Ылысларга күмелгән чыршы
Биектау районында Чыршы исемле авыл бар. Гаҗәеп матур урынга урнашкан: тау астында инешләр ага, тау өстенең як-ягына йортлар тезелеп киткән. Бер як урамның озынлыгы чакрым ярымга җитә Авылның гади, ачык халкы белән күрешеп, кызыклы язмышлы кешеләр белән таныштык.
«400 ЕЛЛЫК ТАРИХЫ БАР»
Авылга килеп кергәч тәшуңа игътибар иттек: күпләрнеңкапка төбендәчыршы үсә Мәдәният йорты, башлангыч мәктәп каршында да мәгърур булып дистәгә якын ылыслы агач утыра. Авыл төзек, йортлар матур. «Үлеп баручы авыл түгел бу», ・ дип сөенеп куйдым.
Асфальт юлдан мәдәният йортына килеп туктадык. Киләсебезне алдан хәбәр иткәнгә күрә авыл апалары безне шунда көтеп тора иде. Сүзебез танышудан, Чыршының үткәне, бүгенгесеннән башланды.
Мин шушы авылда тудым, гомер иттем, ・ дип сөйләде җитмеш бер яшен тутырган Солтания апа Зарипова. ・ Безнең яшьлектәЧыршы зур, балалар да күп иде: бер сыйныфта утызар укучы укыды. Бүген авылда бала саны аз, чөнки яшь гаиләләр күп түгел. Картлар бала тапмый, сеңлем. Мин үзем ялгыз яшим. Ирем Фидаил белән бер ул, бер кыз үстердек. Ул гомер буе колхозда машина йөртте, үзем фермада эшләдем. Фидаилем үлгәнгәун ел, улым да яшьли гүр иясе булды. Кызым гаиләсе белән Казанда яши, кайтып йөриләр. Менәшулай яшәп ятыш…
Солтания апа сер генәбирми, ・ дип сүзгә кушылды Чыршы авылының мәдәният йорты директоры Лилия Гәрәева. ・ Алар гаиләләре белән сәнгатьне яратучылар. Фидаил абый тальянда уйный иде, Солтания апа да, кызы да җырлый. 8 мартка клубта «Ретро—концерт» куйдык. Озак еллар авылыбыз клубы сәхнәсендә чыгыш ясап йөргән хатын—кызлар, ир—атлар сәхнәне «ду» китерде. Шул концертта Солтания апа да өч җыр җырлады. Халык бик яратып тыңлады. Әле менәаныңбелән «Балкыш» фестиваленә барырбыз, дибез.
Солтания апа тыйнак кына елмайды. Ялындырып тормый гына безгә дә җырлап күрсәтте:
Сахраларда ялгыз йөргән чакта,
Мин яратам чәчәк исләрен…
Сигезенче дистәне ваклавына карамастан, Солтания апаның тавышы матур, моңлы, тын да алмый тыңладык. Сөйләшүебез акрынлап Чыршы тарихына күчте. Авылның мулласы Айрат хәзрәт Нигъмәтуллин менә нәрсәләр сөйләде:
・ Рәсми чыганаклар Чыршы авылына дүрт йөз ел бар дип күрсәтә Борынгы бабаларыбыз хәзерге җирдән өч—биш чакрым ерактарак урнаша. Анда көчле агымсулы кизләү була (мул сулы чишмәләрне бу якларда шулай дип атыйлар ・ авт.). Язгы ташулар белән кизләү тирәләрендә упкын хасил була. Шул упкын зурая баргач, бабаларыбыз бирегәрәк килеп яши башлый. Соңрак, алар чишмәләр күп булуын күреп, авылның хәзерге урынына килеп урнашалар. Монда ул вакытта бөтен җирне чыршы агачлары баскан була. Аларны кисеп өйләр салалар. Авылга да «Чыршы» исеме бирәләр. Исеме җисеменәтуры килсен өчен, халык бүген дәйорт каршысына чыршы агачлары утыртырга тырыша. Бу эштәмәктәп балалары да булыша.
ИҢ ӨЛКӘН КЕШЕ
Чыршы авылының иң өлкән кешесе ・ Сәгъдәт Рәхимова. Аңа апрель башында 99 яшь тула. Биш бала ・ ике кыз, өч ул тәрбияләп үстергән. Дүрт баласын үзе тапкан, баккан, ә олы улы иренең беренче хатыныннан калган була. Бүген ул килен булып төшкән нигезендәулы, килене гаиләсендәяши. Әбинең акыл-зиһене бик әйбәт, әллә кайчангы вакытларны да хәтерли, оныкларын да исемләп белә Тик бүген Сәгъдәт әбинең аяклары начар йөри, ике як тез башын сындырган була, шулар һаман үзен сиздерә икән. Һәм тагын колаклары начар ишетә Әбигә сорауларны кычкырып бирергәтуры килде:
Җәй көне урамга чыгам, әле өйдә генә утырам, ・ дип сөйләде авылның иң өлкән кешесе. ・ Ирем күптән үлде инде. Мин һаман яшим әле. Кайчан алып китәрләр…
Алай димә Сәгъдәт апа. Яшәәле, караучыларыңбар, үз аягыңда йөрисең ・ дим әбигә
Рәхмәт яусын, анысы, бик карыйлар. Нәрсә ашыйсым килсә шул бар. Күршедә генә кызым яши, көн саен килә «Үзебезгә алып чыгам», ・ дип әйткән иде, малай белән килен җибәрмәде. «Гомер иткән нигезендә яшәсеннәр», ・ диләр. Мин каршы түгел, үз йортым. Менә яңа комод, карават алып бирделәр. Киемнәрем шунда, алып киеп кенәторам. Калган бер улым, бер кызым да исән-сау, киләләр. Хәзер тормышлар бик матур, балалар өчен сөенәм. Без бик газап белән үстек. Черек бәрәңгедән башканы күрмәдек. Сугышлар юк. Бик рәхәт тормышлар, бик рәхәт…
Әби утырган төштән гел шулай үз алдына сөйли икән: бүгенге тормышны мактый. Чынлап та, балачагы, яшьлеге бик авыр заманга туры килгән шул аның Әтисе авырып, абыйлары Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Тормышны үз җилкәсендәтарткан. Әаннан сугышта яраланып кайткан тол иргәкияүгәчыккан. Бер—бер артлы балалар тапкан.
Бу йортка килен булып төшкәнгә41 ел булды, ・ дип сүзгәкушылды әбинең килене Гөлфия апа. ・ Гомер буе бергә яшәдек. Әни гел тырыш булды. Дүрт класс белеме бар. Колхозда склад мөдире булып эшләде. Санау эшләрен белә Газета-журналлар, китаплар укый иде. Безнең чәукый белә Хәзер балага әйләнеп бара инде. Бер көн урамнан керсәм елаган: «Әнине сагындым», ・ диде. Күрәсең уйлаган булган. Элеккегеләрен искә алып сөйләп утыра. Яшәсен иде әле, дибез. Бер авырлыгы да юк. Йомышын үзе йомышлый, махсус җайланмага тотынып, үзе ашарга чыга. Мунчага да үз аякларында бара. Әйбәт әле, әйбәт. Оныклар аны аеруча ярата. Шулар кайтса, елмаеп утыра башлый, яшәреп киткәндәй була. Үзе янына килгәннәренәсөенәинде. Балалар исә «Безнеңәбигәйөз тула», ・ дип горурлана.
Гөлфия апа кебекләр турында: «Кулында ут уйната», ・ диләр. Гаҗәеп ачык, күңелле кеше ул. Колхозда хисапчы булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда икән. Тиз арада табын әзерләп, тел йотарлык ризыкларын пешереп куйган иде:
Сез бөтен кешегәшулай ачык йөз күрсәтәсезме? ・ дип шаяртабыз.
Шундый инде мин, ・ дип елмайды Гөлфия апа. ・ Кергән кешене чәй эчерми чыгармый. Берсен дә авылга чегәннәр килде. «КАМАЗ» машинасы белән колхозга нәрсәдер алып килгәннәр иде. Шуларны җәлләп, өйгәашарга алып кайттым. Үзем дәаңламыйм: өйдәге унлап бизәнүәйберләрен бер—бер артлы чегәннәргәчыгарып бирдем. Янәсе, алтыннарны начар энергетикадан чистарталар. Тегеләр чыгып киткәч кенә аңыма килдем.
Ә бу хәлләрдән соңирегез Радик абый нәрсәдиде? ・ дим.
Нәрсә дисен инде, бер сүкте дәбетте. Чыгасы мал булгандыр. Азрак борчылып йөрдем дә тынычландым. Баш исән булсын, алтынны тагын алып була.
Алкалар турында сүз барганлыгын аңлап, Сәгъдәт апа да:
・ Алтын йөзегемне кызыма бирдем, алканы Гөлфиягәбирдем, ・ дип куйды.
Әйе, әни: «Үзем исән вакытта алтыннарымны сезгәбүләк итәм. Төсем итеп сакларсыз», ・ дип бирде. Шуны әйтәинде ул. Юмарт шул мин, ・ ди Гөлфия апа. ・ Ләкин шуңа игътибар итәм: кешегә берне бирсәң Аллаһы Тәгаләуны белән кайтара.
Рәхимовларның йорты гаҗәеп нурлы, хәтта китәсе дәкилми. Ләкин безгәавыл белән танышуыбызны дәвам итәргәкирәк: йөз дистәне тутыручы әби, кунакчыл хуҗалар белән саубуллашып, мәктәпкәтаба юл тоттык.
ДҮРТ СЫЙНЫФКА 8 БАЛА
Чыршы авылы әлләни зур түгел: 320 кеше яши, йөздән артык хуҗалык бар. Буш йортлар юк, булганнарын шәһәрдән кайтучылар сатып ала икән. Кемдер өйләрне җәйләрен яшәр өчен махсус дача урынына тота икән. Чыршы Казаннан 40 чакрым ераклыкта гына урнашкан.
Безнеңавылда Рабит Батулла, «Мунча ташы» артистлары Шәмси Закир, Ульяна Князева кебек танылган шәхесләрнеңдәйортлары бар, ・ диде клуб мөдире Лилия Гәрәева.
Чыршыларга күмелеп утырган Чыршы башлангыч мәктәбенәкердек. Киң иркен коридорлы, бик якты ике катлы заманча мәктәп бу. Һәм шунда нибары 8 бала белем ала. Кызык та, кызганыч та булып китте.
Мәктәп 1996 елда ачылды, ・ дип сөйләде Чыршы башлангыч мәктәбе укытучысы Энҗе Хөсәенова. ・ Ул вакытта урта мәктәп иде, йөзгәякын бала укыды. 2011・2012 уку елыннан башлангыч мәктәпкә кал
дырдылар. Зуррак сыйныф укучылары Дөбьяз урта мәктәбенәйөреп укый. Сыйныф саен икешәр бала. Ике укытучы без, ике сыйныфны бергәкушып укытабыз.
Чыршы башлангыч мәктәбе мөгаллимнәренең сөенече зурдан: балалар бакчасына 16 бала йөри. Димәк, мәктәп ябылмаячак, авылда исәбала-чага тавышы тынмаячак.
– Мәктәпнең икенче катында спорт лагеры эшли, ・ дип белем йорты белән таныштырып йөрде Энҗе Хөсәенова. ・ Җәен балалар өзелми, көзге каникулда да спортны яратучы укучылар килде. Бездән генәтүгел, республика районнарыннан да җыелдылар. Язгы каникулга да киләләр, дип беләм. Шулай булгач, мәктәп бинасы буш тормый.
АВЫЛНЫ ЯШӘТҮЧЕЛӘР
Чыршыда тагын бер үзенчәлекле гаиләбелән таныштык ・ Илһам һәм Гөлчәчәк Гарифуллиннар. Йортлары әлләкайдан балкып тора. Бөтен җир төзек, нәзакәт белән эшләнгән. Хәтта эт оясы да курчак өен хәтерләтә Әиңмөһиме ・ боларныңбарысын да хуҗа кеше үз куллары белән ясаган. Илһам белән Гөлчәчәк 3 бала үстерәләр: Динә Динара, Дамир. Олы кызлары Казанда югары белем ала, Динара көллияттә әтөпчек уллары 1 сыйныфта укый. Гаиләбашлыгы сату белән шөгыльләнә дөресрәге, кечкенәавылларга автолавка белән йөри. Гөлчәчәк исәавылда фельдшер. Илһам белән танышып булмады, сату белән чыгып киткән иде. Бары ул эшләгән сәнгать әсәре булырдай җиһазларны күреп сокландык.
Тик тора белмибез, ・ дип сөйләде көләч йөзле хуҗабикәханым. ・ Мал асрыйбыз, кош-корт тотабаыз. Бакчабыз зур. Җәй көне тирәюнебез чәчәккәкүмелә Кышын иркенрәк. Кичләрен тик утырмыйм, бәйләргәяратам. Илһам да үзенәкул эше тапты: тимердән бизәкләп ишек яңаклары, кыеклар эретеп ясый, агачтан да әлләниләр майтара. Соңгы ике елда бу эш белән бигрәк тә«җенләнде». Эретеп-ябыштыру җайланмалары сатып алды. Эштән кайтып хайваннарны карагач, гаражында мәш килә Әтиләренеңнинди әйберләр ясаганын күреп, балалар да сөенә Илһам аларга үз эшләрен зур бер сөенеч белән күрсәтеп йөри.
Илһам тагын җырлый, бии дә ・ дип сүзгәкушылды безнеңбелән Гарифуллиннар гаиләсенәкергән мәдәният йорты директоры Лилия Гәрәева. ・ Авылда әле шундый гаиләләр бар, дим. Нәрсә әйтсәңдә тыңлыйлар, бергә концертлар куябыз.
Гарифуллиннар йортына җиткәнче, тау астына төшеп, «Илһам» чишмәсен карадык. Төсле поликарбонаттан бизәкләп эшләнгән чатыр эченәмиләш тәлгәшле самовар куйганнар. Аннан су килеп тора. Бик күркәм күренеш.
Ул чишмәбезнең бакча башыннан гына ага, ташландык хәлдәрәк иде, ・ ди Гөлчәчәк ханым. ・ Илһамның чишмәне бик матурлыйсы килде. Самовар ясау өчен газ баллонын кисеп, аерым детальләр эретеп ябыштырды. Аннан аны бизәкләп буяды. Чишмәөчен чатыр да ясады. Вакыты булган саен, тау астына гел төшеп менәбез. Язгы сулар самоварны агызып китмәсен, дибез.
Чишмәгәяңа җан өргән кеше хөрмәтенә«Илһам» дип исем биргәннәр. Гарифуллиннарның теләк-хыялы: бу изге урынны балалары да гел шулай карап, чистартып торсын, әти-әниләренең ядкаре итеп сакласын иде.
Чишмәне узган елның сентябрь башында зурлап ачтык, ・ диде Лилия Гәрәева. ・ Палаткалар корып, коймаклар пешереп, авылның бар халкын җыйдык. Җыр-моң яңгырап торды. Бик матур авыл бәйрәме булды ул. Гомумән, без күңелле яшибез, Гарифуллиннар кебек тагын берничә актив гаиләбар. Бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез, районда узган бер генәчарадан да калмыйбыз.
Илһам Гарифуллин киләчәктәтимердән бизәкле кыеклар эшләүне дәвам итәргәуйлый икән. Гараж кыегын күреп, күршесе дә«заказ» биргән.
Илһам алар белән акча эшләүне максат итеп куймый, ・ ди Гөлчәчәк. ・ Ул аңа рәхәтлек бирә Башта дәфтәргәәлләничәтөрле рәсем ясый, карый. Аннан шуны тимердән ясый. Кем белә бәлки киләчәктәмахсус сатар өчен дәэшләр. Әйтәм бит, шулар белән бик «җенләнде».
…Татар авылларына барган саен аның уңган кешеләренә сокланып кайтам. Таңатуга-алар аяк өстендә Әллә ничә сыерын да сава, эшенәдәбара, йорт-җире дәялт иткән. Чыршы авылында андый гаиләләр күп икән, шуңа сөендек. Калага якын булгангамы, халык шәһәрчәрәк яши монда: душы, бәдрәфе өендә башка бөтен уңайлыклар да бар. Казанга концерт-спектакльләр карарга да еш баралар икән. Кыскасы, биредәтормыш гөрли.
"Татарстан" журналы, 2017.