Милли ризыклары

Милли ризыклары

Буузы пешерәбез

Буузы – электән үк бәйрәмнәргә һәм кадерле кунакларга әзерләнә торган ризык. Буузы пәрәмәч кебек түгәрәк, урта өлешен матур итеп бөгеп чыгалар. Хуҗабикә никадәр уңган булган саен, буузының бөгелгән урыннары шуның кадәр күбрәк була. Бер буузыда ул 33кә җитәргә мөмкин. Бу үзе бер сәнгать дияргә мөмкин. Бурятлар аны әзерләү буенча төрле конкурслар да оештыра.
Ризыкны әзерләү өчен су, йомырка, он, сарык яки сыер ите, суган, сарымсак, тоз, борыч кирәк.

Башта эчлек әзерлибез. Иткә суган һәм бераз гына сарымсак салып, иттарткычтан чыгарабыз. Буузы сусыл булсын өчен, ит бераз гына майлы булса яхшы. Фаршка тоз, борыч һәм бераз гына су салып болгатабыз. Аннары камыр басабыз. Аның өчен суга йомырка салып болгатабыз, аз-азлап он кушып барабыз. Камырны токмач камыры кебек җәеп, буузылар өчен кирәк булган түгәрәк рәвешендә кисәбез. Урта өлеше калынрак, кырыйлары нечкәрәк булырга тиеш. Эченә фаршны салып, камырны өстә тишек калдырып тоташтырабыз һәм бөгеп чыгабыз. Мантый казанына салып, 40 минут пешерәбез.

Чыганак: Шәһри Казан