Немецлар: тарих һәм мәдәният
Немецлар – Германиянең төп халкы. Гомуми саннары – 86 миллион кеше. АКШ, Канада, Бразилия һәм Европаның башка илләрендә, Латин Америкасында, Австралия, Көньяк Африкада да яшиләр.
Казахстанда һәм Россиядә - күп санда.
Немец телендә аралашалар, алфавитлары латин графикасы нигезендә.
Дин буенча протестантлар һәм католиклар.
Прибалтикада немецлар урта гасырларда ук күренә башлый. Россия шәһәрләренә алар XVII гасыр урталарыннан күченә. Россиягә күченү Петр I вакытында күбәя. XVIII гасырда авыл хуҗалыгы җирләренә киләләр.
1906 елгы аграр реформадан соң немецлар Көньяк Урал, Казахстан, Алтай җирләрен үзләштерәләр. Соңрак, беренче бөтендөнья сугышы вакытында 110 мең немец көнбатыш губернияләрдән Идел буена һәм Уралга күчерелә. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында 1 млн немец СССРның Европа өлешеннән Урал, Себер, Казахстанга җибәрелә. Әлеге күчеш вакытында аларның өчтән бере һәлак була. 1964 елгы указ нигезендә немецлар реабилитацияләнә. Шулай да 1972 елда гына аларга туган җирләренә кайтырга рөхсәт бирелә.
1970 елда немецларның Советлар Союзыннан эмиграциясе башлана. Әмма чикләүләр күп булу сәбәпле, бик азлар гына үз ниятләренә ирешә. 1990 елдан соң эмиграция көчәя. Германия БДБ илләре эмигрантларына карата чикләүләр кертергә мәҗбүр була. Россиядә немецларның гомуми саны азайганнан азая.
Депортацияләнгән немецларның күпчелеге башка халыклар арасында йотылган. Алар туган телләре дип рус телен саный.
Бүген тел, мәдәният һәм динне торгызу буенча актив эш алып барыла. Бу җәһәттән бик күп оешмалар төзелгән, “Россия немецлары берлеге”, “ Россия немецлары федераль милли-мәдәни автономиясе” эшли.