1940 – 1980 нче еллар уртасында фән үсеше

1940 – 1980 нче еллар уртасында фән үсеше

ХХ гасыр уртасында республикада сәнәгатьнең көчле үсеше халык хуҗалыгының өстенлекле тармакларында фәнни-техник прогрессны тәэмин итәргә тиешле фәнни учреждениеләрнең артуына китерә. 1945 елда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы ачыла.  1950–1960 нче елларда  С.И. Вавилов исемендәге Ленинград оптика институтының Казан филиалы, Мәскәү технология һәм җитештерүне оештыру ФТИның Казан филиалы, халык хуҗалыгына исәпләү техникасын кертү буенча фәнни-тикшеренү һәм проект институты, Бөтенсоюз углеводород чималы фәнни-тикшеренү институты, Бөтенсоюз синтетик каучук фәнни-тикшеренү институты филиалы, вакуумлы машина төзелеше фәнни-тикшеренү һәм конструкторлык институты төзелә. Казан ветеринария институты белем бирү һәм фәнни-тикшеренү югары уку йорты итеп үзгәртелә.

Республикада югары һәм урта махсус белем бирү системасы күп планлы һәм киң кырлы була. Табигый-фәнни юнәлештәге фәнни тикшеренүләрдә дә, гуманитар өлкәдәгеләрендә дә Казан дәүләт университеты әйдәп баручы уку йортына әйләнә. 1940  нчы елларның икенче яртысыннан анда нефть геологиясе, файдалы казылмаларны эзләүнең геофизик методлары, молекуляр һәм җылылык күренешләре физикасы, синтетик каучук химиясе буенча яңа белгечлекләр ачыла. 1952 елдан юристларны әзерләү торгызыла. КДУның физика, химия, механика-математика факультетларында белгечлекләр саны арта, чыгарылыш студентлары арасында шулай ук исәпләү математикасы һәм кибернетика өлкәсе белгечләре күренә башлый.

Күп кенә Казан вузларында яңа факультетлар ачыла яисә яңа белгечлекләр буенча кадрлар әзерләү башлана. Сугыштан соңгы беренче елларда  Казан гражданлык төзелеше институты ачыла, анда нигездә Казан коммуналь хуҗалык инженерлары институтының элеккеге укытучылары һәм әлеге вузны тәмамлаучылар укыта. Казанда Мәскәү энергетика институты, Н.К. Крупская исемендәге Ленинград мәдәният институты, Волгоград физик культура институты филиаллары ачыла, Яр Чаллы шәһәрендә  КамАЗ өчен белгечләр әзерләргә тиешле Кама политехника институты эшли башлый. Казан инженер-төзелеш институтында архитектура факультеты ачыла, ул Казан архитектура мәктәбенә нигез сала.  Вуз тәмамлаучыларның гомуми составында гуманитар юнәлештәге белгечләрнең чагыштырма авырлыгы сизелерлек була башлый. Алабуга укытучылар институты педагогика вузы итеп үзгәртелә. Казан консерваториясендә инде эшләп килгән дүрт факультетка өстәмә буларак теория-музыка факультеты оештырыла.

1940–1980 нче еллар эчендә  фәнни һәм фәнни-педагогик кадрларның саны гаять зур тизлектә үсә. Фәннең алгы сызыгында Казан физика мәктәбе бара. 1940 нчы елларның икенче яртысында электрон парамагнит резонансы ачылышы йогынтысы астында квант акустикасы нигезләрен салган С.А. Альтшулер, Б.М. Козырев тикшеренүләре алдынгы урынга чыга. 1950 нче еллар ахырында Казан дәүләт университетында радиоэлектроника (Н.Н. Непримеров), оптика һәм спектроскопия (И.С. Поминов) буенча  яңа кафедралар, СССРда беренче чагыштырмалылык теориясе һәм  гравитация кафедрасы (А.З. Петров) тикшеренүләрне башлап җибәрәләр. Яңа фәнни юнәлеш – полимерлар физикасы (А.И. Маклаков) барлыкка килә. Атом-төш физикасы лабораториясе оештырыла, молекуляр физика интенсив үсә башлый, радиофизика барлыкка килә, һәм шулай ук оптика һәм спектроскопия мәктәбе формалаша башлый. Фундаменталь фәнни проблемалар белән физик К.М. Салихов, физик-химик И.Б. Хәйбуллин шөгыльләнә. Лазер белән яндырып-чыныктыру кебек физик күренешне ачкан өчен галим физиклар коллективына 1988 елда Дәүләт премиясе тапшырыла.

Математика (В.В. Морозов, И.Д. Адо, Н.Н. Мейман, А. В. Дороднов, Б.М. Гагаев, Ф.Д. Гахов, Д.М. Мөштәри), механика (И.Г. Терегулов, Г.Г. Тумашев, М.Т. Нужин, К. З. Галимов, А.В. Саченков), геометрия (А.З. Петров, Б.Л. Лаптев, А.П. Норден) өлкәләрендә актив эзләнүләр бара. В.Е. Алемасов, А.Ф. Дрегалин, А.С. Земляковның җылылык энергетикасы һәм двигательләр төзү өлкәләрендәге казанышлары ике СССР Дәүләт премиясе белән билгеләп үтелә. Чит илләрдәге фәнни даирәләрдә В. П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе һәм геодезия кафедрасы хезмәткәрләренең (А.Д. Дубяго, И.А. Дюков, Д.Я. Мартынов, И.В. Белькович, Ш.Т. Хәбибуллин) эшләре киң танылуга ирешә.

А.Е. Арбузов, Ю.Ю. Сәмитов һәм Б.А. Арбузовның 1951 елда Сталин премиясенә лаек булган хезмәтләре нәтиҗәсендә Казан химия мәктәбе фосфорорганик кушылмаларны өйрәнү буенча эре үзәкләрнең берсенә әверелә. Ф.Ф. Фәйзуллин җитәкчелегендә металларны электрохимик эшкәртүнең яңа методлары эшләнә, бу зур гамәли әһәмияткә ия була. П.А. Кирпичников, А.И. Коновалов кебек химиклар, биохимик И.А. Тарчевский үзләренең фәнни тикшеренүләрендә зур уңышларга ирешәләр.  1978 елда  Социалистик Хезмәт Герое химик-органик Б.А. Арбузовка һәм химик-органик А.Н. Пудовикка фән һәм техника өлкәсендә Ленин премиясе тапшырыла.

ТАССР һәм аңа якын Идел буе һәм Урал буе территорияләрендә эре нефть чыганаклары табылуга бәйле рәвештә, геологик тикшеренүләр көчле күтәрелеш кичерә (Е.И. Тихвинская, Б.В. Селивановский, Л.М. Миропольский, Б.А.Успенский). Геоморфология, физик география һәм геология киселешендә яңа фәнни юнәлеш – карст белеме формалаша. Казан микробиология мәктәбен формалаштыру өчен алшартлар туа. Галимнәрнең зур төркеме – физиклар, химиклар, геологлар – «Татнефть» берләшмәсе заказлары буенча ятмаларның нефть бирүчәнлеген  күтәрү проблемасын чишүдә катнаша.

1960 елда Н. Г. Чеботарев исемендәге Математика һәм механика Фәнни-тикшеренү институтында кибернетика бүлеге ачыла. Биологлар (И.Г. Сөләйманов, А.М. Алексеев, И.И. Тарчевский, Л.Н. Зефиров) тереклекне өйрәнүнең яңа юлларын эзли.   Микробиологик тикшеренүләр (М.И. Беляева) җәелдерелә.

Сугыштан соңгы елларда Казан медицина мәктәбе дан казана. Казанда илебез электрокардиографиясе тарихы башлана, аңа А.Ф. Самойлов нигез сала. Әлеге галимнең хезмәтләренә Павлов һәм Сеченов югары бәя бирә. Казанда функциональ диагностикага нигез салган эре клиницист С.С. Зимницкий, исеме һәр совет кешесенә таныш А.В. Вишневский кебек зур галимнәр эшли.

Гуманитар дисциплиналар өлкәсендә тикшеренүләр киң фронт белән алып барыла. 1940 нчы елларның икенче яртысыннан Казан университетында этнографиянең фән буларак яңарышы башлана (Н.И. Воробьёв, Н.В. Зорин, Е.П. Бусыгин). Татарларның, чувашларның Идел буендагы рус халкының  этногенезы, этник үсеше, этносара хезмәттәшлек процессларына караган сораулар актив тикшерелә. КДУда антик дөньяны өйрәнү торгызыла (А.С. Шофман). Археографик экспедицияләрне оештыруга бәйле төрки урта гасырларны өйрәнүдә алга китеш күзәтелә (М.А. Госманов).  А.Х. Халиков җитәкчелегендәге Казан археологлары тырышлыгы белән төбәкнең иң борынгы тарихының тулы картинасы тудырыла, Идел буе һәм Урал буе халыклары этногенезына кагылышлы катлаулы сорауларга җаваплар алына. П.Н. Старостин, Е.П. Казаков, Р.Г. Фәхретдинов кебек галимнәр археологик тикшеренүләр алып баралар. Ил тарихы (З.И. Гыйльманов, И.П. Ермолаев, И.М. Ионенко, М.К. Мөхәррәмов, А.Л. Литвин, Ю.И. Смыков, И.Р. Таһиров, М.А. Госманов) һәм гомуми тарих (А.М. Ременников, Ю.Г. Трунский, А.С. Шофман) юнәлешләрендә эзләнүләр дәвам иттерелә. Фәлсәфә проблемалары Х.Х. Габдрахманов, В.А. Кузин, Л.М. Тузов,  татар иҗтимагый фикере тарихы сораулары Я.Г. Абдуллин, Ф.Г. Газизуллин, Р.И. Нафигов тарафыннан өйрәнелә.

Татар лингвистикасы өлкәсендә Х.У. Госманов, Д.Г. Тумашева, М.З. Зәкиев, Г.Ф. Саттаров, Л.З. Җәләй, Ф.С. Сәфиуллина, В.Н. Хангильдин кебек галимнәр эшли.  Татар фольклористлары тырышлыгы белән халык авыз иҗаты хәзинәсе – 12 томлык «Татар халык иҗаты» дип аталган фәнни җыентык төзелә. Татар тел белгечләре 3 томлык «Татар теленең аңлатмалы сүзлеген» эшләп бастыралар. 1969 елда сәнгать фәннәре докторы  Ф.Х. Вәлиевнең “Казан татарлары бизәкләре” («Орнамент казанских татар») дип аталган китабы дөнья күрә, бу Татарстанда гына түгел, бөтен Идел буе төбәгендә беренче һәм бердәнбер шундый китап була.

Автор: Альфия Габдульнуровна Галлямова, доктор исторических наук, ВНС отдела новейшей истории Института им. Ш. Марджани, заслуженный деятель науки РТ.