Совет һәм Россия хәрби җитәкчесе, алты сугышта катнашкан ветеран Мәхмүт Гәрәев
Сугыш фәнен Мәхмүт Гәрәев Мәскәү яны окопларында, Ржев сазлыкларында, Кенигсберг өчен барган каты бәрелешләрдә үзләштерә. 1945 елның 9 маен майор Гәрәев Ерак Көнчыгышта хәрби эшелонда каршылый. Японияне җиңгәннән соң - Кытай, анда Мәхмүт Гәрәев Халык-азатлык армиясен төзергә ярдәм итә. Алга таба – Сүрия вакыйгалары, Мисыр, 1970 нче елларда ул безнең хәрби киңәшченең штаб башлыгы вазыйфасын башкара. Инде аннан соң гына - академияләр... Әфганстанга командировка... Хәрби фәннәр докторы Мәхмүт Гәрәев белән кем генә ярыша алыр икән? Ул бу сорауны биргәндә, тормышындагы бер вакыйганы көлеп искә алырга ярата. Бу хәл аның яшь чагында, хәрби хезмәтенең башында була: «Рота белән тар гына юлдан барабыз, як-ягыбызда – кыр. Каршыга сугышның ачысын да, төчесен дә татыган сержант килә. Минем яшь икәнемне күрептер инде, болай ди: «Әй, лейтенант, - ди, - син нәрсә, нишләп ротаңны колонналап алып барасың? Бүлгәләргә кирәк!» Мин бүлдем: бер рәтне – уңга, икенчесен сулга куйдым. Алга таба юл тотабыз. Каршыга тагын бер сержант килә. Анысы да дәшми генә уза алмады: «Син нәрсә лейтенант, солдатларыңны минага эләктереп, күккә очырырга телисеңме? Колоннага тез, юлның кыл уртасыннан алып бар!» Тездем, алып киттем... Аннан соң күп гомерләр үтте, ике академия тәмамладым, әмма ике киңәшченең кайсы хаклы булуына тәки төшенә алмадым»
Мәхмүт Гәрәев беренче тапкыр яуга кергән көнен дә онытмый – аңа 18 яшь, 1941 елның ноябре. Немецлар башкалага бик якын килгән вакыт. Гәрәев взвод кабул итеп алырга тиеш була, әмма өлгерми кала. «Батальонга килеп төштем. Каршыма яралы старшина килә. «Батальон командиры кайда?» - дип сорыйм. «Юк», - ди. «Ә офицерлардан кемнәр бар?» - дим. «Беркем юк, беркем калмады», - ди. Шулай итеп взвод белән идарә итәргә тиешле лейтенантка сугышка керүенең беренче көнендә үк батальон белән командалык итәргә туры килә. Ә бу вазыйфада подполковник, һичьюгы майор дәрәҗәсендәге офицер булырга тиеш булган. Берничә көннән соң гына лаеклы алмаш килә. Беренче тапкыр бомба астында калгач, белгән догаларын укый башлавын да ул вакытта беркемгә дә сөйләми. Комсомол бит... Әмма еллар узгач, әлеге эпизодны хәтеренә төшереп, аңлатырга кирәк таба: «Сугыш – коточкыч нәрсә. Адәм баласы, язмышы белән бергә-бер калгач, яклау эзли башлый. Әгәр син үзеңнән өстен һәм сине яклый, саклый ала торган көч барына ышанасың икән, иң өметсез мизгелләрдә ул көч синең ягыңдадыр кебек тоела. Һәм монда синең нинди дин вәкиле булуың инде әллә ни зур әһәмияткә ия түгел».
Мәхмүт Гәрәев өчен сугышның 1942 елның августында ук Калуга өлкәсендә тәмамлану мөмкинлеге була. Җәйге һөҗүмнәр вакытында ул аерым рота белән командалык итә. Атакага күтәрелгәндә яралана. Кулын тиз генә бәйли дә янә яуга ыргыла. Яңа командир килеп җиткәнче, ике көн яу кырында була. Ул арада кулы кара янып чыга. Медсанбаттагы хирурглар озак сөйләшеп тормый, кисәргә дигән карарга килә. Шунда олы яшьтәге бер санитарка ярдәмгә килә: егетне эшелон белән Рязаньга җибәрттерә. Андагы госпитальдә Гәрәевнең кулын саклап калалар.
Үзенең алтынчы сугышына, Әфганстанга, генерал-полковник Гәрәев 1989 елның февралендә килеп төшә – совет гаскәрләрен чыгарырга бер атна вакыт калганда. Вазыйфасы – Президент Нәҗибулланы сакларга куелган безнең хәрби-оператив төркем белән җитәкчелек итү. Көнбатышның хәрби аналитиклары инде күптән исәпләп чыгарганнар – илдән совет гаскәрләре чыгуга, Нәҗибулла хакимияте ике-өч атна эчендә җимерелеп төшәчәк. Кыскасы, татар хәрбиенә башың себер китәрлек вазыйфа йөкләнгән. Тикмәгә генә анда барырга тиешле ике генерал, авыруга сабышып, госпитальгә кереп ятмыйлар инде. Ә 65 яшьлек Гәрәев чиргә сабышып кеше көлдереп тормый, риза була. СССР оборона министры Дмитрий Язов, Әфганстанга китәр алдыннан Гәрәевне кабул иткәндә сак кына: «Куркытмыймы?» - дип сорап куя. «Миңа инде куркырга соң. 1941 елда Ташкент хәрби училищесын тәмамлап чыккан безнең төркемнән 26 кеше генә әйләнеп кайтты. 119 дан – 26 сы. Миңа язмыш сугыштан соң болай да 40 ел гомер бүләк итте, ризасызлык белдерү гөнаһ булыр иде..» Әфганстан Президенты Нәҗибулла да үзенә киңәшче итеп җибәрелгән Мәхмүт Гәрәевне: «Инде совет гаскәрләре чыгарылып бетерелгәч, монда килергә ничек гайрәтегез җитте? Без ничек, кем ярдәмендә каршы тора алырбыз икән соң?» - дигән шикләнү белән каршы ала. Гәрәев тә аптырап калмый: «Яхшы командир бер татарны да ике рәткә тезеп бастыра ала. Мөселманнар буларак, бергәләп тырышып карыйк, бәлки сезнең рәтләрне дә икегә тезә алырбыз. Тырышырга гына кирәк», - дип җавап кайтара. Искиткеч авыр шартларда эшләргә һәм яшәргә туры килә аңа. Пакыстандагы газеталарның берсе Мәхмүт Гәрәевнең тырышлыгы турында болай дип яза: «Руслар Әфганстаннан үзләренең йөз мең солдатын чыгардылар, әмма бер татарны керттеләр». Милләттәшебезне ел ярымнан соң Мәскәүгә чакыртып алалар. Әфганстаннан Мәхмүт Гәрәев армия генералы дәрәҗәсендә кайта.
Мәхмүт Гәрәев ике дистәгә якын китап, йөзләгән фәнни эш һәм мәкалә язды – алар барысы да илнең оборона көченә багышланган. Ул тарихны яңадан язучыларга гомер буе каршы торган. Мәхмүт Гәрәев герой-шагыйрь Муса Җәлил исемен кайтару өчен дә күп эш башкара. Нәкъ менә аның немец коллегалары ярдәме белән кулга алу һәм җәзалау турындагы Гитлер командованиесенең боерыклары табылган. Татар халкы тарихын бозып күрсәтүчеләргә дә саллы җавап биргән: «Тарих галиме Покровский, тарих – ул үткәннәргә аударылган сәясәт, дип әйткән. Хәзер дә оялмыйча тарихны сәясәтләштерергә тырышалар. Ватикан язмаларыннан ачыкланды бит инде. Мамай гаскәрләрендә татарлар, гомумән, булмаган диярлек. Анда генуяле, венициялеләр, нугайлардан торган ялланган гаскәр булган. Мамайның үзен дә Туктамыш, Алтын Урда тар-мар иткән. Ошыймы, ошамыймы тарих дөрес итеп яктыртылырга тиеш». Этнология институты директоры В.Тишковка халык санын алуда, татарларны болгатудагы ялгышларын маңгаена бәреп әйткән сүзләрен дә без, татарлар, онытырга тиеш түгелбез. Мәхмүт Гәрәев Тишковка болай диде: «Тишков тырышлыгы белән үткәрелгән «демократик» халык санын алуда безнең милләт җыеп булмаслык хәлгә килмәсә, аның киләчәге булачак. Нигә керәшеннәрне һәм башкаларны аерым халыкларга бүләсез? Бу кабул ителмәслек хәл».
Белешмә
Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев 1923 елның 23 июлендә Чиләбедә туа. Эш эзләп аларның зур гаиләсе Үзбәкстанга күчеп китә. 1941 елда ул Ташкент пехота училищесена укырга керә. Озак укырга туры килми, сугыш башлана, лейтенант дәрәҗәсе биреп аларны сугышка җибәрәләр. Сугышта берничә тапкыр яралана. 1945 елда рус-япон сугышында катнаша.1950 елда - Фрунзе исемендәге Хәрби академияне, ә 1959 елда Генераль штабның хәрби академиясен тәмамлый. Күп кенә хәрби округларда хезмәт итә. 1970-1971 елларда Мисыр, Сүрия кебек сугыш барган илләрдә хәрби баш киңәшче була. Ә 1989 елда Әфганстанда шушы ук вазыйфаны башкара. Мәхмүт Гәрәев дистәләгән китаплар һәм 250 фәнни хезмәт авторы.
Мәхмүт Гәрәев 1919 елның 25 декабрендә Мәскәүдә вафат була.