Мәшһүр композитор Салих Сәйдәшев: «Миңа Тинчурин җитми...»

Мәшһүр композитор Салих Сәйдәшев: «Миңа Тинчурин җитми...»

Татар әдәбияты өчен Тукай кем булса, Сәйдәш тә татар музыкасы өчен шундый була, ягъни икесе дә - үз өлкәләрендә юл ярып баручылар. Аларның тормыш һәм иҗат юллары да бер-берсенә охшаган. Иң мөһиме – алар икесе дә чын мәгънәсендә халыкныкы. Икесе дә ятим калалар. Дөрес, Сәйдәш туганнарыннан беркайчан да аерылмый. Холыклары, дөньяга карашлары ягыннан да бер-берләренә якын. Икесе дә беркайчан да үз мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәми, үз вакытында ашау яки йоклау, шәхси тормышта уңайлыклар тудыру дигән нәрсәләр алар өчен ят була. Авырсалар да, табибка күренергә ашкынып тормыйлар. Икесе дә үпкә авыруыннан җәфа чигә һәм икесенең дә гомерләре хастаханәдә өзелә. Тукай әйтмешли, «соңгы тукталыш»лары шул була. Аларны соңгы юлга озату да тарихка бөтенхалык матәм көне буларак кереп кала.  Халык ташкыны  транспорт йөрешен туктата. Мәшһүрләребезнең икесен дә меңләгән халык кабергәчә озата бара. 

Дөньяның иң атаклы дирижерларының берсе Натан Рахлин Сәйдәшне Шубертка тиңли. Ул аның иҗатында хәйлә булмавын, тирән халыкчанлык ятуын әйтә. 1960 нчы елларда Рахлин дирижерлыгында Сәйдәшнең данлыклы «Совет Армиясе маршы»  бер концертта тамашачыларның соравы буенча өч тапкыр яңгырый. Шуннан соң Рахлин сәхнә артында торучы Сәйдәшнең улы Альфредка болай ди: «Әтиегез музыкада бик гади дип әйтсәләр – ышанмагыз. Бу даһиның гадилеге. Әгәр дә украин музыкасының чишмә башында Сәйдәш кебек композитор торса, аңа инде күптән һәйкәл куярлар иде», - ди. Атаклы композитор София Гобәйдуллинаның да: «Сәйдәш минем аңыма бик нык тәэсир итте», - дигән сүзләре бар. 

1928 елның 8 сентябрендә Казанда физиклар корылтае була. Анда галимнәр, чит ил журналистлары, хәтта Максим Горький да катнаша. Корылтайдан соң кунакларга Салих Сәйдәшев әсәрләреннән төзелгән концерт куялар. Милли җанлы музыка залда утыручы төрле милләт вәкилләрен таң калдыра. Концерттан соң Горький да, башка кунаклар да, сәхнә артына кереп, Сәйдәшкә дә, аның җырларын башкарган Асия Измайловага да чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерәләр. Немец журналистлары Сәйдәшне Берлинга гастрольләр белән килергә чакыралар. 

Салих Сәйдәшев үзе дә матур җырлый. Әмма бик сирәк очракта гына ул җырларга батырчылык итә. 1924 елда театрда спектакль тәмамлангач (Сәйдәш озак еллар буе  Татар дәүләт академия театрында музыка бүлеге җитәкчесе була), ул театрның каравылчысы белән төнне үткәрергә шунда кала. Алар театрның бер бүлмәсендәге мичне ягып җибәрәләр дә шунда бәрәңге пешерәләр. Озакламый аларга театр бинасындагы бер почмакта көн итеп ятучы артистлар Нәфига Арапова һәм Галия Булатова да килеп кушыла. Салих Сәйдәшев  салкын, озын кичтә бик күп халык җырларын җырлый. Бигрәк тә «Сәгать чылбыры», «Зөлхиҗҗә» кебек озын җырларны үзенең йомшак тембрлы лирик тенор  тавышы белән яратып, җиренә җиткереп башкара. Улы белән балыкка барганда да җырларга ярата. Улы Нәүфәл: «Әти, җырлама инде, балыкларны куркытасың бит», - дип, аңа кисәтү ясарга да мәҗбүр була. Ә әтисе җырлавын бүлеп, улына болай ди: «Мин, киресенчә, балыкларны монда җәлеп итәм, алар да музыканы ярата бит». 

Композитор, дирижер, педагог кына түгел, Салих Сәйдәшев  артист та булып ала. Аның якын дусты, драматург, театрның режиссеры Кәрим Тинчурин Сәйдәшне бик тә театр артисты итеп күрәсе килә һәм үзенең «Җилкәнсезләр» спектаклендә аңа сәүдәгәр ролен бирә. Сәйдәш сәхнәдә уйнаганда, текстта булмаган сүзләрне үзеннән өстәргә ярата. Мисбах хаҗи котырына башлагач, Сәйдәш-сәүдәгәр түзми: «Сиңа шул кирәк хаҗи, әле сине чебеннәр дә ашасын иде», - ди. Бу сүзләрдән соң сәхнәдәге бөтен артистлар да тыела алмый көлә башлый. Батырҗан ролен башкаручы Кәрим Тинчурин, түзә алмыйча, өстәл астына кереп кача. Әгәр шул вакытта бөек артист Зәйни Солтанов каты тавыш белән рольгә кереп: «Нәрсәдән көләсез!» - дип кычкырмаса, спектакль, бәлки, өзелгән дә булыр иде. Сәйдәшкә мондый «хулиганлыктан» соң, башка роль бирмиләр.

Салих Сәйдәшев соңгы телем ипиен дә бирергә әзер бик беркатлы, кешелекле иҗат кешесе булган. Бервакыт ул вакытта ук инде танылып килүче җырчы Галия Кайбицкая, матди хәле авырлашу сәбәпле, баласы белән Казаннан китәргә җыена. Бу хакта ул Сәйдәшевкә да әйтә. Танылган композитор аңа үзенең фатирын тәкъдим итә, ә үзе малае белән артистлар тулай торагына күченә. Колагыннан тартып, сәхнәгә алып чыккан, үзенең җырларын өйрәткән Сәйдәшев булачак бөек җырчыбызның язмышын уңай якка хәл итүдә үзеннән әнә шулай зур өлеш кертә.

Гомеренең соңгы елларын Салих Сәйдәшев күңелсезлектә үткәрә, иҗат дәрте дә нык сүрелә. Моңа Бөек Ватан сугышы һәм анда һәлак булган дуслары, туганнары да сәбәп була. Бигрәк тә ул бер сәбәпсез юк ителгән якын дусты Кәрим Тинчуринны, башка язучы һәм артистларны юксына. «Ни өчен сездәге 1930-1935 еллардагы иҗади күтәренкелек хәзер юк?» – дип сорагач, ул: «Миңа Тинчурин җитми...» - дип җавап биргән.

Белешмә:

Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев 1900 елның 3 декабрендә Казанда туа. Музыкага сәләт анда кечкенәдән уяна. Аннары туганнары аңа рояль сатып алалар. Сәйдәшнең беренче укытучысы – Заһидулла Яруллин. Аннары ул Казан музыка училищесы  укытучыларыннан белем ала. 1918 елда үз оркестрын төзи. 1920 елда Кызыл Армия сафларына баса. 1922 елда Татар дәүләт театрында музыка бүлеге мөдире булып эшли башлый. «Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар», «Казан сөлгесе», «Кандыр буе», «Наемщик» һ.б. спектакльләргә көйләр яза һәм бу тамашаларны һәр буын тамашачысы да яратып карарлык итүгә үзеннән чиксез зур өлеш кертә. Шушы чорда үзенең данлыклы «Совет Армиясе маршы»н яза. 1934-1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы татар опера студиясендә укый. 

Татар профессиональ  музыка сәнгатенә нигез салучы Салих Сәйдәшев 1954 елның 16 декабрендә Мәскәү хастаханәсендә вафат була. Казанның Яңа бистә татар зиратында җирләнгән. Казанда бер урам, музыка мәктәбе аның исемен йөртә. Ике музее эшли.    

Салих Сәйдәшев тормышыннан башка вакыйгалар