Яңа республикага – яңа театр
1922 нче ел. Агарту халык комиссариаты Кызыл Октябрь исемендәге Беренче дәүләт үрнәк драма татар театры булдыру турында карар кабул итә. Яңа оешкан ТАССР өчен бу олы мәдәни вакыйга була. Татар мәдәнияте өчен яңа дәвер башланган чор.
ТЕРЕ ТАРИХ
…Рояль артында – Салих Сәйдәшев. Аны кабинетка бикләгәннәр! Никадәр генә ялынса да, үгетләсә дә, хезмәттәшләренең күңеле йомшармый – композиторны чыгармыйлар. Тинчуринның «Кандыр буе» музыкаль драмасына вәгъдә иткән партитурасын язмый торып чыгармаячаклар да. Кемнеңдер кинәт сак кына итеп: «Салих абый!» – дип дәшкәне ишетелә. Ишек артында актриса Сара Садыйкова тора, аңа дигән ария әзер түгелме икән, дип белешергә килүе. «Үзең яз!» – дип ачу белән җавап кайтара талчыккан Сәйдәшев. Ә иртәнгә инде ноталар язылган кәгазь битен ала. Уйнап карый да ишек аша гына: «Карале, начар түгел бит!» – дип кычкыра.
Әлеге сюжет татар театрының 110 еллыгына багышланган «Дәрсе гыйбрәттер театр» спектакленең бер өлеше булып киткән, чөнки беренче татар профессиональ труппасы совет республикасына кадәр күпкә элгәре – 1907 елда ук барлыкка килгән. Спектакльнең идеясе Галиәсгар Камал исемендәге театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнеке. Текстны яшь шагыйрь һәм драматург Рүзәл Мөхәммәтшин язган. Әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе, шулай ук татар театры тарихы белгече Нияз Игламов автордаш булган. Без аның белән узган гасырның илһамлы 20нче елларында һәм дәһшәтле 30 елларында булган вакыйгаларны искә төшерү өчен махсус очраштык.
Сүз уңаеннан, Сәйдәшев белән булган әлеге кызыклы вакыйганың чынбарлыкка туры килүе дә бик ихтимал, чөнки Гөлйөзем ариясе – Садыйкованың композитор буларак дебюты. Үз гомерендә ул берничә йөз җыр һәм 18 спектакльгә музыка язачак. Безгә исә әлеге тарих яңа барлыкка килгән республиканың милли театры пионерлары булган кешеләрнең иҗади масштабын күзалларга мөмкинлек бирә.
– Ул елларда татар театр сәнгатенең төп фигурасы, һичшиксез, Кәрим Тинчурин булган, – дип сөйли Нияз Игламов. – Театрга җитәкчелек итәргә нәкъ менә аны чакыралар. Үзенең абруеннан файдаланып, Тинчурин Казанга революция һәм гражданнар суг– шы вакытында төрле шәһәрләргә сибелгән, төрле шәһәрләрдә гастрольләрдә йөргән беренче театр труппалары «Сәйяр», «Нур», «Ширкәт» артистларын чакырып китерә. Ул елларда татар дөньясы киңрәк һәм бердәмрәк булган, шуңа да аларның күбесе Әстерхан, Симферополь, Мәскәү, Ленинград, Уфа, Троицк шәһәрләрендә милли труппаларны җитәкләгән. Сәхнә корифейлары белән бергә яңа театрга Салих Сәйдәшев, Һади Такташ кебек яшь талантлар да килгән…
АЗАТЛЫК РУХЫ
1923 елның җәендә бер журналда Кәрим Тинчуринның «Татар театры кайсы юлдан китәргә тиеш?» дигән мәкаләсе чыга. Ул иҗади интеллигенцияне чын мәгънәсендә кузгатып җибәрә, ел дәвамында вакытлы матбугат битләрендә әлеге темага җавап язмалар басыла – кешеләр бәхәсләшә, фикер алыша, тәкъдимнәр кертә… Бүгенге көндә бу турыда фикерләр каршылыгына карамастан, иҗади эзләнүләр, театраль тәҗрибәләр һәм иҗатта ирек чоры була ул.
… Театрда «Шлем» спектакленең премьерасы. Сәхнәдә – «кызылармиячеләр», залда да. Финал! Сәйдәшев маршы – диварлар селкенә. Марш тагын бер кат яңгырый. Тамашачы кызылармиячеләр, хисләренә түзә алмыйча, актер кызылармиячеләрне кочакларга сәхнәгә ыргыла. Әлеге вакыйганы пьеса авторы Габдрахман Минский күзәтеп тора.
20нче елларның репертуары күпкырлы булуы белән шаккаттыра. Яңа заман каһарманнары турындагы эшләр белән беррәттән милли спектакльләр дә, рус һәм чит ил классикасы да куела – «Галиябану», «Гамлет», «Отелло», «Явыз Иван үлеме» спектакльләрендә ышандыра белеп уйный торган Хәлил Әбҗәлилов, кайнар канлы Мифтах Әбсәламов, драматик рухлы Мөхтәр Мутин, күпкырлы Гөлсем Болгарская балкый… Сезон саен афишага дистәгә якын яңа спектакль өстәлә. 1925 елда беренче милли опера – «Сания» сәхнәгә куела. Ә аннан соңгы ел үзе бер дәвергә тиң булып чыга: «Тинчурин – Сәйдәшев» дуслыгы нәтиҗәсендә «Зәңгәр шәл» спектакле туа. Ул озак елларга татар театрының бренды булып әверелә.
Шул ук вакытта театрда демократиктамашачы өчен көрәш бара: кичә генә авылдан шәһәргә күчеп килгән, театрдан үзенә нәрсә кирәген аңлап та җиткермәгән тамашачының сәнгати зәвыгын формалаштырасы бар әле. Хәер, бу аңлашыла да, театр үзе дә үзенә күрә бер бүленеш кичерә – беренчелеккә ике эстетик төркем дәгъва итә. Болар – Сул татар мәдәни фронты (СУЛФ) үз канаты астына радикаль сәнгать яклыларны җыйган һәм традицион формалар, пролетар проблематика, вульгар социологизм яклыларны берләштергән уңнар (РАПП).
– Күпмедер дәрәҗәдә әле күптән түгел генә барлыкка килгән татар театр сәнгатендә барысы да новатор булган, – ди Нияз Игъламов. – Инкыйлабка кадәрге ачышлардан башлап, Хәрби коммунизм һәм Яңа икътисадый сәясәт чорының мәдәни ихтыяҗларына кадәрге эволюцион юл яклы булган Кәрим Тинчурин һәм СУЛФчы Сөйләйман Вәлиев-Сульва, үзәк юнәлеш тарафдары Евгений Вахтангов шәкерте Гомәр Дәвишев.
ЯКТЫДАН – КАРАҢГЫГА
Әлеге көрәшкә ноктаны… Максим Горький белән Владимир Немирович-Данченко куя. «Инкыйлаб хәбәрчесе» 1934 елда Совет язучылар берлегенең Беренче съездында дистәләрчә еллар буена СССР халыклары мәдәниятенең эзләнүләрен тигезләп торган төп иҗат методы – социалистик реализмның доктринасын яңгырата. Икенчесе исә Горькийның «Дошманнар»ын шундый итеп куя, ул бөтен театрлар өчен канунга әйләнә. Якут театрымы ул, үзбәкнекеме, Таировның камера театры яки Михоэлсның ГОСЭТымы – барысын да МХАТның эстетик параметрларына көйләнгән психологик сәнгать кысаларында «бер сызыктан сөрәчәкләр». Театрыбызны һәлакәткә илтүче әлеге процессның иң югары ноктасы Сталин дәверенең ахырына туры киләчәк…
– Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң, 1927 елга кадәр безнең ил мәдәният чыганагы булып торган, – дип сөйли Нияз Игламов. – Иң яңа, радикаль, авангард идеяләр өстә генә яткан ул чорда. Татар мәдәнияте өчен дә әлеге чор ренессанс дәвере була. Аның кайтавазы утызынчы еллар уртасына кадәр ишетелә, ләкин анда хәлләр катлаулана башлаган була инде…
Антифашистик хәрәкәтнең символы булган «Профессор Мамлок» пьесасы язучы Фридрих Вольфның каләме астыннан нәкъ менә 1934 елда – Гитлер хакимияткә килүгә чыга. Ә 1935 елда инде аны Гомәр Исмәгыйлов татар сәхнәсенә күтәрә, һәм ул зур уңыш белән бара. Шунысы игътибарга лаек: Фридрих Вольф әлеге эшне күргән һәм бик ошаткан.
– Вакыттан алда баручы режиссер-психолог, – Исмәгыйлов турында тәнкыйтьче Нияз Игламов шулай ди. – Ул фашизм белән килешү мөмкин түгел, дип үтә дә җитди,
спектакльне Молотов – Риббентроп Пакты төзелүгә репертуардан алалар. Шул көннән башлап, «фашистларча» сүзе Муссолини режимы, Франко Испаниясе яки Салазарның Португалиядәге тәртипләренә нисбәтле генә кулланыла башлый, Гитлер Германиясе белән бәйле бер дә искә алынмый.
Гомәр Исмәгыйлов репрессияләрдән качып котыла – режиссерның исеме «исемлеккә керүе» турында НКВД хезмәткәрләренең берсе кисәтә – таланты алдында баш июе була. Фанера чемоданын тотып, Исмәгыйлов башта Бохарага, аннан Сәмәркандка күчеп китә, анда перифериядәге үзбәк театрлары тормышында актив катнаша. Бөек Ватан сугышы башлануга, Вольф пьесасы буенча куелган спектакль яңартыла.
ИКЕ ДӨНЬЯ АРАСЫНДА
Совет халкы, гадел җәмгыять идеясе белән илһамланып, йөзләрчә заводлар кора, яңа шәһәрләр, юллар сала, чирәм җирләрне күтәрә – күпләр өчен, чыннан да, «яшәү яхшырак, күңеллерәк» була башлый. Ләкин Архангель зиратына куелган стела безгә башка нәрсәләр турында искәртә…
– 1930 еллар уртасына кадәр Мәскәү, Ленинград, Әстерхан, Орск, Свердловскида – бөтен ил буйлап! – дистәләрчә татар профессиональ дәүләт театрлары эшли, – дип сөйли Нияз Игламов. – Бер‑бер артлы аларны яба башлыйлар. Татар театрын көчләп ТАССР чикләренә «куалап» кертәләр. 23 профессиональ театрдан икене генә калдыралар – Казанда һәм Минзәләдә. Сталин торган саен гайрәтләнә бара, һәм бу аның сәясәтенең хәйләкәр бер адымы була – «бүлгәлә һәм хакимлек ит». Күрәсең, милләтләр эшләре буенча халык комиссары итеп нәкъ менә аның куелуы очраклы булмагандыр. Сәясәтчеләрнең берсе дә – аңа кадәргеләре дә, аннан соңгылары да – милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләргә андый ук зур игътибар бирми. Башка беркем дә тулаем халыкларны сөргенгә озатмый, ил составындагы милләтләрнең территориаль картасын үзгәртми.
Иҗат кешеләре арасында кискен чистарту башлана. Репрессия машинасы татар мәдәнияте әһелләрен берәм‑берәм үзенә йота, алар арасында күренекле драматурглар да, талантлы режиссерлар да, актерлар да була. Кәрим Тинчурин, Гали Ильясов, Фәтхи Бурнаш, Мөхтәр Мутин, Галимҗан Ибраһимов, Фатыйх Сәйфи-Казанлы, Мәхмүт Галәү, Гомәр Исмәгыйлов… Бу шәхесләрнең гаиләләре дә террор корбаны була хәтта. Шундый фаҗигале тарихларның берсе – татар шагыйре Хәсән Туфанның хатыны Луиза Салиәскарова турында. Шагыйрьне шул елларда эзәрлекли башлыйлар, ә 1940нчы елда лагерьга озаталар. Унбиш ел Луиза иренә посылкалар җибәреп тора, хәтта кан доноры була – аның өчен акча түләгәннәр чөнки.
Репрессияләрдән котыла алганнарның да хәле көнләшерлек булмый. Берәүләр, Тинчуринның якын дусты, композитор Салих Сәйдәшев кебекләр, эшсез калып, очраклы эшләр булганга гына очын очка ялгап яшәргә мәҗбүр була. Театрда калганнарга яңа чынбарлыкта яшәүнең компромисс формаларын эзләргә туры килә. Таҗи Гыйззәт, Нәкый Исәнбәт, Риза Ишморат… Алар каләме астыннан чыккан һәр пьеса иң элек органнарның өстәленә кереп яткан.
– Даими рәвештә стресс шартларында эшләргә туры килә аларга, – дип сөйли Игламов. – Һәм ул, аңлашыла инде, иҗади фикерләүне деградациягә китерә, чөнки автор яхшырак итеп языйм, дип түгел, ә репертуар комитеты аша ничек итеп үткәрергә икән, дип тырыша. Риза Ишморат үзе өчен заманчалыкны сайлый – 1930 нчы елларда ул корыч коючылар, чик саклаучылар, танкистлар турында яза. Таҗи Гыйззәт инкыйлабка кадәрге татар авылының укый‑яза белмәвен, алпавытларның фәкыйрьләрне изүен, муллаларның һәм им-томчыларның халык җилкәсен кимерүен тәнкыйтьли. Нәкый Исәнбәткә исә талантының масштабы шәркый сюжетлы пьесалар кинаясе артына яшеренергә мөмкинлек бирә. «Хуҗа Насретдин»да ул каһарманнарының гыйбарәләре, андагы юллар арасына күп нәрсә яшерә. Нәкъ шуңа күрә ул бүген дә әһәмиятен югалтмады, ә Ишморат белән Гыйззәт исә, бер‑ике әйберләреннән кала, театр өчен югалды дияргә була. Ә алар – әсәрләренең драматик структурасы, һөнәри дәрәҗәсе турында әйтәм – беренче урындагы талантлы кешеләр булган! Кечерәк масштабтагы талантлар турында әйтеп тә торасы юк.
– Сталинны акларга теләүче кешеләр бар, ул шәп менеджер булган, дип раслыйлар, – дип дәвам итә Игламов. – Имеш, репрессия корбаннары турында Солженицын китергән саннар күпертелгән. Бу чыннан да шулай – чынлыкта репрессияләнүчеләрнең өлеше гомуми халык саныннан якынча 1,5 процентны тәшкил иткән.
Ләкин шунысын аңларга кирәк: нинди 1,5 процент бит ул! Аның күпчелек өлеше интеллигенция вәкилләре. Ул репрессияләрнең һәм чистартуларның атмосферасының ни дәрәҗәдә зарарлы булуын да аңларга кирәк: кешеләр караны кара, акны ак дип әйтергә курыкканнар бит.
ТИНЧУРИННЫҢ ЧЕТЕРЕКЛЕ ХӘЛЕ
Заһидә Тинчурина кулында Әстерханнан килгән журнал. Ә анда!..«Тинчурин әфәнде Әстерхан театры чибәрләре арасында» – фото астына нәкъ шулай дип язылган. Әлеге «тәртипсезлек»не күреп, Заһидә (билгеле, башка сәбәп белән!) ире янына юлга чыга. Ләкин шикләрнең урынсыз икәнлеге ачыклана – ул хатынына тугрылык саклый һәм һәрвакыттагыча бик күп эшли.
Әстерхан дәүләт татар драма театрында Кәрим Тинчурин спектакльләр куя. Ул анда 1924 елда ук, аны Казанда «театрның эше канәгатьләнерлек түгел» дип эшеннән бушатуга, китеп бара. Вазыйфасына башка кешене билгелиләр. Нибары бер сезон эчендә театр түбәнгә тәгәри, тамашачысын югалта. Тинчуринны кире кайтырга сорыйлар.
– Мин моны без әлегә кадәр белмәгән берәр тарих белән бәйледер, дип уйлыйм, – дип аңларга тырыша Тинчурин язмышындагы борылышларның сәбәпләрен Нияз Игламов. – Минемчә, Тинчуринны эшеннән азат итү – Гаяз Исхакыйдан алган хатка карата хикимиятләрнең беренче – әлегә «йомшак» формадагы – реакциясе булгандыр дип уйлыйм.
Танылган татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый революциягә кадәрге татар театрында репертуар тоткан автор булган. Аның 11 пьесасы куелган – Хәтта Камалныкы да азрак!
Ул Тинчуриннан өлкәнрәк булган һәм илдә барган вакыйгаларга карата мөнәсәбәте күптән формалашкан. Эмиграциягә дә иртәрәк китәргә өлгергән – кыенлыклар белән булса да, аның каравы ышанычлы юллар белән. Кызы Сәгадәт Тинчуриннар карамагына калган. Күпмедер вакыт узгач аңа әтисе янына күчеп китәргә ярдәм итәләр. Әлбәттә, Исхакыйның рәхмәте зур була, әмма бу рәхмәт Тинчурин өчен җәзага әйләнә.
– Гаяз Исхакый исемен кычкырып әйтмәскә тырышканнар, әйтәләр икән, бары тик тискәре яктан гына, – дип сөйли Нияз Игламов. – Аңа бик күп нәрсәләрне гаеп итеп такканнар, хәтта утызынчы елларда Германиядә яшәвен дә. Фашистлар режимы көч җыйган вакытта. Ләкин бит ул вакытта Берлинда Европадагы иң көчле тюркология мәктәбе оешкан була. Анда яшәр һәм эшләр өчен уңайлы тел мохите булган. Гитлерның да кем икәне бөтен кешегә дә ачык кына билгеле түгел әле ул вакытта. Исхакый Берлиннан 1930 нчы еллар ахырында Төркиягә качып китә. Монда да аның алдан күрүчәнлеге роль уйнаган. Мережковский, Кнут Гамсун, Герхарт Гауптман, Эзра Паунд һәм түбәнрәк дәрәҗәле әдәбиятчылар Гитлер реформалары һәм Өченче рейхның бөлүенә кадәр идеологиясе белән илһамланганда әле бу.
Шулай итеп, 1923 елда Берлиннан Казанга бандероль килеп төшә. Адресаты – Кәрим Тинчурин. Конвертта тюркология җәмгыятенең журналы, анда – Исхакыйның яңа пьесасы. Аның белән бергә авторның кызын кайгыртулары өчен рәхмәт хаты. Тинчурин бу хәбәрне дустыннан яшермәгән. Театрга: «Гаяз абый сезгә сәламнәрен юллый!» – дигән сүзләр белән килеп керә ул. Доносны кем язган – билгеле түгел, ләкин ундүрт ел узгач – ягъни коточкыч 1937 елда – Тинчуринга «халык дошманы» белән элемтәсен исенә төшерәләр, өстәп «Япония файдасына шпионаж»да гаеплиләр. Ни өчен Япония? Ул вакытта Исхакый Япониядә яшәгәнгә.
«БЕЗ КАБЫЗГАН УТЛАР»
Көрәштәшләре һәм остазларын яклап бик азлар гына күтәрелеп чыга. Аның каравы, әле күптән түгел генә бүләкләр биреп, аны икеләтә юбилее белән котлаган кешеләр Тинчуринга пычрак атарга, яла ягарга оялмый.
– «Контрреволюцион эшчәнлектә гәепләнүче япон шпионы Кәрим Тинчуринны тикшерү» җыелышының беркетмәсен үзем күрмәдем, ләкин аны минем әти укыган, – дип сөйли Нияз Игламов. – Мөгаен, ул еллар контекстында иң тәрбияле позициядә беренче чакырылыш актерлар гына калгандыр. Мәсәлән, Зәйни Солтанов. «Без моңа ышана алмыйбыз! Безнең белән ул мондый сөйләшүләр алып бармады». Калганнар бертавыштан диярлек Тинчуринны «фаш иткән». Шул вакытта кинәт кенә Гөлсем Камская торып баскан. Ул вакытта инде аның ире – режиссер Гали Ильясоврепрессияләнгән була. «Сез нишлисез? Кәрим ага һәрвакыт яхшы кеше булды, ә сез аны хур итәсез, буш сүз сөйлисез!»
Җыелыштан соң актрисаны театрдан куалар – сугыш башлангач кына ул, актерлар җитмәү сәбәпле, фронтта эшли торган бригадага кайта алачак. Тинчурин исә инде күптән теге якта калган…
… «Без кабызган утлар янар алар» – әлеге җыр 1930 нчы елларда бик популяр була. Сүз уңаеннан, җыр – «Кандыр буе» спектакленнән Фәридә ариясе, аны Тинчурин белән Сәйдәшев иҗат иткән. Бу заман шедеврын еш кына радиодан ишетеп булган, хәтта «Маяк»тан да. «Салих Сәйдәшев көе, халык сүзләре!» дип игълан итә торган булганнар. Тинчуринны оныттырырга тырышканнар, ләкин аның фигурасы шулкадәр зур, аны мәдәни контексттан көчләп юкка чыгару мөмкин хәл булмый.
– Аның рухы барыбер һәркайда сизелеп торган, – дип сөйли Нияз Игламов. – Күрәсең, Тинчурин бик якты, сөйкемле кеше булган. Бөтен хатирәләр дә шул турыда сөйли. Хәким Сәлимҗанов үзенең хатирәләрендә болай дип язган: «Без үзебезне аның шәкертләре итеп түгел, ә мөридләре итеп саный идек». Ягъни укучылары түгел, ә тарафдарлары. Татар театры өчен драматург озак елларга җитәрлек иҗади энергия чыганагы булды.
Озак вакытлар Тинчуринның үлгән көне дә ялган мөһере астында сакланды – бары тик 1988 елда бөек татар режиссеры һәм драматургның 1947 елда каты авырудан вафат булмавы, ә 1938 елда атып үтерелүе билгеле булды. Кулга алганнан соң бер ел буена аннан күрсәтмәләр таптыралар, әмма сындыра алмыйлар. Атып үтерелгән ноябрь төнендә дистәләрчә мәетнең гәүдәсен Казанның Архангель зиратындагы чокырга илтеп аударалар.
1930 нчы еллар ахырына якынлаша. Аннан соң нәрсә була? Аннан соң – сугыш…
втор: Ольга Туманская / Фотограф: Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музее архивыннан