Поляклар: тарих һәм мәдәният

Поляклар: тарих һәм мәдәният

Казанда поляклар XIX гасырда ике төркем булып килә. Аның берсе Вильнюстан (1824 ел), икенчесе Киевтан (1839ел) килә. Алар арасында Казан университетының булачак профессорлары – Юзеф Ковалевски, Ян Верниковски, Феликс Кулаковски и Францишек Залевски да була. Алар университет фәне үсешенә саллы өлеш керткән шәхесләр.

2019 елда “Казан шәһәре поляклары” җирле иҗтимагый оешмасы барлыкка килә. Аның составына Владислав Филимонов (җитәкче), Сергей Васильев-Ботвинов, Магдалена Ахмадеева (КФУ каршында поляк теле укытучысы), Лейсан Сафиуллина и Станислав Козловский керә. Әлеге оешма Казан шәһәренең барлык чараларында диярлек катнаша.

Оешма Польша белән дә, Россиядәге илчелек белән дә тыгыз элемтәдә. Казанда яшәүче поляклар туган телне саклауны кайгырта һәм Күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә (Татарстан Халыклар дуслыгы йорты) поляк телен өйрәнү бүлеген оештыру ниятләре бар. Оешма Казанда һәм Татарстанда яшәүче полякларны берләштерүне, милли бәйрәмнәрне үткәрүне үзенә максат итеп куя.

Чыганак: Татарстан Халыклар дуслыгы йорты