Күренекле революционер, җәмәгать эшлеклесе Мулланур Вахитов
ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башында капиталистик мөнәсәбәтләр үсеш алган чорда, татар халкы Европа тибындагы тулыканлы милләт буларак формалаша. Милли мәгариф, матбугат барлыкка килә, сәяси партияләр оеша. Татарлар күңелендә гасырлар буена яшәгән дәүләтчелек хисләренең ташкын булып бәреп чыгуы да нәкъ менә шушы чорга туры килә. 1917 елгы февраль революциясеннән соң татарлар үзләренең дәүләтчелеген торгызу юнәлешендә беренче омтылыш ясый, аерым алганда, «Идел-Урал Штаты» татар-башкорт республикасы төзү тәкъдиме белән чыгалар. Ул Татарстан, Башкортостан, Оренбург территорияләрен колачларга тиеш була. Әмма большевиклар хакимияттә бу дәүләтнең көчәеп китүеннән куркып, аны төзүгә аяк чала. Күренекле сәясәтчеләр М.Солтангалиев, М.Вахитов белән «Идел-Урал Штаты» идеясенә альтернатива буларак мөстәкыйль татар-социалистик дәүләт төзү фикерен алга сөрә һәм бу ниятләрен большевиклар ярдәмендә гамәлгә ашыра. Күренекле сәясәтче Р.Хәкимов Татарстан Республикасына нигез салган төп сәясәтчеләр, идеологлар дип С.Максудины, М.Вахитов, М.Солтангалиев һәм Г.Исхакыйны атый.
Мулланур Вахитов тарихка изелгән, рәнҗетелгән халыкларның хокукларын яклаучы, ялкынлы чыгышлар ясаучы, халыкны үз артыннан ияртә алучы, гомеренең азагына кадәр социализмның җиңүе өчен көрәшүче буларак кереп калды. Данлыклы революционер Я.Чанышев та аның асыл сыйфатларына сокланып болай дигән: «Курку белмәс трибун, сарказм сәнгате белән иркен идарә итә белүе аркасында ул үзенең дошманнарын ышандырырлык итеп урыннарына утырта һәм шуның белән эшчеләрнең, солдатларның көчле алкышларына күмелә иде». Мулланур Вахитов үзен талантлы публицист итеп тә таныта, усал, кискен мәкаләләр яза. 1912 – 1914 елларда «Мөселман газетасы»нда язмалары басыла, фәнни прогресс мәсьәләләрен, исламны яңарту турында яза.
Казанда Совет властен оештыруда катнашкан, Ленин кушуы буенча, Мөселманнар эшләре буенча халык комиссариатын оештырган, Татар-Башкорт совет республикасы турындагы карарга кул куючыларның берсе, Кызыл Армиядә мөселманнар частен җитәкләгән Мулланур Вахитовны 1918 елда, Казанны аклар алганнан соң, кулга алалар. Пләтән төрмәсеннән ул үги әнисенә һәм әтисенә хатлар яза. Ни өчен үги әнисенә, чөнки әтисе белән үз әнисе аерылышкан булалар. Хатларында ул алар белән очрашырга өмет итү турында яза, төрмәгә эләгүне бик авыр кичерә, үзенең мондый хәлдә калуына бик борчыла. Менә Мулланур Вахитовның төрмәдән үги әнисе Варвара Захаровнага язган хатыннан бер өзек: «Сездән, әтидән минем белән очрашу оештыруны үтенеп сорыйм. Йөрәгем телгәләнә, газапларыма чама юк. Кешеләр минем намусымның чиста икәнен белсәләр, мөгәен, мине газапламаслар иде. Минем кием-салымым да юк, юынырга урын юк. Сакал басты, костюмым пычрак. Хәлем бик авыр». Әтисенә язган хаты да шундый ук эчтәлекле: «Кадерле әти! Минем газапларыма чик-чама юк, аларны тасвирларга сүзләрем җитми. Мин авырып киттем, төрмә палатасында ятам. Очрашуга ашык, ашык, бер тапкыр булса да, сине күрергә мөмкинлек бир. Минем киемем дә юк, мине сакал басты, мин пычранып беттем, кыскасы, каторжан кыяфәтендәмен. Син бит, әти, минем беренче генә тапкыр төрмәдә икәнемне беләсең. Синең газапланучы улың»
Мулланур Вахитов белән бергә төрмәдә утыручылар, аның үзен тоткынлыкта ирләрчә нык тотуын, тыныч булуын, башкаларны да күңелсезләнергә, төшенкелеккә бирелүдән сакларга тырышуы турында сөйләп калдырганнар. Төнлә белән акгвардиячеләр үзен алып китәргә килгәч, ул төрмәдәшләренә болай дигән: «Хушыгыз дуслар, әгәр иреккә чыксагыз, изүчеләргә каршы көрәшегез, буржуйларны куыгыз».
Мулланур Вахитовның кабере озак еллар билгесез булып кала. Туганы, рәссам Х.Моратов тырышлыгы белән Мулланурның кайчан һәм кайсы йортта тууы ачыклана, шул йорт сакланып калына һәм аңа истәлек тактасы куела. Кайда күмелүен дә ачыклый. Башта революционерны Архангел зиратында күмгән кешеләрнең берсе Никитинның кызы исән икәнен белеп ала. Аны эзләп таба. Никитин танылган Казан революционерын ничек җирләгәннәрен кызына сөйләп калдырган була. «Аларны төнлә алып килделәр. Битләре балчыкка буялган иде. Мин солдатлардан, нигә болар балчыкка буялган, дип сорадым. Баксаң, бичараларны башта Спас зиратына күмгән булганнар. Аннары дин әһелләренең соравы буенча казып алып, Архангел зиратына алып килгәннәр».
Белешмә
Мулланур Муллаҗан улы Вахитов 1885 елның 10 августында Казанда туа. Рус югары уку йортларында белем ала. Инкыйлаб рухлы яшьләр белән аралашып, сәяси ышанычсыз дип бәяләнә һәм полициянең яшерен күзәтүе астында яши. Санкт-Петербургта укыганда рус матбугатында мәкаләләр, шигырьләр бастыра. Татарлар арасында югары белемле техник инженерларның берсе булып, 1915 елда Казанда эшли башлый. 1917 елда беренче татар сәяси милли партиясен – «Мөселман социалистик комитеты»н оештыра һәм аның басма органы булган «Кызыл байрак» газетасын чыгара башлый. 1918 елда Мәскәүдә Үзәк мөселман халык комиссариаты рәисе итеп билгеләнә. Татар-Башкорт Совет Республикасы турындагы нигезләмәне имзалый. Азык-төлек эшләре буенча Идел буенда гадәттән тыш комиссар итеп билгеләнә.
1918 елның 19 августында җәзалап үтерелә. Татарстанда аның исемендәге заводлар, районнар, урамнар, проспектлар, мәйданнар, колхозлар бар. Казан үзәгендә һәйкәл куелган.