Милли ризыклары

Милли ризыклары

Бишбармак

Күчмә халыкларның аш-суында ит һәм бөртеклеләр төп урынны били. Тагын бер үзенчәлек бар: бу кухняда аш приборлары – чәнечке, пычак, кашык кулланылмый. Ризыклар да кул белән тотып ашый торган. Шундый ризыкларның берсе – бишбармак. Бу – кыргызларның бәйрәм ашы.

Шулпа өчен 750 грамм бәрән ите, бер баш суган, тоз, тәмләткечләр кирәк була. Камыр өчен ике стакан он, су, ике йомырка, тоз алына. Соус өчен 1 пиала шулпа, 1-2 баш суган кирәк була.

Итне пешереп алганнан соң, кисәкләргә турыйлар. Камырны кулга тотарлык кубиклар формасында кисеп, аерым кәстрүлдә кабартып алалар. Зур савытка башта токмачларны, аның өстенә итләрне турап чыгаралар. Аерым пиалада суган туралган шулпа чыгаралар. Ит белән токмачны кул белән алып, шулпага манып ашыйлар.