Агачлар – җиңү шаһитлары

Агачлар – җиңү шаһитлары

Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан гаҗәеп «Крылья Советов» паркы буйлап йөргәндә, аның Бөек Ватан сугышы белән бәйле булуын башыңа да китерә алмыйсың.

Паркта бик тыныч – анда су­гыш елларында авиатөзүчеләр тарафыннан җитештерелгән ле­гендар Пе-2, По-2, Пе‑8 бомбар­дировщикларына бер генә ишарә дә юк. Аллеяләр буйлап бала ар­баларын этеп яшь әниләр йөри, эскәмияләрдә әбиләр ял итеп утыра, яшьләр Ленин һәйкә­ле янында селфи ясый, балалар мәйданчыгында – авиатөзүчеләр бүләге: кечкенә «Ансат» вертолёты һәм күпфункцияле Ту-214, соңгы­сы нәниләр өчен спорт тренажёры ролен үти.

1942 ЕЛНЫҢ ЯЗЫ

Парктагы агачларның Бөек Җи­ңүнең шаһитлары булуы турында бик сирәкләр генә беләдер. Алар арасында 1942 елның язында утыртылганнары да бар, сугыш­ның гаять авыр чорында самолёт­лар җитештерүгә бәйле драматик вакыйгаларда катнашканнар алар. Коточкыч авыр хезмәттән, сал­кыннан һәм ачлыктан кешеләр станок янында ук үлеп китә тор­ган авыр чор. Завод ашханәлә­рендә азык‑төлек җитми. Булган ризык фронтка озатыла, шуннан калганы гына хастаханәләргә, госпитальләргә, балалар бакча­ларына, предприятиеләргә бү­леп бирелә. Авиация заводында бик күп яшүсмерләр эшли. Ашау, витамин җитмәү сәбәпле, авы­рулар, ачлыктан аңнарын җуеп егылулар – адым саен.

БЕР КӨНГӘ СОҢРАК ҮЛҮ

Завод директоры Василий Окулов завод эшчеләрен ашату­га зур игътибар бирә. Эшчеләр авитаминоздан интекмәсен өчен, кычыткан һәм кузгалак әзерләнә. Ашханә хезмәткәрләре завод аэ­родромы тирәсендәге үләннәрне чабып, алардан төнәтмә ясый­лар. Аеруча хәлсезләнгәннәргә көчәйтелгән өстәмә паёк – «уси­ленный дополнительный паёк, ягъни УДП бирелә. Бу паёкка сыра чүпрәсе, тагын бер телем ипи, шикәр керә. Ач эшчеләр әлеге кыскартылма сүзне, таркатып, үзара шаяртырга да көч табалар: «умрёшь днём позже».

ИҢ ХӘЛСЕЗЛӘРНЕ – ПАРККА, АГАЧ УТЫРТЫРГА!

1942 елның язында заводның күп кенә эшчеләре чын мәгънә­сендә яшәү белән үлем арасында кала. Дымлы салкын цехларда авыр физик хезмәт кешеләрне тулысынча йончыта-хәлсезлән­дерә. Шул чакта директор иң хәл­сезләрне паркка – агач утыртырга җибәрергә тәкъдим итә. Җылы, язгы саф һавага. Монда килеп, эшнең ничек баруы белән кызык­сынгач, директор ярсулы җавап ишетә: «Син безне немецлар өчен агач утыртырга җибәрдең, алар Казанга килеп, шушы паркта йө­риячәкләр!» Бу сүзләр Василий Андреевичның йөрәгенә уктай ка­дала, ул бит кешеләрнең гомерен саклап калу өчен бөтен көчен куя. Җавап тирән яра булып кала – Окулов сугыш чорында иң истә калган нәрсәнең әлеге сүзләр бу­луын еш кабатлый. Үзенең бөтен көчен туплап җавап биргәнен дә хәтерендә саклый: «Шушы агачлар күләгәсендә сез үзегез, балаларыгыз һәм оныкларыгыз ял итәчәк. Бу җиргә немецлар килмәячәк. Мин моңа юл куй­маячакмын, без беребез дә моңа юл куймаячакбыз!»

НЕМЕЦЛАР СОЦГОРОДТА

Шулай да Василий Андреевич бер нәрсәдә ялгыша – немец­лар килә бу җиргә. Тик хәрби әсирләр сыйфатында. Сугыштан соң алар Соцгородта Воронежда­гы һәм Мәскәүдәге туган йорт­ларыннан үзләре куып чыгарган кешеләр өчен торак йортлар төзи.

Воронеждагы 16 нчы авиамо­торлар төзү заводы 1941 елның 7 октябрендә эвакуация турында әмер ала. Ике ай дәвамында Ка­занга 931 вагон килеп җитә. Җи­һазлар, станоклар, кешеләр белән. Станоклар һәм җиһазларны Казан моторлар заводына куялар, ке­шеләрне исә кайда урын бар, шун­да урнаштыралар. Шул исәптән – землянкаларга да. Казан һәм Во­ронежның берләштерелгән за­водлары директоры итеп Макар Лукинны билгелиләр (Авиатө­зелеш районындагы бер урам аның исемен йөртә – авт.), ул да Василий Окулов кебек үк зур их­тирамга ия һәм абруйлы кеше була. Василий Окулов исә шу­лай ук берләштерелгән ике за­водның – Казанның һәм 1941 елның көзендә Мәскәүдән эва­куацияләнгән авиация заводы­ның – директоры. Яңа килгән авиация һәм моторлар заводлары эшчеләрен, шул исәптән Соцгород микрорайонында яшәүчеләрнең фатирларына да тараталар. Эр­керлы, имән паркетлы һәм колон­налы зур заллары булган мәһабәт «сталинка»ларга берьюлы берничә гаилә яшәргә керә. Сугышка кадәр мондый шартларда инженерлар, авиаконструкторлар, авиация җи­тештерүе җитәкчеләре һәм хезмәт алдынгылары яши. Әлеге йорт­ларны заманы өчен иң алдынгы Мәскәү һәм Ленинград архитек­тура остаханәләре проектлаш­тырган була. Проектларда иркен ишегаллары, скверлар, стадион һәм әлеге дә баягы парк күздә тотыла…

Фатирлар тиз арада комму­налкаларга әверелә. Колонналы зур бүлмәләрдә берничә гаилә яши, кайсы гаилә – ванна бүлмә­сенә, кайсыдыр аш бүлмәсенә урнаша. Мөмкин булганча ты­гызланалар.

Сугыш ахырында Соцгородта бараклар пәйда була, анда не­мец әсирләрен урнаштыралар. Һәм алар үзләрен җиңгән халык өчен яңа торак йортлар төзергә керешә.

ҖИҢҮ ӨЧЕН «ПОБЕДА»

Өр-яңа фатирларга Воронеж һәм Мәскәү кешеләре күчә. Казан авиация заводы ветераны Лео­нид Ополинский әнә шундый эва­куацияләнгән Мәскәү кешесенең улы була. Леонид шул йортлар­ның берсендә (Белинский ур., 8) Советлар Союзы Герое, сынаучы-очучы Александр Васильченко фа­тиры астында яши. Һәм ул бөтен ишегалды малайларының «дядя Саша»ның «Победа»сына кереп тулуларын һәм бергә аэропортның тәүлек әйләнәсе эшләүче ресто­ранына сыйланырга баруларын бик яхшы хәтерли. Александр Ва­сильевич Васильченко «Победа»га Җиңүгә керткән өлеше өчен лаек була. Нәкъ менә ул Сергей Павло­вич Королёв белән бергә ракеталы тизләткечләр белән җиһазланды­рылган «Пе-2» бомбардировщик­ларын сыный.

Леонид Владимирович үз йорт­ларының фасады янында кирпеч тезүче немецларга балконнан бау­га бәйләп ипи төшерүен дә искә ала. Изге күңелле малайга әсирләр рәхмәт әйтә. Ә менә күршесе Динә Евсеевна Потехинаның әсирләргә ризык бирергә кулы күтәрел­ми, гәрчә элекке дошманнарын кызганса да. Сугышның беренче көннәреннән ахырына кадәр гос­питальдә эшләп, кайгы-хәсрәтне күп күргән табиб буларак, ул әлеге әсирләрнең кешеләргә һәм аның үзенә дә күпме югалтулар китергә­нен яхшы белә. Ханымның өч ту­ганы фронттан әйләнеп кайтмый.

АВИАТӨЗҮЧЕЛӘРНЕҢ ОНЫКЛАРЫНЫҢ БАЛАЛАРЫ

Әйе, немецлар, чыннан да, Соцгородка килгән. Һәм җирле халык аларга ачтан үләргә ирек бирмәгән. Һәм хәлсезләнгән за­вод эшчесенең усал сүзләренә җавап кайтарган генерал-лей­тенант Василий Окулов хаклы булган – үлем чигенә җиткән авиатөзүчеләр утырткан парк буйлап бүген аларның балалары, оныклары, оныкчыклары йөри. Әти-әниләре белән дә, яшьтәшлә­ре белән дә, экскурсовод белән дә – авиация һәм моторлар төзү заводлары ул чор кешеләренең хезмәт һәм хәрби батырлыклары турындагы хатирәләрне саклый, әлеге истәлекләрне яңа буыннарга җиткерергә тырыша.

 

Леонид Владимирович үз йортларының фасады янында кирпеч тезүче немецларга балконнан бауга бәйләп ипи төшерүен искә ала.

 

«Хөрмәтле Динә Евсеевнага (беренче рәттә, сулдан беренче – авт.) истәлеккә 7 нче палата командирларыннан. 1943 елның 20 августы» дип язылган әлеге фотога.

Экскурсовод кулында авиация заводы директоры Виталий Копылов исеме белән аталган Ту‑160 стратегик бомбардировщигы фотосы. «Крылья Советов» паркы янындагы урам да аның хөрмәтенә аталган.

 

 

"Татарстан" журналы, май 2019