. Үзебезнең тегермән бар, иген сатып алып, шунда тарттырабыз. Кошлар натураль ризык ашап үсә. Шуңа күрә бер сатып алган кеше соңыннан гел безгә килә.
Хановларның бөтен гаиләсе – кызлар, кияүләр, оныклар – шушы эштә. Утыз ел эчендә, кирәге чыгып торгач, мал табибы һөнәрен дә, экономистныкын да үзләштергәннәр.
ЮРИСТТАН – ФЕРМЕРЛЫККА
Бикләннең чираттагы фермерлары белән таныштык. Аталы‑уллы Рафиз, Динар Вилдановлар үгез үстерү белән мәшгуль, 40 гектар җирләре бар. Өч ел элек КФХ булып теркәлгәннәр. Иң гаҗәпләндергәне шул булды – дәүләттән бер ярдәм алмаганнар. 45 баш үгез, ферма, берничә техника – шушы өлкәдә күп еллар эшләү нәтиҗәсендә барлыкка килгән байлык.
– Кредитларның берсен каплыйбыз, икенчесен алабыз, – диде Рафиз абый.
– Ә ни өчен дәүләт программаларында катнашмыйсыз? – дим.
– Әй… Документлар да җыйган идек. Очына чыга торган түгел. Ферма төзергә дип грант алырга уйлашкан идек тә, булмас, ахры. Кәгазь эше күп. Әле бер документ сорыйлар, әле икенчесен. Яратмыйм мин ул эшләрне…
Юрист дипломы алып, туган нигезенә Динар да кайткан. Аның максаты – фермер булу. Авыл башына ферма төзеп, мөгезле эре терлек үстерү.
– Дәүләттән акча алсаң, бәйле буласың, – диде Динар. – Кредит алсаң, тынычрак. Планнар шактый… Чаллыда 15 мең хезмәт хакына эшләп йөргәнче, дип, менә авылга кайттым. Әлегә әтигә ярдәм итәм. Монда эш бөтен кешегә җитә.
…Биклән турындагы сәяхәтнамәгә шушы урында нокта куям. Мондый зур авылны, әлбәттә, бер язмада гына ачып бетереп булмый. Ләкин аерым тәэсирләр белән уртаклаша алам. «Май чүлмәге тышыннан билгеле», дигәндәй, авыл җирлеге башлыгы Мансур Шакирҗанович килгәч тә, иң «авырткан» җирләре турында сөйли башлаган иде. (Гадәттә, җитәкчеләр журналистларга барысы да ал да гөл дип күрсәтергә ярата). Хәтта социаль яктан куркыныч гаилә булып исәптә торган ана белән балалар янына да алып барырга теләгән иде, вакыт җитмәде. Авылның апалары да бөтен нәрсәне ничек бар, шулай сөйләде. Сүз дә юк, кыю халык яши биредә. Ул аларның сөйләмнәрендә генә түгел, яшәү рәвешләрендә дә сизелә. (Әйтик, хәмер сатып ята торган барны, уен автоматын яптырганнар.) Эшкуарларның күп булуы халыкның тәвәккәллеге турында сөйли. Теләк бер – гел шундый кыю, батыр булсыннар, ә иң мөһиме – татарлыкларын, үз йөзләрен югалтмасыннар.
Дәүләттән бер ярдәм алмаганнар фермерлар – аталы‑уллы Рафиз, Динар Вилдановлар.
ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
«Биклән авылының төгәл төзелү вакыты билгеле түгел. Казан ханлыгы җимерелгәч барлыкка килүе хак, дип исәплиләр. Якын-тирәдәге рус авыллары Бикләнне Бичурин дип атап йөрткән. Ни өчен дигәндә, авылга Байчура исемле кеше нигез салган дип фаразлана. Чукындырудан качып, урман уртасына килеп урнашканнар. Ул урында чишмә дә булган.
Халык арасында авылның исеме белән бәйле тагын бер тарих та йөри. Имеш, урман арасына килеп урнашкан халык: «Биклән, бикләндек», – дип сөйләшкән.
Борынгы бабаларыбыз умартачылык белән шөгыльләнгән булырга тиеш. Урманда юан имән, яки юкә агачының башына ясалган умарталарны авылның аксакаллары әле дә хәтерли. Тора‑бара урманнарны кисеп, чирәм җирләр ясаганнар.
Биклән авылы 1917 елгы революциягә кадәр Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Бәтке волостена буйсынган. 1919 елда 700 хуҗалыкка җиткән, аннан нык кимегән – 1921 елгы ачлыкта бик күп кеше үлгән. Шул чорда берничә хуҗалык Себер ягына күченеп киткән. 1924 елда Биклән авылыннан – Бакчасарай, ә 1926 елда Кызыл юл бистәсе бүленеп чыккан».
Рәзинә Сәетгәрәеваның авыл тарихына караган тупланмаларыннан.
Автор: Руфия Фазылова
Фотограф: Лилиана Вәлитова
"Татарстан" журналы, 2019.