Осетиннар: тарих һәм мәдәният
Осетиннар – Россия Федерациясе һәм Грузия халкы, 2002 елгы мәгълүматлар буенча барлыгы 514,8 мең кеше исәпләнә. Төп өлеше Төньяк Осетиядә яши. Кавказның борынгы халыкларының берсе.
Осетин теле иран төркеменә карый, ирон (әдәби тел нигезе) һәм дигор диалектлары бар. ХIХ гасырның кырыгынчы елларында А.М. Шегрен осетин грамматикасын төзи.
Күп өлеше православ динен тота, мөселманнар да бар. Шулай ук мәҗүсилек йолалары да сакланган. Фольклор мирасында нартлар турында эпос, батырлык турында җырлар, риваятьләр сакланган.
XVIII гасырның 40 нчы елларында рус-осетин мөнәсәбәтләре башлана. Рус хөкүмәтендә бу җәһәттән махсус комиссия төзелә. Комиссия әгъзалары Петербург шәһәрендә осетин вәкиллеген ачалар. Әлеге вәкиллек аша осетиннарга Моздок һәм Моздок далаларына күченергә рөхсәт алына. Чөнки осетиннар җир җитмәү сәбәпле Төньяк Кавказ районнарына күченергә рөхсәт сорап бер генә мөрәҗәгать итмиләр. 1774 елдан Осетия Россия составына керә. XVIII-XIX гасырларда алар таулардан тигезлекләргә күченә башлыйлар. Башлыча авыл хуҗалыгы эшләре белән шөгыльләнәләр. Милли аш-сулары бик бай.