Мордва: тарих һәм мәдәният

Мордва: тарих һәм мәдәният

Мордвалар - Россиядәге халык, Мордва Республикасының төп халкы

Саны, урнашуы

Россия Федерациясендә мордваларның саны – 744 237 кеше (2010), шулардан 333 112 кеше Мордва Республикасында гомер кичерә. Мордвалар Самара (65 447 кеше), Пенза (54 703), Оренбург (38 682), Ульянов (38 977) өлкәләрендә, Башкортстан Республикасында (20 300) тупланып яшиләр.

Татарстан Республиксында мордва халкы – 19 156 кеше (2010), башлыча, Әлмәт (2 749), Бөгелмә (2 533), Лениногорск (4 006), Тәтеш (2 399) районнарында, Чаллы шәһәрендә (1 979) гомер кичерәләр.

Этник группалары, тел

Мордвалар 2 субэтноска бүленәләр (үзатамалары – эрзя һәм мукшы), аларның һәрберсенең үз теле – эрзя һәм мукшы телләре; икесе дә Урал телләре семьялыгының фин-угор төркеменә карый.

Эрзя теле – 5 диалектны, мукшы теле 3 диалектны үз эченә ала.

Язулары рус графикасы нигезендә, Мордва Республикасында мукшылар, башлыча, аның көнбатыш һәм көньяк төбәкләрен, эрзя көньяк төбәген били.

Кечерәк этнографик төркемнәр дә аерыла: күбесенчә Мордва Республикасының Теньгушев районында яшәүче, кайбер очракта «шокша» (Шокша авылына нисбәтле рәвештә) дип аталучы теньгушев мордвалары, Татарстанның Кама Тамагы районында көн күрүче каратай мордвалары (кара: Мордва-каратайлар).

Мордваларның эрзя субэтносына кергән теньгушев төркеме мукшылар ягыннан өлешчә йотылуга дучар була; тикшеренүчеләрнең бер өлеше мукшылар, икенчеләре эрзялар, өченчеләре эрзя-мукшылар дип исәпләгән каратай төркеме татарларның көчле йогынтысын кичерә.

Дин

Инанучылар православие динен тота.

Тарихы

Мордваларның бабалары – фин-угор кабиләләре – б.э.к. 1 нче меңьеллыкның икенче яртысында Идел-Ука-Сура елгалары аралыгын билиләр.

«Мордва» атамасы (Mordens) беренче тапкыр VI йөздә гот тарихчысы Иордан хезмәтләрендә искә алына, XI йөздән борынгы рус елъязмаларында очрый.

Эрзя һәм мукшыларга бүленү процессында (VI–VII йөзләрдән) Ука-Сура елгалары аралыгындагы борынгы мордвалар, шулай ук Сура һәм Мукшы елгаларының югары агымы буйларында көн күргән көньяк кабиләләрнең территориаль яктан аерымланып яшәүләре зур роль уйный. Зур территорияләрдә таралып урнашу нәтиҗәсендә, кабилә төркемнәре арасында багланышлар кыенлаша, бу төркемнәрнең башка халыклар белән элемтәләре көчәя, мукшылар һәм эрзяларның телләрендә, мәдәниятендә һәм көнкүрешендә үзгәлекләр барлыкка килә.

Озак вакытлар дәвамында мордвалар төрки халыклар (болгарлар, татарлар һ.б.) һәм Борынгы Русь белән багланышта яшиләр.

Борынгы мордваларның этник территориясендә барган миграция процесслары да аларның икегә бүленүенә мөһим сәбәп була. Болгарларның Урта Идел буен биләве һәм анда аларның дәүләт берләшмәсе – Идел буе Болгар дәүләте оешу, соңрак монгол яулары мордва этносының ике юлдан киткән үсешенә этәргеч бирә, бу үзгәлек хәзергәчә саклана.

Феодаль таркаулык чорында мордвалар рус кенәзлекләре белән якыная башлыйлар. Бергәләп Алтын Урдага каршы көрәшү бу процесска зур йогынты ясый. Мордва аксөякләре вассаллар сыйфатында Алтын Урда ханнарына хезмәт итәләр, үзара көрәштә алардан рус кенәзләре дә файдалана.

Казан ханлыгы яуланганнан соң (1552), мордвалар Рус дәүләте составына керәләр, аларның күпчелек өлеше патша хөкүмәте тарафыннан ясаклы кешеләр катлавына күчерелә.

XVIII йөз уртасына кергәндә, мордвалар, башлыча, православие диненә күндерелә. Мордвалар Идел буеның аеруча христианлаштырылган халкы саналсалар да, аларның инануларында билгеле бер дәрәҗәдә православие белән катнашкан мәҗүсилек эзләре хәзергәчә саклана.

1917 елда Казанда Мордва мәдәни-агарту оешмасы нигезләнә, аның идарә рәисе беренче мордва мәгърифәтче-галиме М.Е. Евсевьев була.

Шөгыльләре

Мордваларның электән килгән төп шөгыле – сөрүле игенчелек (уҗым арышы, борай, тары, җитен, киндер). Терлекчелек (мөгезле эре һәм вак терлек), чолыкчылык, соңрак умартачылык сизелерлек роль уйный.

Йорт-җир

Элек мордваларда традицион торулыклар – урамлап төзелгән авыллар һәм салалар таралыш ала. Тораклары, гадәттә, ике яки өч өлешкә бүленгән урта-рус планировкалы өйләрдән, мукшыларда кайчак көньяк-рус планировкалы өйләрнең көнбатыш төреннән гыйбарәт була.

Чыганак: Татарика