Милли ризыклары

Милли ризыклары

Милли-аш-су

Яһүд кухнясында әлеге халыкның тормышы, мәдәнияте генә түгел, дини үзенчәлекләре дә чагыла. Аларда яшелчә, үсемлекләрне кулланганда тыюлар юк, ә  менә ит ризыкларының барысын да ашарга ярамый.

Мал-туардан яһүдләр коры җирдә яшәүче, үсемлекләр ашаучы, тояклы хайваннарны гына куллана ала. Диңгез хайваннарыннан тәңкәсе булганнарны гына ашарга рөхсәт ителә. Кошлардан ерткыч кошларны һәм үләкчә белән тукланучыларны ризыкка кулланырга ярамый.

Яһүдләр тере җаннан кисеп алынган кисәкне, канлы итне ашамый. Итле ризыкны сөт ризыклары белән бутау да аларда хуплау тапмый. Бөер янындагы майны да бу кухняда кулланмыйлар.